«Мин татарча сөйләшәм» вакытында быел яңа Камал театры бинасында Язгы Печән базары узачак. Керү түләүсез, ләкин билетлар буенча.
🟣Билетлар:
https://wfty.timepad.ru/event/3334401/
🟣Билетлар:
https://wfty.timepad.ru/event/3334401/
👍4❤3🔥1🥰1
🟣 "Сәлам, микроб!" - татар телендә микроблар хакында беренче фәнни-популяр китап!
🌿🌺🦋
Язгы Печән базарында күрешәбезме? 😍
Сәг 15:00-20:00
Ә сез теркәлдегезме?
🌿🌺🦋
Язгы Печән базарында күрешәбезме? 😍
Сәг 15:00-20:00
Ә сез теркәлдегезме?
❤14👍3
Язгы Печән базары 2025
Мин Печән базарында беренче тапкыр катнаштым.
Җаваплы кеше буларак, 26.04 сәг 7:30 да инде Камал театры бинасы эчендә, миңа бирелгән өстәл янында басып тордым. Бина эче шундый зур һәм матур! Күңелемдә бәйрәм рухы, һәр кешегә елмаеп торасы, матур сүз әйтәсе килә.
"Сәлам, микроб!" китабы белән кызыксынучылар күп булды. Китапка ихтыяҗ бар икән, димәк, татар телендә фәнни китаплар актуаль.
🟣Китапны күбесенчә кем сатып алды:
1. Башка шәһәрдән килгән кешеләр
2. Укытучылар һәм тәрбиячеләр
3. Әти-әниләр, әби-бабайлар (күп очракта балалары үзләре сорап алдырта)
4. Биология өлкәсендә хезмәт итүче кешеләр
5. Балалары әлегә булмаган бер яшь гаилә дә алды
Инфузория-башмакчык йомшак уенчыгын һәр кеше диярлек ошатты. Әлбәттә, бу микроб мәктәп программасында да өйрәнелә бит. Сатуга чыгарырга сорадылар. Бер кеше бактериофаг уенчыгын тегәргә сорады.
Яңа танышулар, яңа тәкъдимнәр, яңа фикерләр... Барысы өчен дә Печән базарына, аны оештыручыларга зур рәхмәт!

👍18❤6🥰2🙏2🕊2🎉1
Тәртип радиосында кунакта.
🟣Радиода бәйге игълан иттек.
Җавапларны әлеге фотосурәт астында языгыз😊
Нәтиҗәләр 4.05 да.
🟣Радиода бәйге игълан иттек.
Җавапларны әлеге фотосурәт астында языгыз😊
Нәтиҗәләр 4.05 да.
❤9👍1🥰1🤗1
Микроб турында шигырь укыганыгыз юктыр әле?😁
Шагыйрә Ләйсән Фәтхи менә шундый матур, үзенчәлекле, кызыклы шигырь язып җибәрде.
🟣Микрогөмбәләр🟣
Бозылган минем җиләк,
Җыйган идем бер чиләк -
Күгәрек белән тулган,
Гөмбә кереп утырган.
Актардым суыткычны,
Сәер сыр килеп чыкты!
Яшькелт таплы, күр әле,
Монысы да гөмбәле.
Бозылганны - ташларга,
Ярамый бит ашарга.
Барысын да юк иттем,
Шатланып чыгып киттем.
Тыштан уйнап керүгә -
Әллә күзгә күренә,
Кайда гына соң, диләр,
Сыр эзлиләр әниләр.
Мин сөйләдем эшемне,
Өнемме бу - төшемме!
Алыр урынга мактау,
Чүт эләкмәде уклау.
Микрогөмбә төрләре -
Була икән серләре.
Өйрәнер өчен күбрәк -
Китап укырга кирәк!

👍16🔥3❤1👏1
🎁🎁🎁 11 майда сәг 13:00 "Әкият" курчак театрында узачак "Авыл эте Акбай" спектакленә 2 билет от!
1⃣ "Сәлам, микроб!" каналына языл.
2⃣ Микроблар хакында нәрсә белергә телисең, шуны яз.
Җиңүче очраклы рәвештә 6 май көнне билгеләнәчәк.
1⃣ "Сәлам, микроб!" каналына языл.
2⃣ Микроблар хакында нәрсә белергә телисең, шуны яз.
Җиңүче очраклы рәвештә 6 май көнне билгеләнәчәк.
❤9👏3😍3
👏7🎉1
Forwarded from Минниса Фасхутдинова
Гөлнур ханым игълан иткән бәйгегә катнашырга теләгән идем .
Микробларнын файдасы:
- кешенең яшәве микроблар эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйле: организмда барган эшчәнлек, матдәләр алмашы бары аралар аркылы бара. Иммунитетны күтәрүдә зур роль уйныйлар.
( Шушы атнада Коръән мәҗлесендә булдык. Хуҗаның оныгы, 11 айлык бала стаканга салган каен суына баштан бер кулын тыгып юды, аннары стаканны күтәреп бераз су эчте дә, аннары икенче кулын тыгып югач, тагын су эчте. Әнисе якын тирәдә шаккатып авыз ачып торучыларга :"Аптырамагыз, иммунитетын гына күтәрә, чирләмәскә әйбәт булыр "- ди.
Ә бит сүзләрендә хаклык бар!)
- табигатьтә булган барлык үзгәрешләр, хәрәкәт микроблар эшчәнлеге белән бәйле. Табигатьтә үскән үсемлекләр алар булмаса үсә алмаслар иде, төрле калдыклар алар аркасында эшкәртеләләр.
- Ипи пешерү - чүпрә кабартудан башлап, ризык әзерләүне дә микроблар аркасында бара.
- дарулар җитештерү процессында да алар актив катнашалар. Пенициллин мисалын мәктәптә укыганда биология укытучысы әйтә иде моннан 50 ел элек мәктәптә укыганда.
Аллаһы Тәгалә хәерле булмаган бер нәрсәне дә яралтмаган

🔥5🎉4
Forwarded from Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Апрель аеның беренче кунагы — микробиолог, биология фәннәре кандидаты Гөлнур Фәхруллина белән фәндә татар теленең кулланышы; микробиология өлкәсендәге ачышлар хакында сөйләшкән идек.
Тапшыруда шулай ук «Сәлам, микроб!» китабы турында да әңгәмә кордык.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥7👍2🤗1
🎁🎁🎁 17 майда сәг 11 дә Г. Кариев ис. театрда узачак "Әлифба: хәрефләр дөньясында" спектакленә 2 билет от!
1⃣. "Сәлам, микроб!" каналына языл.
2⃣. Нәрсә ул микроб?
Җавабыңны рәсем астында калдыр.
Җиңүче очраклы рәвештә 12 май көнне билгеләнәчәк.
1⃣. "Сәлам, микроб!" каналына языл.
2⃣. Нәрсә ул микроб?
Җавабыңны рәсем астында калдыр.
Җиңүче очраклы рәвештә 12 май көнне билгеләнәчәк.
😍8❤2
🟣"Сәлам, микроб!" остаханәсенә теркәлегез!
🟣Остаханә кайда узачак?
«Московский» мәдәният үзәге, (Ак.Королев ур, 47)
🟣Остаханә ничәдә башлана?
2 июнь, 16:00 - 17:00
🟣Ничә сум?
Түләүсез. Теркәлергә кирәк.
Теркәлү өчен сылтама.
Микроблар хакында сөйләшербез, тәҗрибәләр үткәрербез, әвәләрбез, мантыйкка уеннар уйнарбыз! 🔬
Һәр катнашучыга стикерпак һәм диплом булачак!
Остаханә 4-9 яшьлек балалар өчен.
Урыннар чикле.
🟣Татар гаиләләрен һәм татар телен өйрәнергә теләүчеләрне берләштерүче "Алмаш" җыены төрле яшьтәге һәм төрле кызыксынулары булган аудиториягә татар телендә кызыклы активлыклар әзерли🤗

❤10😍2👍1