Сәлам, микроб!
391 subscribers
168 photos
28 videos
1 file
46 links
Микроблар турында татар телендә беренче фәнни-популяр китап

Сораулар буенча:
@tatmicrobiolog

89600520949
Download Telegram
Сәлам!

Минем исемем Гөлнур Фәхруллина.

Сезне үзем белән таныштырам.

Казан (Идел буе) федераль университетында хезмәт итүче микробиолог.

«САФ» татарча беренче балалар интернет-радиосында
«Табигать балалары» тапшырулары алып баручысы.

"Шамил белән дәресләр" сәхифәсенең алып баручысы.

Әлеге сәхифәдә «Сәлам, микроб!» – балалар өчен микроблар турында татар телендә беренче фәнни-популяр китап язу буенча мәгълүмат урнаштырылачак.
❤7😍1
1 август көнне татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Чара Мәгариф хезмәткәрләре йортында узды.

Мин дә бәйгедә җиңүчеләр рәтенә лаек булдым.
🔥6❤3
🔥5❤3
В Доме работников образования прошел финал конкурса проектов, посвященных изучению татарского языка и развитию татарской культуры «Үз телем».

«Үз телем», устроен достаточно просто. Участвовать в нем могут казанцы: ученики 5—11 классов школ, молодые люди до 35 лет, проживающие в Казани, студенты ссузов и вузов города. Направления — digital, медиа, образование, культура и творчество, событие. Все выигравшие проекты нужно реализовать до 31 декабря. Отметим, что авторские права на представленные к участию проекты остаются за заявителями. Общий грантовый фонд — 2 млн рублей.

Замглавного редактора «Реального времени» Радиф Кашапов вошел в состав жюри — выбирать победителей было нелегко. Подробнее — в материале «Реального времени».
❤7
«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә китапның актуальлеге турында сөйләдем.

https://youtube.com/clip/Ugkx6UnsHUy5SpwdnbG9ir1LWuppAt3Balbx?si=LkFOVyVpWzV6GDxB

https://vk.com/wall-217120261_6136
🔥11❤4
Проектны яклау көнендә минем шундый слайд бар иде. Балалардан микроб рәсемнәрен ясаткан идем. Шундый төрле, матур, үзенчәлекле рәсемнәр. Алар арасында усал, моңсу, бәхетле микроблар бар. Берничәсен таҗлы вируска охшаттым.
🥰7👍4❤2
🌳 29 август көнне Каюм Насыйри музеенда сәг 14:00 балаларыгызны интерактив остаханәгә чакырам! «Агачларны яфрактан таныйбыз» чарасында агачлар белән танышу һәм татарча атамаларын өйрәнү булачак. Агач төзелешен, аның өлешләрен, яфракның төзелешен һәм башка кызыклы мәгълүматны белерсез. Төрле дидактик уеннар уйнап аппликация ясау да булачак. Бакчада булган агачлар белән дә якынрак танышып, алар турында күп кенә кызыклы һәм үзенчәлекле белемнәр алырсыз.
Килми калмагыз! 😉

Язылу өчен:
https://t.me/nasiyri
❤6👍3
Остаханәгә әзерләнгәндә өрәңге яфрагының җәймәсендәге ак тапларга күзем төште.
Бу - ончыл чык авыруы.
Сәбәбе нидә?
Күзгә күренми торган микрогөмбәләр (мәсәлән, Sawadaea bicornis, Sawadaea tulasnei) агач яфракларының күзәнәкләренә үтеп кереп, яфрактагы туклыклы матдәләр белән туена. (Әйе, әйе, микроорганизмнар арасында да гөмбәләр бар.) Микрогөмбәләр үрчи башлый, споралар барлыкка килә. Споралар безгә ак ончыл кунык булып күренә. Ончыл чык микрогөмбәләре үрчегән саен кунык күбәя бара. Ахыр чиктә яфракның шактый өлеше ак кунык белән капланырга мөмкин.
Ончыл чык белән зарарланган яфракларның фотосинтетик активлыгы кими. Андый яфраклар вакытыннан алда коела.

Ончыл чык - мучнистая роса.

Фотосурәт һәм видео авторы Гөлнур Фәхруллина.
❤2👍2
Таныш булыгыз. Бу - Sawadaea bicornis

Микросурәт:
https://www.outerhebridesfungi.co.uk/species.php?id=393
👍2