Сәлам, микроб!
391 subscribers
168 photos
28 videos
1 file
46 links
Микроблар турында татар телендә беренче фәнни-популяр китап

Сораулар буенча:
@tatmicrobiolog

89600520949
Download Telegram
"Туфан самавыры" тапшыруында микроблар, фән, тел хакында сөйләштек.

Мөршидә апа (матур апа, сөйкемле апа, зирәк апа) белән рәхәт, җылы әңгәмәбезне монда карый аласыз:

https://vk.com/wall224448268_18271

Комментарийлар язарга онытмагыз😁
👍8❤‍🔥4🔥4😍2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Линар Закировны күпләрегез беләдер. Аның "Әйтче" сәхифәсен меңләгән кеше күзәтеп бара.
Линар, "Сәлам, микроб!" китабы хакында үз фикерләреңне әйткәнең өчен зур рәхмәт!

🎁 Бәйгедә катнашырга сез дә өлгерегез!
❤13👍4❤‍🔥1
🟣Бактериянең төзелеше🟣

Тышча, шәһәрне чолгап алган көчле дивар сыман, күзәнәкнең эчке өлешен саклый. Тышча күзәнәккә форма бирә. Мембрана ишекләр кебек, файдалы матдәләрне кертә, зарарлы матдәләрнең үтеп керүен тыя, кирәк булмаган калдыкларны чыгара. Биналардагы, йортлардагы һәр буш урын һава белән тулган дип күз алдына китерсәк, күзәнәкнең эчендәге барлык өлешләр цитоплазма белән әйләндереп алынган. Цитоплазманың күп өлешен су тәшкил итә. Күзәнәк эчендә алып барылган эшләрнең күбесе цитоплазмада башкарыла. Нуклеоид нәкъ җитәкче кебек, күзәнәкнең идарә үзәге булып эшли. Ул күзәнәк үсешен һәм үрчүен көйли. Рибосомолар күзәнәк өчен мөһим булган аксымнар җитештерә.
👍7❤4🔥4😍1
Бүген Туган тел фестивалендә 😍😍😍
❤16👍5🔥2
Туган тел фестиваленнән истәлекле мизгелләр!
❤18🔥5👍2🤩1
«Мин татарча сөйләшәм» вакытында быел яңа Камал театры бинасында Язгы Печән базары узачак. Керү түләүсез, ләкин билетлар буенча.

🟣Билетлар:
https://wfty.timepad.ru/event/3334401/
👍4❤3🔥1🥰1
🟣 "Сәлам, микроб!" - татар телендә микроблар хакында беренче фәнни-популяр китап!

🌿🌺🦋
Язгы Печән базарында күрешәбезме? 😍

Сәг 15:00-20:00

Ә сез теркәлдегезме?
❤14👍3
Язгы Печән базары 2025

Мин Печән базарында беренче тапкыр катнаштым.
Җаваплы кеше буларак, 26.04 сәг 7:30 да инде Камал театры бинасы эчендә, миңа бирелгән өстәл янында басып тордым. Бина эче шундый зур һәм матур! Күңелемдә бәйрәм рухы, һәр кешегә елмаеп торасы, матур сүз әйтәсе килә.

"Сәлам, микроб!" китабы белән кызыксынучылар күп булды. Китапка ихтыяҗ бар икән, димәк, татар телендә фәнни китаплар актуаль.

🟣Китапны күбесенчә кем сатып алды:

1. Башка шәһәрдән килгән кешеләр
2. Укытучылар һәм тәрбиячеләр
3. Әти-әниләр, әби-бабайлар (күп очракта балалары үзләре сорап алдырта)
4. Биология өлкәсендә хезмәт итүче кешеләр
5. Балалары әлегә булмаган бер яшь гаилә дә алды

Инфузория-башмакчык йомшак уенчыгын һәр кеше диярлек ошатты. Әлбәттә, бу микроб мәктәп программасында да өйрәнелә бит. Сатуга чыгарырга сорадылар. Бер кеше бактериофаг уенчыгын тегәргә сорады.

Яңа танышулар, яңа тәкъдимнәр, яңа фикерләр... Барысы өчен дә Печән базарына, аны оештыручыларга зур рәхмәт!
👍18❤6🥰2🙏2🕊2🎉1