Сәлам, микроб!
391 subscribers
168 photos
28 videos
1 file
46 links
Микроблар турында татар телендә беренче фәнни-популяр китап

Сораулар буенча:
@tatmicrobiolog

89600520949
Download Telegram
"Сәлам, микроб!" китабының рәссамы Фәридә Харрасова:

"Балалар тирә-юньне дөрес һәм эстетик яктан да дөрес итеп үзләштерсен өчен зәвыклы, матур сурәтләр булырга тиеш. Шул сурәтләр аша дөньяга карата гармоник, җылы мөнәсәбәт тәрбияләнә. Микродөнья, хайваннар һәм китап геройлары матур, чын булырга тиеш, чөнки бу китап укучыларның эмоциональ хәленә йогынты ясый."
Микробларның да үз матурлыгы бар! Килешәсезме?

СЕЗГӘ КИТАПТАГЫ КАЙСЫ РӘСЕМ КҮБРӘК ОШАДЫ?

Китапта сюжетлы рәсемнәр һәм күп кенә микроблар рәсемнәре бар. Иллюстрацияләр акварель техникасында, А3 форматтагы кәгазь битләрендә ясалган. Бу техникада рәсем ясау күп көч таләп итә. Рәсемнәр зәвыклы, эстетик яктан бик матур! Микроблар рәсемнәре куркыныч түгел, алар җентекләп, бик төгәл һәм дөрес итеп ясалган. Микроскоптан караган сыман. "Сәлам, микроб!" рәсемнәре баланы куркытмаячак, киресенчә, ачык, төсле, матур рәсемнәр баланың игътибарын җәлеп итә.

Әлеге видеода Фәридә Харрасова китап өчен иллюстрацияләрне ясагандагы хис-тойгылары белән бүлеште.
❤12🔥4
Бала-Сити мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Сәид микробларга нинди матур тәбрикләмә/хат язган!

Татар теле укытучысы - Хакимова Кифая Васил кызы.

Сәид "Сәлам, микроб!" китабын укып чыккан һәм микробларның күбесе безнең өчен файдалы һәм әһәмиятле икәнен аңлаган. Мин бик шат! Микроблар да куаналардыр;)
Сәид, серле микроблар дөньясын өйрәнүеңне дәвам ит. Фәнгә кызыксынуларың сүрелмәсен. Бик зур рәхмәт!
Сиңа ныклы сәламәтлек, бәхет-сәгадәт, уңышлар телим! 😍
❤8👍3
📍Китапны укып чыккан укучылар өчен сорау📍

🟣 Бер чәй кашыгы бакча туфрагында ничә микроб яши?

🟣 Бу сан Татарстандагы халык саныннан ничә тапкыр күбрәк?
👍4❤3🔥2
Казан шәһәренең 24 нче балалар бакчасында фәнни остаханә уздырганнан соң балалар микроб рәсемнәрен ясаганнар. Шуларны миңа бүләк иттеләр.

Тәрбияче - Сәфиуллина Илгизә Гаяз кызы.

Рәсемнәрдә инфузория-башмакчыкны хәтерләтә торган микробларны да күрергә була, шулай бит?

Кызыксынучан, саф, уңган, ихлас балалар, сезгә бик зур рәхмәт!
🔥7❤4👍2🥰1
"Микробларның үзләренең микроблары буламы? Микроблар чирлиме?"


Асылъяр, соравың өчен рәхмәт!
Микробларның микроблары була!🦠

🟣 Мисал өчен, бактериофаг (роботка охшаган, шулай бит?). Бактериофаг - бактерияләрне зарарлый торган вирус (безнең өчен файдалы булган эчәклек таякчыгын да).
Вирусның баш өлешендә нәселдәнлек мәгълүматы саклана. Койрык аша вирус үзенең нәселдәнлек матдәләрен бактериягә кертеп җибәрә. Койрык җепселләре ярдәмендә вирус бактериянең тышчасына беркетелә.

🟣 Һәм Бделловибрио бактериоворус дигән ерткыч бактерия бар, мәсәлән.
Әлеге бактерия бик тиз хәрәкәт итә һәм башка бактериянең күзәнәк тышчасын тишеп, эченә үтеп керә. Шунда үрчи башлый. Ерткыч Бделловибрио саны арта, ә хуҗа-бактерия үлә.
👍12🤗2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Микроблардан куркырга кирәкме? Балаларга алар кызыклымы?🧫

Барлык сорауларга микробиолог һәм галим Гөлнур Фәхруллинаның «Сәлам, микроб!» китабы җавап бирер!

💬 Әлеге проект «Үз телем» бәйгесендә җиңү яулады һәм аның ярдәме аша нәшер ителде. Хәзер исә идея китапка әверелде һәм һәркем аның белән таныша ала. Китапка өстәмә итеп, @microblar каналында бик күп башка төр проектлар чыгып бара.

Сез дә «Үз телем» проектында катнашыгыз һәм хыялларыгызны чынга ашырыгыз!🙏 Гаризалар кабул итүгә старт бирелде.
❤12👍5🔥4❤‍🔥1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
ШАЯН ТВ да улым Шамил белән микроблар турында сөйләштек☺️
❤14🔥6😍4👍3
Санкт-Петербург татарлары әле 1 яшь тә тулмаган баласына "Сәлам, микроб" китабын сатып алдылар. 🌿

Мин дә балаларыма яңа чыккан татар китапларны сатып алырга тырышам. 🌺
👍5🥰3
Казанга 1,5 көнгә фәнни чыгыш ясар өчен кайтып килгән идем, хәзер кире китәм. Хезмәттәшемә ике сәгать эчендә булса да, Казанның Татар бистәсен күрсәтми кала алмадым 😁 Төрле күннән тегелгән тапкаларны, әтисенә - матур түбәтәй сатып алып киткән. Ә мин балаларга дигән өр-яңа "Сәлам, микроб!" дигән китапны сатучыдан ук алдым, гаҗәп хәл булган: китаптан тыш, миңа тагы буягычлар һәм татарча өстәл уеннар бүләк итеп өләшкәннәр! Китап фәнни ягыннан эчтәлекле, бик матур төзелгән, сезгә да киңәш итәм, балаларыгыз/энеләрегез булмаса да :D менә ничек алырга була: https://t.me/microblar/85
❤4🥰4
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤  🔤🔤🔤🔤

📖 2 апрель – Халыкара балалар китабы көне. Бу бәйрәм 1967 елда атаклы балалар язучысы Һанс Кристиан Андерсен туган көндә билгеләп үтелә башлый. Быел Андерсенның 220-еллыгы да дөнья күләмендә бәйрәм ителә.

🔵Издательство Теория
🔵Сәлам, микроб!
🔵Тыз-быз
🔵Юлбасма
🔵Барслар гаиләсе
🔵Таткультресурсцентр
🔵Татарстан китап нәшрияте

📖 Балаларыгыз китап укыймы?

@tatardesign_official
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤6👍6🤩2👏1