Сәлам, микроб!
391 subscribers
168 photos
28 videos
1 file
46 links
Микроблар турында татар телендә беренче фәнни-популяр китап

Сораулар буенча:
@tatmicrobiolog

89600520949
Download Telegram
Кайтавазларыгыз өчен бик зур рәхмәт🤲

Минем өчен бу бик мөһим!
"Сәлам, микроб!" китабы файдалы булсын иде.
🔥15❤4👍2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
🎉Яңа китап! Каршы алыгыз!

Бу китапта автор серле микроблар дөньясы белән таныштыра. Матур, төсле рәсемнәр гади күз белән күреп булмый торган бактерияләрне, гөмбәләрне бик төгәл һәм дөрес итеп күзалларга мөмкинлек бирә. Микроблар турындагы яңа белемнәр, фактлар балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә кызыклы булыр.

Карагыз👋Мөхәрриребез Эльвира Кыямова китапның кызыклы үзенчәлекләре белән таныштырды.

Ә сезгә безнең яңа китап ошадымы?

Встречайте нашу очередную новинку👋выпущена увлекательная книга о микробах. Она будет интересна и для взрослых и для детей👍в ней вы узнаете много интересного о невидимых жителей нашего мира и их влиянии на нашу жизнь. Новинка уже есть в продаже в наших магазинах.
👍10
🎉 Дөрес! Зирәкбәкнең фәнни атамасы Лактобациллус ацидофилус (лат. Lactobacillus acidophilus).

🧑‍🔬 🧫🧪🔬Лактобактерия - ашказаны микробиотасының мөһим өлешен тәшкил итүче бактерия төре.
🍶 Лактобактерияләр йогырт кебек сөтле ризыкларда иң еш очрый торган пробиотикларның берсе.
👍8❤1
Закирова Миләүшә Искәндәр кызын күбегез беләдер?
@za_mimi

🎥, "Гашыйклар тавы" фильмында да Миләүшәне күргәнсездер.

🌙 Балаларга Рамазан аена татар телендә Исламбул исемле татарча квест ясаган кеше ул. Минем улым бик ошатты квестны!

👨‍🍳Миләүшә - оста пешерүче! Аш бүлмәсендә төрле тәмле ризыклар пешерә. Аның аккаунтына кереп карагызчы.

📚"Сәлам, микроб!" китабы өчен дә Миләүшә Закирова видео әзерәде. QR-код аша тәмле һәм файдалы йогырт ясарга өйрәнеп була.🍶

🏫🖍️🧸 24 нче балалар бакчасында микроблар турында остаханә уздырган идем. Миләүшә апа балалар өчен тәмле күчтәнәч пешерде. Һәр балага микроб сурәте төшерелгән көлчә (печенье) бүләк итте! 🍪 Балалар бик сөенде! Рәхмәт яусын!

🦠Көлчәдә НИНДИ МИКРОБЛАРНЫ таныдыгыз?🧫🧪
👍9❤3🥰1😍1
Балагыз күзгә күренми торган микроблар белән кызыксынамы?

Нәни дусларыбызны "Сәлам, микроб!" дип аталган интерактив остаханәгә чакырабыз 🦠

Остаханәне алып баручыбыз Фәхруллина Гөлнур -
микробиолог, биология фәннәре кандидаты, КФУның өлкән гыйльми хезмәткәре

үткәрә.

Микроблар хакында сөйләшербез, видеолар карарбыз, тәҗрибәләр үткәрербез, әвәләрбез, мантыйкка уеннар уйнарбыз! 🔬

Гөлнур апаның яңа чыккан "Сәлам, микроб!" китабын да махсус бәягә сатып алу мөмкинлеге булачак 📖

Остаханә 5+ яшьлек балалар өчен.

Остаханә 25 гыйнвар көнне сәгать 11:00 уздырылачак.
Бәясе - 400 сум.


Язылу өчен телефон: 8 843 293 76 94.
❤8🔥6
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Микроблар турындагы остаханәләрдән мизгелләр😊
❤14👍3🔥1
🕵️“Гаилә” мәчете каршында эшләүче “Тәрбияле бала” мәктәпкәчә төркемендә микробиолог, биология фәннәре кандидаты Гөлнур Фәхруллина белән иҗади очрашу оештырылды.

🦠Кунагыбыз балаларны үзенең яңа гына табадан төшкән "Сәлам, микроб!” китабы белән таныштырды, серле микроблар тормышы турында сөйләде, аларның төрләре турында җиткерде.

🔬Шулай ук очрашу кысаларында мавыктыргыч мастер-класслар да оештырылды: балалар тәҗрибәләрдә бик теләп катнашты, микроблар белән “уртак тел табарга” өйрәнде, үзләре дә микроскоп аша микробларны күзәттеләр. Гөлнур апабызга @microblar очрашу өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез, яңа китаплар, кызыклы ачышлар теләп калабыз.

#мечетьГаиля #Гаиләмәчете #тәрбиялебала #микроб #очрашу
👍5❤4
🕵️“Гаилә” мәчете каршында эшләүче “Тәрбияле бала” мәктәпкәчә төркемендә микробиолог, биология фәннәре кандидаты Гөлнур Фәхруллина белән иҗади очрашу оештырылды.

🦠Кунагыбыз балаларны үзенең яңа гына табадан төшкән "Сәлам, микроб!” китабы белән таныштырды, серле микроблар тормышы турында сөйләде, аларның төрләре турында җиткерде.

🔬Шулай ук очрашу кысаларында мавыктыргыч мастер-класслар да оештырылды: балалар тәҗрибәләрдә бик теләп катнашты, микроблар белән “уртак тел табарга” өйрәнде, үзләре дә микроскоп аша микробларны күзәттеләр. Гөлнур апабызга @microblar очрашу өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез, яңа китаплар, кызыклы ачышлар теләп калабыз.

#мечетьГаиля #Гаиләмәчете #тәрбиялебала #микроб #очрашу
🔥10
Сәлам!

Остаханәләрдә балаларның кулларында тереклек итүче микробларны Петри чынаяктагы туклыклы тирәлеккә (агарлы ясалма тирәлек) күчердек.
🧫
Менә шундый бактерияләр үсеп чыкты.
Әниләргә фотолар җибәргәннәре өчен зур рәхмәт!
Кулларын юарга онытмыйлар хәзер:)

Фотосурәтләрдә зарарлы яки файдалы микроблар?))
🔥10👍3❤1
Китапны укып чыккан укучылар өчен сорау!

Шамил кулында нинди бактерияне тота (йомшак уенчык)?
Фәнни атамасын языгыз😊
❤8👍3
🟣 Оста куллы Эльвира (@ElviraGayazova) теккән Зирәкбәк бактерияләре китап укучыларына да ошар дип ышанам😊
😍15👍2