"Матбугат.ру"га билгеле булганча, Казанда 18 октябрьдә булган бу хәл. Бер әбинең өй телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен адвокат дип таныштыра. Имеш, әбинең Волгоград шәһәрендә яшәүче оныгы светофорның кызыл утына юлны чыкканда авария булдырган, машина йөртүче каты зыян күргән. Оныкны 5 елга утыртып куюлары бар, янәсе. Адвокат бу хәлне җайлау-майлау һәм хокук саклау органнары белән мәсьәләне хәл итү өчен әбидән 1 миллион сум акча сорый.
Әби Волгоградта яшәүче кызына шалтыратмакчы була, тик аңа кызың прокуратурада допроста дип алдыйлар. Телефонның теге башында елаган тавыш ишетелә. Әбекәй аны оныгы дип уйлый.
Әби кирәкле сумманың яртысын шундук тапшырырга риза була. Акчаны ул подъезд янына кара машина белән килгән ир-атка бирә. Соңыннан кызына шалтыраткач кына әбекәй үзенең алданганын аңлый. Ләкин соң инде. Ярты миллионнан җилләр искән.

Журналистика ветераны, күп журналистларны укыткан Фролов Юрий Иванович вафат. Ковид. Иртәгә Мирный зиратына җирлиләр.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Шәледә узган Каз өмәсеннән бер мизгел) Ә сездә Каз өмәсе кайчан була?
20 октябрь көнне Әлмәт шәһәрендә Республика күләмендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияне тапшырдылар. Шагыйрә Галия Гайнетдинованы әлеге премияне алуы белән котлыйбыз!