Казан Мэриясе
659 subscribers
2.93K photos
487 videos
555 links
Казан тормышыннан хәбәрдар буласың килсә, безгә кушыл📲
Download Telegram
Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен беренче спорт комплексы ачылды.

Биредә көн саен 500 гә якын кеше, шул исәптән паралимпиячеләр дә шөгыльләнә алачак. Спорт комплекс Серов урамындагы «Ярдәм» мәчете территориясендә урнашкан.

Спорт комплексы белән Казан Мэры Илсур Метшин спорт объекты буенча матбугат туры вакытында танышты.

Проект «Казанда «Уңайлы мохит» программасы буенча гамәлгә ашырылды. Биредә махсус җиһазлар урнаштырылган, югары квалификацияле тренерлар эшли.
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
«ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә!🎙

Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнә.

Тулырак мәгълүмат монда.
Быелгы җәй чараларга бик бай

Белем алу, ярминкә, фестиваль, биюләр дисеңме. Вакытың гына җитсен, шулай бит?

Ял көне дә Казанда берничә чара узачак. Шуның берсе, Кабан күле яр буенда «Оммаж» төркеме, Илгиз Шәйхразиев һәм Fauzia чыгышы.

Кайчан: 6 августта 18:00дә
Кайда: Камал театры янында

Ә сез Казанда тагын нинди чаралар булуын теләр идегез?😁
Казанның 395 нче номерлы балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре дәвам итә.

Ремонт барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.

Төзелеш эшләре тәмамланганнан соң, мәктәпкәчә учреждениенең урыннар саны 60 ка артачак – анда 320 бала йөри алачак, шулай ук ике ясле төркеме һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бер төркем ачылачак.

Балалар бакчасында ремонт эшләре апрель аенда башланган, бүгенге көндә алар 39% ка үтәлгән. Биредә түбә һәм фасадны ремонтлау, инженерлык челтәрләрен һәм тәрәзәләрне алыштыру, яңа ишекләр кую, диварларны ныгыту кебек эшләр башкарылачак.

Объектны сентябрь ахырына тапшыру планлаштырыла.
«Хәзинә» милли сәнгать галереясында күргәзмә ачылды.

«Мин исән» дип исемләнгән күргәзмә рәссам Шамил Шәйдуллин истәлегенә багышлана.

Экспозициядә – шәһәр һәм авыл халкының тормышы һәм көнкүреше, республика пейзажлары. Шулай ук тамашачыларның игътибарын Сабантуй мизгелләре төшерелгән картиналар җәлеп итәчәк – нәкъ менә Шамил Шәйдуллин Сабантуй милли бәйрәмен беренчеләрдән булып аның күпсанлы образларында һәм сюжетларында сурәтләгән.

Күргәзмә 4 нче сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Фото: ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте
«Черек күл» паркында дөрес максат куярга һәм шуңа ирешү серләре турында белеп булачак.

7 нче августта психолог Юлия Козина максатларга ничек ирешеп булуы турында сөйләячәк.

Чара якшәмбе көнне 13:00 сәгатьтә – җәйге йортның икенче катында узачак. Катнашу ирекле, теркәлү монда.
Г.Тукай музее янындагы скверда XIX гасырның бакыр су алу коесы рәвешендәге фонтан барлыкка киләчәк.

Сентябрь аена Юнысов мәйданының бер өлешен – Г.Тукай музее янындагы скверны реконструкцияләүне төгәлләргә планлаштыралар. Бүгенге көндә эшчеләр брусчатка, чик ташларын җәюне төгәлләгән һәм газон, автоягулык, су белән тәэмин итү системаларын төзүгә керешкәннәр.

Җәмәгать киңлегенең архитектура концепциясен эшләгәндә архив чыганаклар, тарихи фоторәсемнәр, шулай ук җирле халык истәлекләре кулланылган.

Бистәнең реконструкцияләү барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казанда «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме башланды✈️
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Уңышлы эш көннәре, хәерле эш атнасы насыйп булсын💚

Тинчурин театрына сәяхәттән соң, катнашучылардан күп уңай фикерләр ишеттек. Сезгә ошагач, без бик шат☺️

Шул уңайдан, киләсе экскурсияләр турында да уйланырга вакыт җиткәндер.

Кайсы җиргә сәяхәт кылыр идегез? Җавапларыгызны көтеп калабыз⤵️
Бауман урамында «Зәлидә» уены узачак!

9 августта 19.00
дә Бауман урамы, 24 нче йорт каршында («Кремль» метро станциясеннән ерак түгел) җырлы-биюле «Зәлидә» уены узачак.

«Зәлидә» – элек-электән халкыбыз тарафыннан яратып уйналган җырлы-биюле уен. Аның барышында гармунчы уртада гармун уйный, башкалар аның тирәли түгәрәктә җырлап бии.

Җәйнең соңгы аен күңелле итеп үткәрик. Күрешкәнгә кадәр!💚
Казансу буйлап елга трамвае йөри башлады🚤

Ул 11:00, 12:00, 15:00, 16:00 17:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янындагы причалдан кузгала. Елга буенча сәяхәт 40 минут тәшкил итә.

Экскурсиягә язылу +7(800)700-15-91 телефоны буенча башкарыла. Билет бәясе - 900 сум, 7 яшькә кадәрге балаларга – бушлай, 7-14 яшькәчә балаларга, шулай ук пенсионер һәм студентларга – 800 сум.