Институт прикладной семиотики АН РТ
2.7K subscribers
313 photos
29 videos
3 files
191 links
Сайт: http://www.antat.ru/ru/ips/
Контакт: ipsanrt@gmail.com
Download Telegram
Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре Сәләт Биләр Форумда катнашты

💜 Сәләт Биләр Форум быел да белем һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Җыен кысаларында фән, иҗат, сәнгать һәм спорт юнәлешләрендә тематик лабораторияләр эшли.

⚛️ Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре форумда катнашучылар өчен лекцияләр һәм мастер-класслар үткәрде.

🌐 Институт директоры Ринат Гыйльмуллин институтның тарихы һәм эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында сөйләде. Ясалма интеллект өлкәсендәге заманча алымнар турында «Цифрлы ярдәмнән аңлатмалы ясалма интеллектка» дигән лекция тәкъдим итте.

🟣 Институтның баш фәнни хезмәткәре Җәүдәт Сөләйманов, педагогика һәм фикерләүнең фундаменталь мәсьәләләренә кагылып, «Мәгарифтә фикер» темасына лекция укыды.

📚 Әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Булат Хәкимов институт тарафыннан эшләнгән төп лингвистик ресурсларның берсе булган «Туган тел» милли корпусының мөмкинлекләре белән таныштырды.

✔️ Аспирант Азамат Гыймазов ясалма интеллект системасы ярдәмендә барлыкка килгән текстлардагы фактологик хаталарны классификацияләү турында тикшеренү тәкъдим итте.

▪️6-11 июль көннәрендә узучы җыенда Россия төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан 800ләп бала катнаша.

▪️Быелгы форум «Сәләт» фестивальләренең 30 еллыгына һәм форумнарның 15 еллыгына багышлана.

#СәләтБиләрФорум #Сәләт

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4👏2
🤖⚽️ Ясалма интеллект фаразлары тап килә

⚽️ Футбол дөнья чемпионаты ахырына якынлаша. Бер ай барган турнирда инде 100 матч уйналды. Соңгы дүрт уен калды. 48 командадан дүртесе генә калды. Кайсысы чемпион булыр?

Өч атна элек сезне Opta AI фаразлары белән таныштырган идек. Ул чакта Ясалма акыл җиңү шансларын болай бәяләгән иде:

🇫🇷Франция — 15,06%
🇪🇸Испания — 12,38%
🏴󠁧󠁢󠁥󠁮󠁧󠁿Англия — 11,86%
🇦🇷Аргентина — 11,80%

Күрүегезчә, Ясалма акыл фаразлары тап килде! Ярымфиналга нәкъ шушы дүрт команда чыкты!

Бүген Opta AI аларның шансларын болай бәяли:

🇫🇷Франция — 34,05%
🇪🇸Испания — 23,45%
🏴󠁧󠁢󠁥󠁮󠁧󠁿Англия — 21,94%
🇦🇷Аргентина — 20,55%

Ярымфинал һәм финал уеннары киләсе атнада уза.

🏆Сезнеңчә, кем чемпион булачак?

#FIFA #WorldCup #ЯсалмаИнтеллект

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍42🤔1
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥1
Гаҗәеп татар теле. Буенча

Укучыбыз кызыклы сорау җибәргән.

Вопрос. В русском языке есть предлог "по". Он универсален. В татарском языке есть "буенда, буенча, буйлап, буе". Когда что применять? Можете пояснение написать, отличие указать. Дать примеры. Когда какой послелог применяется?


Бер сорауда — мең сорау! Мәсьәләгә семиотика күзлегеннән карыйк! 😎

Әйе, рус теленең "по" предлогы күпмәгънәле. Татар телендә бу мәгънәләр төрлечә бирелә. Шул исәптән бәйлекләр (послелог) белән дә, башкача да.

Кайсы бәйлек кайчан кулланыла? Мәгънәгә карап.

БУЕ / БУЕНА / БУЕНДА

Урын (гадәттә буйга сузылган берәр урын тирәсе)

Мәсәлән:
- елга буе, дивар буе
- су буена киттеләр
- юл буенда агачлар үсә


Вакыт (ниндидер вакыт аралыгы)

- көн буе эшләде
- төн буе яңгыр яуды
- атна буена көттем
- җәй буена ял итте


БУЙЛАП

Юнәлеш (нәрсәдер буйлап хәрәкәт итү)

- елга буйлап көймәләр бара
- урам буйлап йөрделәр
- яр буйлап йөгерде


БУЕНЧА

Бүгенге татар телендә еш кына рус телендәге «по» предлогын алыштыру өчен кулланыла. Әмма, күп очракта бу табигый яңгырамый, телебезне бозучы «калька» булып күренә. Гәрчә, шул ук фикерне «буенча»сыз матуррак җиткереп була.

Мәсәлән:

— по мнению учёных
галимнәр фикере буенча
галимнәр фикеренчә

— специалист по татарскому языку
татар теле буенча белгеч
татар теле белгече

— экзамен по математике
математика буенча имтихан
математикадан имтихан

— по закону
канун буенча
канун нигезендә


— труды по семиотике
семиотика буенча хезмәтләр
семиотика өлкәсендәге хезмәтләр


Шул ук вакытта "буенча" үз урынында табигый яңгырый. Андый мисалларны беләсезме? Әйдәгез уен уйнап алыйк!

Интерактив уен. “Буенча” бәйлеге ярдәмендә генә әйтеп була торган мисаллар китерегез. Башкалар шуны "буенча"сыз әйтергә тырышып карар. Мисалларыгызны комментка языгыз.


#ГаҗәепТатарТеле #УкучыСоравы

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanrt
9👍4😇1
Гаҗәеп татар теле. Челлә

Спойлер. Почему одно и то же слово может обозначать две противоположности — летний зной и зимнюю стужу? На примере слова челлә посмотрим, как меняется значение языкового знака под влиянием культуры и традиции.


Татар телендә гаҗәеп бер сүз бар — челлә.

Күпләр аны җәйнең иң эссе вакыты белән бәйли:

☀️ җәйге челлә — якынча 25 июньнән 5 августка кадәр, җәйнең иң кызу чоры

Кояш күтәрелгән саен, җирдә дә, һавада да иртәнге юешлек кимеде, җәйге челләнең эссе көне кызганнан-кыза барды.
Г.Ибраһимов


Әмма сүзлекләрдә челләнең тагын бер мәгънәсе бар:

❄️ кышкы челлә — якынча 25 декабрьдән 5 февральгә кадәр, кышның иң салкын чоры

Былтыргы кышкы челләдә аларның да ике тавыгы, безнең дә ике тавыгыбыз туңып үлде.
А.Хәлим


🤔 Ни өчен бер үк сүз ике капма-каршы мәгънәне белдерә? Моның сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?

Фикерегезне комментта языгыз. Җавапны киләсе язмада бирербез.

#ГаҗәепТатарТеле #КызыклыСүз #Челлә

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
9🔥1😇1
26 июль — Табышмак көне

🧩 Табышмакны еш кына балалар уены яки күңел ачу чарасы итеп кенә кабул итәләр. Әмма чынлыкта ул — билгеләр теле, ягъни семиотик текст.

🧩 Табышмакта әйбер йә күренеш турыдан-туры аталмый. Аның урынына сыйфатлары — төсе, формасы, хәрәкәте, үзенчәлекләре — сурәтләнә.

🧩 Табышмакны чишкәндә без, асылда, билгеләрдән мәгънә төзибез. Башта аерым сыйфатларны таныйбыз, аннары аларны берләштереп, нәрсә турында сүз баруын аңлыйбыз.

🧩 Ягъни, һәр табышмак — кечкенә генә семиотик эксперимент: мәгънә алдан бирелми, аны эзләп табарга кирәк.

Ә сез бу табышмакны чишә аласызмы:

Югалткан әйберең түгел,
Эзләмичә тапмыйсың.


Тагын нинди кызыклы табышмаклар беләсез? Комментта языгыз!

#ГаҗәепТатарТеле #Семиотика #Табышмак

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
6🎉1
Челлә сүзенең сере

Ни өчен челлә сүзе ике капма-каршы мәгънә белдерә, дип сораган идек. Менә җавап.

Челлә сүзе фарсы телендәге  چهل («чил» — кырык) сүзеннән килә һәм "кырык өлештән торучы" дигәнне аңлата.


Борынгы традицияләрдә челлә кырык көнлек вакыт аралыгын аңлаткан.

Тора-бара сүзнең мәгънәсе яңа төсмерләр алган: авыр көннәр, сынау чоры, ел фасылының иң кыен чагы.

Шулай итеп, бер семиотик билгедә ике капма-каршы мәгънә хасил булган:

☀️ җәйнең иң эссе чоры
❄️ кышның иң салкын чоры

⚖️Семиотик нәтиҗә: бер үк билге капма-каршы күренешләрне дә белдерә ала, әгәр алар уртак мәдәни модель белән бәйләнгән булса.


Белешмә. Тел белемендә мондый күренеш энантиосемия дип атала — бер сүзнең капма-каршы мәгънәләргә ия булуы.


Белгән булсагыз 👍 куегыз, белмәгән булсагыз ❤️ куегыз.

🤔 Татар телендә мондый мисаллар бик күп түгел. Ә сез тагын шундый сүзләр беләсезме?

#ГаҗәепТатарТеле #КызыклыСүз #Челлә

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
11👍3😇1
Гаҗәеп татар теле. Алда

Спойлер. В татарском языке есть слово, которое может указывать как на будущее, так и на прошлое. Как такое возможно?! Разбираем интересный пример, присланный читателем.


Челлә сүзе турындагы язмадан соң, укучыбыз кызыклы мисал җибәрде:

"Алда" сүзе дә ике капма-каршы мәгънәне белдерә ала (вакыт мәгънәсендә). Мәсәлән, "Сезне алда нәрсәдер көтә" җөмләсендә алда сүзе хәлнең киләчәктә булачагын белдерә. "Алда әйтелгәнчә,..." дигән формада исә ул үткән заманны аңлата. "Алдагы" сүзе белән дә шундый ук хәл.


Чынлап та, алда сүзе капма-каршы якка күрсәтә ала.

Мисал өчен:

➡️ Алда безне зур үзгәрешләр көтә.

Монда алда киләчәкне аңлата.


Ә хәзер башка мисал:

⬅️ Алда әйтелгәнчә...

Монда алда сүзе элегрәк әйтелгәнне күрсәтә.


Парадокс килеп чыга: бер үк сүз киләчәккә дә, үткәнгә дә карый. Бу чыннан да шулаймы?

⚖️Семиотика күзлегеннән карыйк.

Чынлыкта алда сүзенең мәгънәсе үзгәрми. Ул элеккечә "алда" дигәнне аңлата. Бары тик контекст үзгәрә.

Сүз вакыт турында барганда, алда — киләчәк тора. Ә менә сүз текст/чыгыш турында барса, алда — элегрәк әйтелгән сүзләр тора.

Башкача әйткәндә, сүз шул ук кала, ләкин аның контексты, координат системасы үзгәрә.

Нәкъ менә шуңа күрә, алда сүзе киләчәккә дә, элегрәк әйтелгәнгә дә күрсәтә ала.

⚖️Семиотик нәтиҗә: сүзнең мәгънәсе сүзнең үзенә генә түгел, ә аның нинди контекстта әйтелүенә дә бәйле.


🤔 Контекстка карап мәгънәсе кирегә үзгәргән тагын нинди сүзләр беләсез? Комментка языгыз!

🪷 Татар теле һәм семиотика темасы сезгә кызыклы булса 👍 куегыз, кызыклы булмаса 👎 куегыз.

#ГаҗәепТатарТеле #Семиотика #Алда

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍13👌1
«Яңа гасыр» каналында — безнең хезмәттәшебез

⌛️ 9 август «Ком сәгате» тапшыруында ТР ФА Гамәли семиотика институтының баш фәнни хезмәткәре, академик Җәүдәт Сөләйманов катнашты.

Әңгәмәдә татар теленең цифрлы мохиттә мөмкинлекләре, тел һәм технологияләрнең үзара бәйләнеше, ясалма интеллектның үсеше һәм аны куллану белән бәйле мәсьәләләр турында сүз барды.

Татар телен компьютерда эшкәртү, аны интернет киңлегенә кертү һәм ясалма интеллект технологияләрендә куллану — Җәүдәт Сөләймановның фәнни эшчәнлегенең мөһим юнәлешләре. Бу мәсьәләләр Гамәли семиотика институтының да фәнни эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйле.

📺 Тапшыруны монда карый аласыз: «Ком сәгате»

Фотода: «Ком сәгате» тапшыруын алып баручы Данил Гыйниятов (с) һәм Җәүдәт Сөләйманов

#ГамәлиСемиотикаИнституты #ТатарТеле #ЯсалмаИнтеллект #ТНВ

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanrt
🔥43❤‍🔥1🥰1
✏️ Профессор Р. Г. Бохараев исемендәге «Татар.Бу Хакатон»га гаризалар кабул итү башланды!

Мәктәп укучылары һәм студентлар! Сезне татар теле һәм мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән инновацион IT-проектлар булдыруда катнашырга чакырабыз.

🔖 Кемнәр катнаша ала?
• 7–11 нче сыйныф укучылары
• көллият студентлары
• югары уку йортларының 1–5нче курс студентлары

Катнашу нәрсә бирә?
• идеяңне прототипка кадәр җиткерү мөмкинлеге
• ябык инструментлардан файдалану мөмкинлеге
• ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка узу мөмкинлеге

🤩 Бүләкләү фонды
600 000 сум! Җиңүчеләр үз проектларын Kazan Digital Week–2026 форумында Стартаплар аллеясында тәкъдим итә алачак.

🗓 Төп даталар
• 7 сентябрьгә кадәр — гаризалар кабул итү
• 11 сентябрь — катнашучыларны сайлап алу
• 18–20 сентябрь — хакатон
• 29–31 октябрь — җиңүчеләр Kazan Digital Week форумында катнаша

Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү: Гариза бирү

#хакатон #татар_бу_хакатон

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanr
👍3