Институт прикладной семиотики АН РТ
2.77K subscribers
302 photos
29 videos
3 files
182 links
Сайт: http://www.antat.ru/ru/ips/
Контакт: ipsanrt@gmail.com
Download Telegram
KazanForum кысаларында Nuhá Tech проекты тәкъдим ителде

KazanForum кысаларында оештырылган күргәзмәдә ТР Фәннәр академиясе стендында җиде инновацион проект күрсәтелде.

Шуларның берсе — Гамәли семиотика институты Иннополис университеты белән берлектә башкарган Nuhá Tech проекты.

😎 Бу яңа технология ярдәмендә видеодан 3D дигитал мохит, интерактив күренешләр, иммерсив VR/AR тәҗрибәләр ясап була.

#NuháTech #ipsanrt #innopolis

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
2
Интеллект формуласы. Нейрочелтәрләрнең чиксез зураюы аларны акыллырак итәме?

Хәзерге нейрочелтәрләрнең шактый уңышлы эшләве нәрсәгә нигезләнә? 🤔

😳 Һарвард университетының теоретик физиклар төркеме бу уңышның сәбәбен математик яктан аңлаткан мәкалә бастырып чыгарды.

👁 Галимнәр исбатлаганча, кайбер AI модельләренең гаҗәеп уңышлы эшләве статистик механиканың төп принципларына нигезләнә икән.

📊 Очраклы матрица теориясен кулланып, алар "масштаблау кануннарын" (scaling laws) аңлатучы аналитик формулалар уйлап чыгарган — бу кагыйдәләр киләчәк модельләрнең куәтен алдан фаразларга мөмкинлек бирә.

🤩 Тикшеренүнең төп идеясе квант теориясенең ренормалаштыру (renormalization) концепциясенә нигезләнә. Модельне өйрәтү вакытындагы статистик хаталар квант флуктуацияләренә охшаш булып чыккан.

🧪 Мәкаләдә Ясалма интеллектны өйрәтү тизлеге нәрсәгә бәйле дигән сорауга төгәл җавап бирелә. Масштаблау канунындагы дәрәҗә күрсәткече мәгълүмат структурасына: аның күләменә һәм катлаулылыгына бәйле.

⚡️ Мәкалә авторлары бу теорияне универсаль дип атый. Ул гади регрессия модельләренә дә, катлаулы архитектураларга да кулланыла ала. Асылда, галимнәр Ясалма интеллект үсешен чикли торган барлык тар урыннарны (bottlenecks) билгеләп чыккан.

📈 Һарвард төркеме салган теоретик фундамент модельләр өйрәтүнең киләчәгенә яңача карарга мөмкинлек бирә.

🤩 Модельләрне өйрәтү бәясе миллиардларча доллар белән исәпләнә башлаган чорда гипотезаларны эмпирик барлаудан архитектураларны интеллектуаль проектлауга күчү кирәк. Бу — нәтиҗәле AI-системалар ясау өчен бердәнбер юл дип саный мәкалә авторлары.

👉 Мәкаләне тулысынча монда укып була: Scaling and renormalization in high-dimensional regression //Journal of Statistical Mechanics: Theory and Experiment

Яңалык ошаса 👍 ошамаса👎 куегыз.

#ЯсалмаИнтеллект #ФәнЯңалыклары

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍62🔥2
Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре Мәскәүдә "Мәгълүмати технологияләр һәм Россия халыкларының телләре" стратегик сессиясендә катнашты

21-22 май «Яндекс» компаниясенең Мәскәү офисында Россия халыклары телләрен үстерүдә цифрлы алымнарга багышланган стратегик сессия узды.

Ул Россиянең Милләтләр эшләре федераль агентлыгы ярдәмендә Россия халыклары йорты һәм «Яндекс» тарафыннан оештырылды.

Компьютер лингвистикасы, ясалма интеллект белгечләре, фән һәм мәгариф оешмалары, хакимият вәкилләре җыелган бу чарада Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре дә катнаша.

Институт директоры Ринат Гыйлмуллин пленар утырышта "Татар теленә цифрлы ярдәм күрсәтүдән семиотик аңлатмалы ясалма интеллектка: Гамәли семиотика институтының фәнни-технологик тәҗрибәсе" дигән темага чыгыш ясады.

Ул институт алымнарының эволюциясе: татар теле өчен цифрлы ресурслар булдырудан башлап текстларны мәдәни кодлар контекстында эшкәртү һәм аңлатуга сәләтле семиотик ясалма интеллект модельләрен төзү юллары турында сөйләде.

Институтның фәнни хезмәткәрләре Дамир Мөхәммәтшин һәм Николай Прокопьев панель сессиядә "TurkTEL платформасы һәм «Туган тел» милли корпусы нигезендә төрки телләрне онтолингвистик модельләштерү" темасына чыгыш тәкъдим итте.

Алар институтта төрки телләр өчен онтолингвистик ресурслар булдыру юнәлешендә башкарылган эшләргә күзәтү ясады, шулай ук телне автоматик эшкәртүдә нейросимвол ысулын куллану турында фикерләрен җиткерделәр.

Стратегик сессиядә катнашу институт эшләрен федераль дәрәҗәдә тәкъдим итү белән бергә, ясалма интеллект технологияләре ярдәмендә Россия халыклары телләрен үстерү өлкәсендә илнең әйдәп баручы фәнни үзәкләре һәм IT-компанияләре белән хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирде.

#ЯсалмаИнтеллект

TatSoft | @ipsanrt
5👍1
Ясалма интеллект тавышы кешенекеннән аңлаешлырак була аламы?

🎙️ Ясалма интеллект (AI) тавышын без гадәттә «тере түгел» дип кабул итәбез. Әмма яңа тикшеренүләр көтелмәгән нәтиҗә күрсәткән: кайбер очракта AI тавышын аңлау кешеләргә җиңелрәк тә икән.

🎓 Лондон университет колледжы һәм Роһамптон университеты галимнәре ачыклаганча, шау-шу шартларында кешеләр нейрочелтәр ярдәмендә ясалган сөйләмне кеше сөйләменә караганда да яхшырак аңлый икән.

Нигә шулай?

Кеше сөйләмендә:
▪️паузалар,
▪️буталулар,
▪️артык эмоцияләр,
▪️сулыш тавышлары,
▪️сүзләрне «йоту» бар.

Ә AI тавышы еш кына:
▪️тигезрәк,
▪️төгәлрәк,
▪️ачыграк яңгырый.

Шуңа күрә баш мие андый сөйләмне җиңелрәк «эшкәртә» ала.

Тавыш клонлау — кеше тавышының дигитал копиясен ясый торган AI технологиясе. Синтездан аермалы буларак, клонлау технологиясе сүзләрне генә түгел, ә кеше сөйләмендәге уникаль үзенчәлекләрне дә — тембр, интонация, сөйләшү манерасын һәм эмоциональ төсмерләрне дә кабатлый ала.


Бу технология ничек эшли?

Бүгенге нейрочелтәргә кеше тавышын клонлау өчен берничә секундлык аудио да җитә. Алар тембрны, интонацияне, сөйләм ритмын өйрәнә һәм шул тавыш белән теләсә нинди текстны яңадан «әйтеп бирә» ала.

Мондый системалар:
▪️фильмнар дубляжында,
▪️аудиокитапларда,
▪️тавышын югалткан кешеләргә ярдәм итүдә,
▪️виртуаль ярдәмчеләрдә кулланыла да инде.

Ләкин тискәре яклары да бар:
▪️тавыш клоннары мошенниклык һәм
▪️фейклар өчен дә кулланылырга мөмкин.

👉 Тулырак монда укый аласыз: Why AI voices are easier to understand than real people

🤔 Сезнеңчә, тавыш клонлау технологиясе файдагамы, зыянгамы?
 
#ЯсалмаИнтеллект #ТавышКлонлау

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
2🤔1
Корбан гаете мөбарәк булсын! 🌙

Бу бәйрәм — иман, рәхим-шәфкать, ярдәмләшү һәм күңел киңлеге турында.

Ул безгә кешенең байлыгы нәрсәдә икәнен искәртә: игелекле гамәлдә, яхшы сүздә, якыннарга терәк булуда.

Корбан гаете кешеләрне якынайта, күңелләрне йомшарта, мәрхәмәтнең кадерен арттыра.

Өйләрегездә тынычлык, гаиләләрегездә татулык, күңелләрегездә өмет һәм нур булсын.

Бәйрәмегез мөбарәк булсын! 🤲

#КорбанГаете

TatSoft | @ipsanrt
17
Җәй. Мәкаль-табышмак

☀️ Җәйнең беренче көне уңаеннан бүген сезгә мәкаль-табышмак тәкъдим итәбез!

🤔 Мәкальнең соңгы сүзе нинди? Җавабыгызны комментта языгыз!

Мәкальне белсәгез 👍 куегыз, белмәгән булсагыз ❤️ куегыз.

☀️ Җәй турында тагын нинди мәкальләр беләсез?

#ГаҗәепТатарТеле #МәкальТабышмак

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
2
Котлыйбыз!
Сез дә кушылыгыз!
🎉4🔥1
Әле яшисе дә яшисе иде...

Казанда танылган журналист, Институтыбыз һәм "Сәләт" хәрәкәтенең якын дусты, "Шәһри Казан" газетының баш мөхәррире Радик Сабиров белән хушлаштылар.

Радик көтмәгәндә, 47 яшендә арабыздан китеп барды.

Гаиләсе, якыннары, хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклашабыз.

Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын!🤲

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanrt
🙏1
Рус телендә татар сүзләрен эзлибез! 🔎

🗓 6 июнь – Рус теле көне буларак билгеләнә. Рус телендә көн саен кулланыла торган күп кенә сүзләрнең тамырлары татар яисә башка төрки телләргә барып тоташа.

Мәсәлән:
▫️ арба – арба
▫️ аул – авыл
▫️ базар – базар
▫️ башмак – башмак
▫️ деньги – тәңкә
▫️ изюм – йөзем
▫️ казна – казна
▫️ караван – кәрван
▫️ сундук – сандык
▫️ ярлык – ярлык

Бу сүзләрнең күбесе рус теленә шулкадәр нык кереп урнашкан ки, аларның читтән кергәнлеге сизелми дә.

📚 Ә сез рус телендә татар яки төрки тамырлы тагын нинди сүзләр беләсез?

✍️ Үз вариантларыгызны комментта языгыз. Мөмкин булса, чыгынагын да (сүзлек, фәнни хезмәт, этимологик белешмә һ.б.) китерегез. Сүзнең «татарча яңгыравы» гына әле аның татар теленнән кергәнен аңлатмый. 😉

🏆Иң күп мисал китергән һәм аларның чыганакларын да күрсәткән укучыбызны аерым билгеләрбез.😊

#ГаҗәепТатарТеле #АлынмаСүзләр

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
5👍4
Алынма сүзләр бәйгесе нәтиҗәләре

Укучыларыбыз бик кызыклы мисаллар табып җибәргән, рәхмәт! Дөрес, кайбер сүзләр сорау тудыра ала, чыгынаклар китерелмәгән. Ләкин аларның күбесен, чынлап та, алынмалар сүзлекләрендә табып була.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә.
 
🥇VUYYUV (14 сүз)
кирпич, тахта, тулуп, кафтан, сарафан, очкур, кушак, башлык, ичетыги (ичиги), бахрома, багряный, сафьян, кумач, черевички

🥈Джавдет Сулейманов (7 сүз)
рукавица, кольцо, колесо, кучер, ямщик, дорога, лошадь

🥉Danil Ahmetşah (5 сүз)
чебурек, пирог, боярин, богатырь, очаг

🏅ILDAR Shangareev (4 сүз)
чердак, утюг, сундук, караул

🏅R Y (3 сүз)
беркут, буран, балык

🏅Алина (2 сүз)
чемодан, айда

Бәйгедә катнашкан укучыларыбызга безнең тәбрикләр! 👏

#ГаҗәепТатарТеле #АлынмаСүзләр

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2
⚽️ Футбол чемпионаты һәм Ясалма интеллект

🏆Бүген елның төп спорт вакыйгасы — футбол дөнья чемпионаты башлана. Ул тарихта иң "рекордлысы" булачак.

▪️Турнир берьюлы өч илдә — АКШ, Канада һәм Мексикада уза
▪️Ул 39 көн дәвам итәчәк
▪️48 ил җыелмасы катнаша
▪️Барлыгы 104 матч уйнала

📱 Иң мөһиме — бу чемпионат тарихта иң «акыллысы» булачак — турнир барышында Ясалма интеллект (AI) киң кулланыла.

Иң кызыклы яңалыклар:

⚽️ 1248 футболчының һәркайсы өчен шәхси 3D-аватар булдырыла. Цифрлы модельләр уенчыларның кырдагы позициясен төгәлрәк билгеләргә ярдәм итәчәк.

⚽️ Офсайдларны ачыклауда AI кулланыла. Махсус камералар һәр футболчының тәнендәге 29 ноктаны секундына 50 тапкыр тизлектә күзәтәчәк.

⚽️ Хөкемдарның тәненә беркетелгән камералардан килгән сурәтләр AI ярдәмендә эшкәртелә. Тамашачылар уен мизгелләрен арбитр күзе белән югары сыйфатта күрә алачак.

⚽️ Ясалма интеллект матч алдыннан, матч вакытында һәм аннан соң статистика һәм аналитика әзерләячәк.

⚽️ Стадионнарның цифрлы игезәкләре булдырыла. AI ареналардагы хәлне күзәтеп, көтелмәгән хәлләр турында тиз арада хәбәр итә алачак.

⚽️ Җанатарларга AI-ярдәмче хезмәт күрсәтә: ул уеннар җәдвәле, такымнар, футболчылар һәм турнир яңалыклары турында мәгълүмат биреп торачак.

Сезнеңчә, киләчәктә Ясалма интеллект футбол уеннарын кешеләрдән дә яхшырак хөкем итә алырмы?

👍 — әйе
🤔 — белмим
👎 — юк

Чемпионат уеннарын карарга җыенасызмы?

#FIFA #WorldCup #ЯсалмаИнтеллект

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍7🤔3
Гаҗәеп татар теле. -ЛАр кушымчасы

Күплек сан гынамы? Юк!

«Гаҗәеп татар теле» шәлкемендә аффикслар полисемиясе темасын дәвам итеп, -ЛАр кушымчасының төрле мәгънә функцияләрен карап үтик.

Искәрмә. -ЛАр аффиксы дигәндә аның барлык алломорфлары күздә тотыла: -ЛАр = {-лар, -ләр, -нар, -нәр}


Мәгънәләрне шартлы рәвештә берничә төркемгә бүлдек:

1. Күплек сан
китаплар – күплек сан, иң еш кулланылган функция

Ә хәзер бу җөмләне карыйк:

Абыйларга йөгерепләр бардым, тик өлгермәдем, ишекләрен бикләп киткәннәр иде инде


Бу җөмләдә -ЛАр кушымчасы дүрт төрле функция үти:

2. Гаилә, йорт, мохит
абыйларсүз берничә абый түгел, ә абый яшәгән йорт, аның гаиләсе турында бара

3. Күмәк иялек
ишекләре – ияләрнең күп булуына ишарә, ишек берәү генә дә була ала

4. Көчәйтү
йөгерепләрбик тиз, ашыгып

5. Гамәл итүчеләрнең күплеге
киткәннәргамәл башкаручыларның күплеген аңлата

Һәм тагын дүрт функция:

6. Гомумиләштерү
яшьләрберничә яшь кеше генә түгел, ә гомумән яшьләр (youth, молодежь)

7. Вәкиллек
казаннар, мәскәүләр – шул шәһәрдә яшәүчеләрне яки аның вәкилләрен белдерә

8. Төркем
камаллар – Камал театры кешеләре, коллектив мәгънәсендә

9. Киңәйтү
ватсаплар [эшләми] – берничә челтәрне күздә тотып әйтү, ватсап кына түгел, телеграм да, башкалары да эшләми

Ә сез -ЛАр аффиксының тагын нинди мәгънәләрен беләсез? Мисалларыгызны комментта языгыз!

#ГаҗәепТатарТеле #ЛАрАффиксы

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
9👍1🔥1
🤖⚽️ Ясалма интеллект җиңүчене фаразлый

⚽️ Футбол дөнья чемпионаты кыза бара. 104 уенның 36сы уйналды. Ахырда кем җиңәр?

Opta AI аналитика системы командаларның шансларын бәяли. Хәзергә болай:

🇫🇷Франция — 15,06%
🇪🇸Испания — 12,38%
🏴󠁧󠁢󠁥󠁮󠁧󠁿Англия — 11,86%
🇦🇷Аргентина — 11,80%

Тулы исемлек Stats Perform сайтында онлайн режимда яңартыла.

Stats Perform — спорт аналитикасы өлкәсендә эшләүче халыкара ширкәт. Аның Opta AI платформасы ясалма интеллект, машиналы өйрәнү һәм зур мәгълүматлар ярдәмендә уеннарны анализлый, спортчылар нәтиҗәлелеген бәяли, фаразлау модельләре төзи.


Opta AI ничек хисаплый

Уен нәтиҗәләре генә түгел, күп кенә башка күрсәткечләр дә анализлана:

⚽️ туп белән эш итү
🥅 капкага һөҗүмнәр
⚡️ тизлек һәм траектория
🧩 тактик схемалар
📊 тарихи статистика

AI футболны уен гына түгел, ә зур мәгълүмат системасы итеп күрә. Футбол кыры мәгълүмат харитасына әверелә.

AI фаразы белән килешәсезме? Кем җиңәр дип уйлыйсыз?

#FIFA #WorldCup #ЯсалмаИнтеллект

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
3