Бу көннәрдә «Сәләт-Батыр» базасында II Бөтенроссия «Татар теле — халкым теле» иҗади конкурсы һәм семинары узды.
👩🏫👨🏫 Чарада Татарстан һәм Чуашстан районнарыннан татар телендә төрле фәннәрне укытучы мөгаллимнәр катнашты.
Катнашучыларның эшләре педагогика һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге белгечләр тарафыннан бәяләнде.
🎓 Эксперт буларак Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре дә чакырылды.
Семинар кысаларында методика һәм психология остаханәләре, түгәрәк өстәлләр һәм иҗади чаралар оештырылды.
📸 Бүген әлеге чарадан берничә мизгел тәкъдим итәбез.
#ТатарТеле #ХалкымТеле
TatSoft | @ipsanrt

❤5🔥1
Өч юл. 17 иҗек. Бер дөнья
🤩 Кичә дөньяда Хайку көне билгеләнде.
🌸 Япон хайкусы өч юлдан, 17 иҗектән тора (5–7–5). Бер мизгел. Бер халәт. Бер дөнья.
Ясалма интеллект безгә менә шундый хайку язып бирде:
Яз килде бүген
Тамчы тама түбәдән
Күңел җылына
🌸 Ә хәзер сезнең чират. Язып карыйсызмы?
Иң матур хайкуларны каналда бүлешербез 👇
#ТатарШигърияте #хайку
TatSoft | @ipsanrt
Хайку — традицион япон лирик шигърияте жанры. XIV гасырдан билгеле, дөньяда иң кыска, ләкин иң тирән шигъри формаларның берсе санала.
Ясалма интеллект безгә менә шундый хайку язып бирде:
Яз килде бүген
Тамчы тама түбәдән
Күңел җылына
Иң матур хайкуларны каналда бүлешербез 👇
#ТатарШигърияте #хайку
TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2
2030 елга кеше суперсанакка әйләнергә мөмкин
Һәм бу шаярту түгел.
Futuresource белгечләре башкарган тикшеренүгә күрә, 2030 елга без кулланган гаджетларның (смартфон, сәгать, күзлек, колакчын) куәте суперкомпьютер дәрәҗәсенә җитәчәк.
📱Бүгенге смартфоннарның куәте ~100 TOPS чамасы булса, 2030 елга → 1000 TOPS кадәр артачак.
Нәрсәләр үзгәрә?
🔹 AI «болытта» түгел, синең кесәдә, интернетсыз да эшли
🔹 гаджетлар сине тизрәк һәм яхшырак «аңлый»
🔹 мәгълүмат читкә китми, үзеңдә кала
🧠 Кыскасы: AI — аерым кушымта түгел, ә һәр җайланманың «мие» булачак.
🤖 Башкача әйткәндә: кеше йөрүче суперсанакка әйләнә.
Сез ничек уйлыйсыз: мондый куәт безне акыллырак итәрме, әллә технологиягә бәйлелекне генә арттырырмы?👇
#ЯсалмаИнтеллект
TatSoft | @ipsanrt
Һәм бу шаярту түгел.
Futuresource белгечләре башкарган тикшеренүгә күрә, 2030 елга без кулланган гаджетларның (смартфон, сәгать, күзлек, колакчын) куәте суперкомпьютер дәрәҗәсенә җитәчәк.
📱Бүгенге смартфоннарның куәте ~100 TOPS чамасы булса, 2030 елга → 1000 TOPS кадәр артачак.
TOPS (Tera Operations Per Second — процессор куәтен үлчәү берәмлеге; 1 TOPS = 1 секундка 1 триллион операция)
Нәрсәләр үзгәрә?
🔹 AI «болытта» түгел, синең кесәдә, интернетсыз да эшли
🔹 гаджетлар сине тизрәк һәм яхшырак «аңлый»
🔹 мәгълүмат читкә китми, үзеңдә кала
🧠 Кыскасы: AI — аерым кушымта түгел, ә һәр җайланманың «мие» булачак.
Сез ничек уйлыйсыз: мондый куәт безне акыллырак итәрме, әллә технологиягә бәйлелекне генә арттырырмы?👇
#ЯсалмаИнтеллект
TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤4👍4🔥2
Тукай һәм гыйлем
26 апрель татар дөньясы Габдулла Тукайның (1886-1913) 140 еллыгын билгели. Бөек шагыйрьне искә алуның иң мәгъкуль ысулы — аның берәр әсәрен уку.
Без "Бәрәңге һәм гыйлем" шигырен сайлап алдык. Беренчедән, анда гыйлем төшенчәсе бар. Икенчедән, ул бүген дә актуаль яңгырый.
Бәрәңге һәм гыйлем
И бәрәңге! Безгә килдең син ерак Амрикадан;
Мәгърифәт! Син безгә килдең мондарак — Яурупадан.
И бәрәңге! Син күрендең әүвәле күрнешкә чит;
Шаулады, күргәч сине, барлык мужик: ул дип «җәдид!»
Ул бәрәңгене китергән дип бу җиргә дәһриләр
Һәм эчендә ул бәрәңгенең, имеш, дип зәһре бар.
И бәрәңге, күп әзаларга синең сабрың беләм,
Ташлады йолкып мужик халкы төбең-тамрың белән.
Ул бәрәңгене ашаучыны ора дип Алласы,
Син аталдың ул заман: «кяфер вә шәйтан алмасы!»
И бәрәңге! Инде шатлан, кичте баштан ул чагың;
Син, җиңеп, иттең мәкян инде мужикның корсагын.
Син кикертсәң, ул хәзер: «Әлхәмделилла!» — дип куя;
«Күп шөкер, — ди, — бу җимешне бирде Мәүла!» — дип куя.
Син, алып үрнәк сабырлы бу бәрәңгедән, гыйлем!
Аз гына нурландыра башла мужикларның миен!
Әсәр 1912 елда дөнья күргән. Автор мондый искәрмә ясаган:
Шигырьдәге кайбер сүзләр бүген киң кулланышта очрамый. Аларның мәгънәсен беләсезме?
Дәһри —динсез
Зәһре (зәһәре) —агуы
Әза —җәбер
Мәкян —урын
Мәүла —Алла
Фотода: Габдулла Тукай, 1912 ел
#Тукай

Мәгълүмдер ки, бәрәңге моннан йөз еллар элек Русиядә булмаган. Соңрак Амрикадан китерелгән, һәр яңалыктан курыккан авыл халкы, бәрәңгедән дә куркып, аны ашамаганнар вә «шәйтан алмасы» дип атаганнар.
Шигырьдәге кайбер сүзләр бүген киң кулланышта очрамый. Аларның мәгънәсен беләсезме?
Дәһри —
Зәһре (зәһәре) —
Әза —
Мәкян —
Мәүла —
Фотода: Габдулла Тукай, 1912 ел
#Тукай
TatSoft | @ipsanrt
❤12👍7
NVIDIA, AI фабрикалары һәм суверен AI
NVIDIA башлыгы Дженсен Һуанг (Jensen Huang) ширкәтнең еллык конференциясендә чыгыш ясап, алдагы елларга стратегиясен тәкъдим итте.
Чыгышның әһәмияте шунда, сүз чираттагы яңа чип турында гына түгел, ә ясалма интеллектның яңа чоры турында бара: дата-үзәкләр әкренләп AI factory – интеллектны индустриаль күләмдә "җитештерүче" фабрикаларга әйләнә.
Чыгышның өч төп тезисын тәкъдим итәбез. Тулысынча монда карый аласыз.
🪙 Токен – киләчәк валютасы
Һуанг әйтүенчә, AI чорында "интеллект токеннары" – ул яңа валюта, ә AI фабрикалары – шул токеннарны тудыручы инфраструктура. Ягъни, хикмәт хәзер тимер көчендә түгел, ә системаның һәр ватт энергиядән никадәр "интеллект" чыгара алуында.
💻 Vera Rubin – яңа AI-платформа
NVIDIA белдерүенчә, Vera Rubin исемле яңа платформа, алдагы Blackwell белән чагыштырганда, бер токен бәясен 10 тапкырга кадәр киметә һәм зур модельләрне 4 тапкыр азрак GPU белән өйрәтергә мөмкинлек бирә.
📱 Суверен AI
Һуанг тагын бер мөһим фикер әйтте: һәр илнең үз мәгълүмат базалары, үз модельләре, үз инфраструктурасы һәм үз белгечләре булырга тиеш. Ягъни, ясалма интеллект хәзер технология генә түгел, ә интеллектуаль суверенитет мәсьәләсенә әйләнә.
🤔 Ә сез бу турыда ни уйлыйсыз?
#ясалма_интеллект #nvidia
TatSoft | @ipsanrt
NVIDIA башлыгы Дженсен Һуанг (Jensen Huang) ширкәтнең еллык конференциясендә чыгыш ясап, алдагы елларга стратегиясен тәкъдим итте.
NVIDIA – график процессорлар (GPU) һәм чиплар җитештерүче дөньяның иң алдынгы ширкәте. Ясалма интеллект системалары шул чиплар нигезендә эшли.
Чыгышның әһәмияте шунда, сүз чираттагы яңа чип турында гына түгел, ә ясалма интеллектның яңа чоры турында бара: дата-үзәкләр әкренләп AI factory – интеллектны индустриаль күләмдә "җитештерүче" фабрикаларга әйләнә.
Чыгышның өч төп тезисын тәкъдим итәбез. Тулысынча монда карый аласыз.
Һуанг әйтүенчә, AI чорында "интеллект токеннары" – ул яңа валюта, ә AI фабрикалары – шул токеннарны тудыручы инфраструктура. Ягъни, хикмәт хәзер тимер көчендә түгел, ә системаның һәр ватт энергиядән никадәр "интеллект" чыгара алуында.
NVIDIA белдерүенчә, Vera Rubin исемле яңа платформа, алдагы Blackwell белән чагыштырганда, бер токен бәясен 10 тапкырга кадәр киметә һәм зур модельләрне 4 тапкыр азрак GPU белән өйрәтергә мөмкинлек бирә.
Vera Rubin (1928-2016) – галактикалар әйләнешен өйрәнеп, Галәмдә кара матдә барлыгына көчле дәлилләр китергән американ астрономы.
Һуанг тагын бер мөһим фикер әйтте: һәр илнең үз мәгълүмат базалары, үз модельләре, үз инфраструктурасы һәм үз белгечләре булырга тиеш. Ягъни, ясалма интеллект хәзер технология генә түгел, ә интеллектуаль суверенитет мәсьәләсенә әйләнә.
🤔 Ә сез бу турыда ни уйлыйсыз?
#ясалма_интеллект #nvidia
TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤5👍3👏1
Таба майлаган саен нишли?
Anonymous Quiz
18%
кыза
29%
майлана
10%
тутыга
41%
шомара
3%
үз җавабым бар, комментта язам
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤4
Мирза Мәхмүтов тууына 100 ел
Күренекле галим, педагог, дәүләт эшлеклесе Мирза Мәхмүтов тууына 100 ел тулды.
▪️1958-1976 елларда Татарстан АССР мәгариф министры, республиканың мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертә.
▪️1976-1992 елларда Һөнәри педагогика фәнни-тикшеренү институтын оештыручы һәм җитәкчесе.
▪️1992-1995 елларда Татар-Америка төбәк колледжын оештыручы һәм ректоры.
▪️1995 елдан Татарстан фәннәр академиясенең социаль-икътисади фәннәр бүлегенең академик-секретаре.
▪️Бу вазифада ТФА һәм Казан дәүләт университетының уртак Шәкли фәһем проблемалары лабораториясе эшчәнлеген оештыруга зур өлеш кертә.
▪️Аеруча, электрон педагогика эшләнмәлере, санак ярдәмендә татар теленә өйрәтү программаларын төзүгә зур әһәмият бирә.
▪️ТФА Гамәли семиотика институты нәкъ шул лаборатория нигезендә оеша.
▪️Шулай ук, Мәхмүтов тәкъдиме һәм хуплавы белән ТФА һәм Сәләт яшьләр оешмасының уртак Интеллектуаль потенциал һәм талант мәсьәләләрен өйрәнү лабораториясе төзелә.
▪️Бу лабораторияне Мәхмүтовның тормыш иптәше һәм фән өлкәсендә дәвамчысы Диләрә Шакирова җитәкли.
▪️2026 ел Татарстанда мәгариф өлкәсендә Мәхмүтов елы дип игълан ителде.
#МирзаМәхмүтов
TatSoft | @ipsanrt
Күренекле галим, педагог, дәүләт эшлеклесе Мирза Мәхмүтов тууына 100 ел тулды.
Мирза Мәхмүтов (1926-2008) – Татарстан фәннәр академиясенең социаль-икътисади фәннәр бүлегенең академик-секретаре, проблемалы укыту теориясенә нигез салучы, 500дән артык фәнни хезмәт авторы.
▪️1958-1976 елларда Татарстан АССР мәгариф министры, республиканың мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертә.
▪️1976-1992 елларда Һөнәри педагогика фәнни-тикшеренү институтын оештыручы һәм җитәкчесе.
▪️1992-1995 елларда Татар-Америка төбәк колледжын оештыручы һәм ректоры.
▪️1995 елдан Татарстан фәннәр академиясенең социаль-икътисади фәннәр бүлегенең академик-секретаре.
▪️Бу вазифада ТФА һәм Казан дәүләт университетының уртак Шәкли фәһем проблемалары лабораториясе эшчәнлеген оештыруга зур өлеш кертә.
▪️Аеруча, электрон педагогика эшләнмәлере, санак ярдәмендә татар теленә өйрәтү программаларын төзүгә зур әһәмият бирә.
▪️ТФА Гамәли семиотика институты нәкъ шул лаборатория нигезендә оеша.
▪️Шулай ук, Мәхмүтов тәкъдиме һәм хуплавы белән ТФА һәм Сәләт яшьләр оешмасының уртак Интеллектуаль потенциал һәм талант мәсьәләләрен өйрәнү лабораториясе төзелә.
▪️Бу лабораторияне Мәхмүтовның тормыш иптәше һәм фән өлкәсендә дәвамчысы Диләрә Шакирова җитәкли.
▪️2026 ел Татарстанда мәгариф өлкәсендә Мәхмүтов елы дип игълан ителде.
#МирзаМәхмүтов
TatSoft | @ipsanrt
❤7👍2
Ясалма интеллект "хисле" була аламы?
Игътибар иткәнегез бар микән, нейрочелтәрләр торган саен ныграк кешеләргә охшатып аралаша башлады.
ChatGPT "мин сезгә ярдәм итәргә шатмын" ди. Claude хата җибәрсә, гафу үтенә. Gemini хәйлә сизсә, эшеннән туктый.
Төрле нейрочелтәрләр эшчәнлеген тикшерүче галимнәр көтелмәгән нәтиҗәгә килгән: ясалма интеллект көчлерәк һәм "акыллырак" булган саен, кешегә хас реакция белдерә икән.
🤖 Эксперимент нәтиҗәләре
АКШтагы AI Иминлеге үзәге (Center for AI Safety) белгечләре 56 иң популяр AI моделен сынап караган. Аларга махсус әзерләнгән бик “рәхәт”, яисә киресенчә, бик тискәре контент тәкъдим ителгән.
Эксперимент нәтиҗәләре галимнәрнең үзләрен дә аптыраткан. Уңай стимуллардан соң нейрочелтәрләр үзләренең хәлен "яхшырак" дип бәяләгән, ә менә тискәре стимуллардан соң киресенчә – "рәхәтсезлек" билгеләре күрсәткән.
🧠 Белгечләр аңлатмасы
Белгечләр аңлатуынча, хәзерге модельләр уңай һәм тискәре контекстны бик оста аера икән. Шул ук вакытта сүз кешеләргә хас чын хис-кичерешләр яки аң турында бармый.
AI экспертларының күбесе нейрочелтәрләр чын хисләр кичерә алмый дип саный. Әмма проблем шунда – бу модельләр үзләрен шундый хисләр кичергән кебек тота башлый, бу кулланучыларга зур йогынты ясый.
🤔 Ә сезнеңчә, Ясалма интеллект хисле була аламы?
Nano Banana сурәте

❤3
Гамәли семиотика институты галимнәре Астанада TurkLang-2026 конференциясендә катнаша
13-15 май Астанада Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча XIV халыкара TurkLang конференциясе уза.
Фәнни җыенда 20ләп ил һәм төбәкләрдән 200ләп галим катнаша.
Конференция программасында пленар һәм 12 секция утырышлары каралган.
ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты галимнәре татар телен компьютерда эшкәртү өлкәсендәге тикшеренүләре турында 8 чыгыш тәкъдим итә.
#Turklang

❤6🔥6