Институт прикладной семиотики АН РТ
2.77K subscribers
302 photos
29 videos
3 files
182 links
Сайт: http://www.antat.ru/ru/ips/
Контакт: ipsanrt@gmail.com
Download Telegram
NASA Айның арткы ягыннан төшерелгән фотолар күрсәтте

🌖 Бу гаҗәеп фотолар Artemis II миссиясе вакытында төшерелгән. Айның арткы ягыннан Җир күренешләре.

🌕 Астронавтлар тарихта беренче тапкыр Җирдән читтә кояш тотылуын да төшерә алган (икенче фото).

🛰 Orion галәм корабы Айны әйләнеп чыкты. Астронавтлар Җирдән 406 800 чакрымга ерагайды. Кешенең Җирдән алай ерак киткәне юк иде әле.

🌍 Хәзер экипаж Җиргә кайту юлында. 10 көнлек сәфәр шимбәгә каршы төндә тәмамланыр дип көтелә.

NASA фотолары

#фән_яңалыклары #айга_очу

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
18
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤‍🔥4👍1🔥1
Айның күренми торган ягы

12 апрель – Космонавтика көне. 65 ел элек бу көнне кеше беренче тапкыр Галәмгә аяк баскан. Ул совет космонавты Юрий Гагарин булган.

Бу атнада NASAның Artemis II миссиясе Җиргә кайтты. 10 көнлек сәфәр барышында астронавтлар Айны әйләнеп чыгып, моңарчы күренмәгән ягын дөньяга күрсәтте.

Айның күренми торган ягы. Бу төшенчә семиотика фәне күзлегеннән дә бик кызыклы. Фәндә, тормышта, әдәбиятта, төрле телләрдә төрле атамалар очрый. Мисал өчен:

🌕 Айның ерак ягы
инглизчә: far side of the moon. Фән телендә иң төгәл атама санала.

🌕 Айның арткы ягы
алманча: die Rückseite des Mondes, төрекчә: Ay’ın arka yüzü. Татар теле өчен дә кулай, укучыларыбызның күбесе шуны сайлады.

🌕 Айның кире ягы
русча: обратная сторона луны. Парсыз атама, фәнни яктан уңышсыз санала.

🌕 Айның караңгы ягы
инглизчә: dark side of the moon. Фәнни яктан төгәл түгел, чөнки кояш нурлары Айның арткы ягына да төшә.

🌕 Айның яшерен ягы
французча: la face cachée de la lune. Яшерен/күренми торган – бу образ иҗатта да еш кулланыла:

Син эзләмә мине, нәрсә әйтим тагын? // Мин күктәге айның күренми торган ягы.

Бер үк төшенчә, төрле караш. Ә сезгә кайсысы күбрәк ошый? Фикерегезне комментта языгыз.

Фотода: Айның арткы ягы, NASA фотосы

#гаҗәеп_семиотика

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
5😇1
ГигаЧат татар телендә аралаша башлады

Татарстан Фәннәр академиясе Сбер белән берлектә милли телләр өчен ясалма интеллект технологияләрен үстерү юнәлешендә мөһим эш башкарды: ГигаЧат (GigaChat) нейрочелтәр моделе татар теленә өйрәтелде.

Бу эштә Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты да актив катнаша.

Проект кысаларында татар телендә зур күләмле һәм җентекләп тикшерелгән мәгълүмат корпусы төзелде. Аңа Гамәли семиотика институты әзерләгән татар теленең «Туган тел» милли корпусы ресурслары, әдәбият әсәрләре, матбугат басмалары, уку әсбаплары, шулай ук башка ачык чыганаклар керә.

Бу татар телендәге текстны аңлау һәм генерация сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирде.

ГигаЧатны беренче итеп татар теленә өйрәтү аеруча әһәмиятле. Татарстан өчен бу технологик казаныш кына түгел, ә глобаль цифрлаштыру шартларында татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерүдә мөһим адым булып тора.

Сүз технологик адаптация турында гына түгел, ә заманча цифрлы сервисларда һәм интеллектуаль системаларда татар телен тулы күләмдә куллану өчен шартлар тудыру турында бара.

Мәгариф, фән, медиа һәм көндәлек аралашуда яңа мөмкинлекләр ачыла: кулланучылар нейрочелтәргә татар телендә мөрәҗәгать итә алачак.

Киләчәктә бу тәҗрибә Россиядәге башка халыкларның телләренә дә таратылырга мөмкин.

#ясалма_интеллект #гигачат

TatSoft | @ipsanrt
8👍7🔥4❤‍🔥1
Бу көннәрдә «Сәләт-Батыр» базасында II Бөтенроссия «Татар теле — халкым теле» иҗади конкурсы һәм семинары узды.

👩‍🏫👨‍🏫 Чарада Татарстан һәм Чуашстан районнарыннан татар телендә төрле фәннәрне укытучы мөгаллимнәр катнашты.

Катнашучыларның эшләре педагогика һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге белгечләр тарафыннан бәяләнде.

🎓 Эксперт буларак Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре дә чакырылды.

Семинар кысаларында методика һәм психология остаханәләре, түгәрәк өстәлләр һәм иҗади чаралар оештырылды.

📸 Бүген әлеге чарадан берничә мизгел тәкъдим итәбез.

#ТатарТеле #ХалкымТеле

TatSoft | @ipsanrt
5🔥1