Институт прикладной семиотики АН РТ
Дөньяда иң кыска IQ тест. Үзегезне сынап карагыз! 😊 🤔 Ясалма интеллект (AI) тормышыбызга ныграк кергән саен, тора-бара кеше үз интеллектыннан колак какмасмы дигән борчулар да арта. 😇 Бүген без Башваткычлар шәлкемен ачып җибәрәбез һәм сезгә үз интеллектыгызны…
Фредерик тесты. Җаваплар 😊
Шейн Фредерикның когнитив рефлексия тесты кешенең уйлау рәвешен сыный — тиз интуитив җавап бирәме, әллә уйлап карыймы. Күпләр беренче карашка өстә яткан, ләкин ялгыш җавапны сайлый.
Күпләр 10 цент дип уйлый. Әмма бу дөрес түгел. Дөрес чишелешне Syumbell һәм Бумин исемле укучыларыбыз җибәрде. Тәбрикләр!👏 👏
✅ Җавап: 5 цент
Чишелеш: Әгәр 5 машина 5 әйберне 5 минутта тексә, димәк һәр машина 5 минутта 1 әйбер тегә. Шулай булгач, 100 машина 5 минутта 100 әйбер тегә ала.
✅ Җавап: 5 минут
Чишелеш: Әгәр 48нче көнне күл тулысынча капланган булса, димәк бер көн алдан ул яртылаш капланган булган. Чөнки төнбоеклар саны бер көндә ике тапкырга арта.
✅ Җавап: 47 көн
Өч сорауга да дөрес җавапларны беренче булып Раушан исемле укучыбыз җибәрде. Ул Иң оста башваткыч чишүче дип табылды. Тәбрик итәбез!👏
Квизда катнашкан барлык укучыларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез!🙏
Башваткыч уены сезгә ошаса 👍 куегыз, ошамаса 👎 куегыз.
#IQ_тест #башваткыч
TatSoft | @ipsanrt
Шейн Фредерикның когнитив рефлексия тесты кешенең уйлау рәвешен сыный — тиз интуитив җавап бирәме, әллә уйлап карыймы. Күпләр беренче карашка өстә яткан, ләкин ялгыш җавапны сайлый.
1️⃣ 🎾 Теннис ракеткасы һәм теннис тубы икесе бергә 1 доллар 10 цент тора. Ракетка туптан 1 долларга кыйммәтрәк. Туп күпме тора?
Күпләр 10 цент дип уйлый. Әмма бу дөрес түгел. Дөрес чишелешне Syumbell һәм Бумин исемле укучыларыбыз җибәрде. Тәбрикләр!
✅ Җавап: 5 цент
2️⃣ 🏭 Тукыма фабрикасында 5 машинага 5 әйбер тегү өчен 5 минут кирәк. 100 машинага 100 әйберне тегү өчен ничә минут кирәк?
Чишелеш: Әгәр 5 машина 5 әйберне 5 минутта тексә, димәк һәр машина 5 минутта 1 әйбер тегә. Шулай булгач, 100 машина 5 минутта 100 әйбер тегә ала.
✅ Җавап: 5 минут
3️⃣ 🪷🪷🪷 Күлдә төнбоеклар үсә. Аларның саны көн саен ике тапкырга арта. Күлне тулысынча каплар өчен 48 көн кирәк булса, күлнең яртысын каплар өчен ничә көн кирәк?
Чишелеш: Әгәр 48нче көнне күл тулысынча капланган булса, димәк бер көн алдан ул яртылаш капланган булган. Чөнки төнбоеклар саны бер көндә ике тапкырга арта.
✅ Җавап: 47 көн
Өч сорауга да дөрес җавапларны беренче булып Раушан исемле укучыбыз җибәрде. Ул Иң оста башваткыч чишүче дип табылды. Тәбрик итәбез!
Квизда катнашкан барлык укучыларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез!
Башваткыч уены сезгә ошаса 👍 куегыз, ошамаса 👎 куегыз.
#IQ_тест #башваткыч
TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍15❤7❤🔥3
Ураза гаете мөбарәк булсын! 🌙✨
Рамазан ае безгә сабырлык, рәхмәтле булу, күңелне пакьләү турында искә төшерде. Ураза гаете — шул изге айның нурлы йомгагы, якыннарны барлау, хәерле сүз әйтү, күңел җылысын бүлешү көне.
Бу көнне аеруча гади, ләкин бик кадерле нәрсәләрнең кыйммәте ныграк сизелә: җылы сүз, ихлас дога, тату табын, игелекле гамәл.
Өйләрегездә бәрәкәт, күңелләрегездә тынычлык, гаиләләрегездә иминлек булсын. Йөзләрдән елмаю, йөрәкләрдән өмет китмәсен.
Ураза бәйрәме һәркайсыбызга шатлык, җан тынычлыгы һәм яңарыш хисе алып килсен.
Бәйрәмегез мөбарәк булсын! 🤲

❤30👍2🔥2
Гаҗәеп татар теле. Нигә атланабыз, ләкин сыерланмыйбыз? 😄
Юк, алай әйтмиләр. Нигә?
Шул ук формада ясалган башка сүзләрне алыйк:
— маймыллану
— әтәчләнү
— этләнү
Бу сүзләр нәрсә аңлата?
Хайван исеме + [-лану/-ләнү] формасы ни өчен төрле мәгънәләр тудыра?
Фикерегезне комментта языгыз 👇
#гаҗәеп_татар_теле #хикмәтле_сорау
TatSoft | @ipsanrt
Әгәр атлану — атка утыру булса,
сыерга утыру — сыерлану буламы?
Юк, алай әйтмиләр. Нигә?
Шул ук формада ясалган башка сүзләрне алыйк:
— маймыллану
— әтәчләнү
— этләнү
Бу сүзләр нәрсә аңлата?
Хайван исеме + [-лану/-ләнү] формасы ни өчен төрле мәгънәләр тудыра?
Фикерегезне комментта языгыз 👇
#гаҗәеп_татар_теле #хикмәтле_сорау
TatSoft | @ipsanrt
❤4
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍9😁4
Гаҗәеп татар теле. Сүз тәртибе
Татар теле — тәртипле тел. Җөмләдә сүз тәртибенең үз кануннары бар: гадәттә, башта ия, ахырда хәбәр килә.
Шулай да бу — ташка суккан кагыйдә түгел. Сүзләрнең урынын алыштырып, җөмләнең төрле өлешенә басым ясап, мәгънә төсмере биреп була.
Математик яктан 4 сүздән барлыгы 24 төрле җөмлә төзеп була. Ләкин сөйләмдә аларның барысы да бер үк дәрәҗәдә табигый яңгырамаска мөмкин.
Алдагы сораштыруда☝️укучыларыбыз 12 җөмләнең барысын да мөмкин дип тапкан. Иң нык мөмкине 82% җыйса, азрак мөмкине 11% җыйган.
Менә тагын өч мисал:
Мин иртәгә Казанга китәм.
Иртәгә Казанга мин китәм.
Казанга мин иртәгә китәм.
Сүзләр бер үк, әмма мәгънә төсмере – төрле!
Сезнеңчә, аерма нәрсәдә? Фикерегезне комментта языгыз.
#гаҗәеп_татар_теле #сүз_тәртибе

❤11👍4
Artemis II миссиясе Айга юнәлде
Узган ел ахырында без 2026 елның иң көтелгән фәнни вакыйгалары арасында Artemis II проектын атаган идек.
Фараз тормышка ашты: бу атнада NASA Айга пилотлы миссия җибәрде.
🌖 Соңгы ярты гасырдан артык вакыт эчендә бу — кешеләрнең Айга таба беренче сәфәре.
🚀 Orion корабында дүрт астронавт: америкалы Грегори Уайсмен, Виктор Гловер, Кристина Кук һәм канадалы Джереми Хансен.
🧑🚀 Кук — Җир тирәли орбитадан читкә чыккан беренче хатын-кыз булачак.
🛰 10 көнлек очыш вакытында экипаж Айга төшми, аны әйләнеп чыгып, кире Җиргә кайтачак.
Ай өстенә кешеләрне төшерү исә 2028 елга билгеләнгән.
Очыш барышын монда күзәтеп барырга була.
Ә сез бу сәфәрне күзәтәсезме? Хәбәр кызыклы булса 👍 куегыз, югыйсә 👎.
#фән_яңалыклары #айга_очу

👍13❤6
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
🛰 Бүген Artemis II миссиясенең 6нчы көне. Orion галәм корабы Айны әйләнеп чыгачак.
🕗 Трансляция Казан вакыты белән кичке сигездә башлана.
🌖 Айның арткы ягына чыккач, экипаж белән элемтә 40 минутка өзелеп торачак.
NASA видеосы
#фән_яңалыклары #айга_очу
TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤9❤🔥2
NASA Айның арткы ягыннан төшерелгән фотолар күрсәтте
🌖 Бу гаҗәеп фотолар Artemis II миссиясе вакытында төшерелгән. Айның арткы ягыннан Җир күренешләре.
🌕 Астронавтлар тарихта беренче тапкыр Җирдән читтә кояш тотылуын да төшерә алган (икенче фото).
🛰 Orion галәм корабы Айны әйләнеп чыкты. Астронавтлар Җирдән 406 800 чакрымга ерагайды. Кешенең Җирдән алай ерак киткәне юк иде әле.
🌍 Хәзер экипаж Җиргә кайту юлында. 10 көнлек сәфәр шимбәгә каршы төндә тәмамланыр дип көтелә.
NASA фотолары
#фән_яңалыклары #айга_очу
TatSoft | @ipsanrt
🌖 Бу гаҗәеп фотолар Artemis II миссиясе вакытында төшерелгән. Айның арткы ягыннан Җир күренешләре.
🛰 Orion галәм корабы Айны әйләнеп чыкты. Астронавтлар Җирдән 406 800 чакрымга ерагайды. Кешенең Җирдән алай ерак киткәне юк иде әле.
🌍 Хәзер экипаж Җиргә кайту юлында. 10 көнлек сәфәр шимбәгә каршы төндә тәмамланыр дип көтелә.
NASA фотолары
#фән_яңалыклары #айга_очу
TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤18
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤🔥4👍1🔥1
Айның күренми торган ягы
12 апрель – Космонавтика көне. 65 ел элек бу көнне кеше беренче тапкыр Галәмгә аяк баскан. Ул совет космонавты Юрий Гагарин булган.
Бу атнада NASAның Artemis II миссиясе Җиргә кайтты. 10 көнлек сәфәр барышында астронавтлар Айны әйләнеп чыгып, моңарчы күренмәгән ягын дөньяга күрсәтте.
Айның күренми торган ягы. Бу төшенчә семиотика фәне күзлегеннән дә бик кызыклы. Фәндә, тормышта, әдәбиятта, төрле телләрдә төрле атамалар очрый. Мисал өчен:
🌕 Айның ерак ягы
инглизчә: far side of the moon. Фән телендә иң төгәл атама санала.
🌕 Айның арткы ягы
алманча: die Rückseite des Mondes, төрекчә: Ay’ın arka yüzü. Татар теле өчен дә кулай, укучыларыбызның күбесе шуны сайлады.
🌕 Айның кире ягы
русча: обратная сторона луны. Парсыз атама, фәнни яктан уңышсыз санала.
🌕 Айның караңгы ягы
инглизчә: dark side of the moon. Фәнни яктан төгәл түгел, чөнки кояш нурлары Айның арткы ягына да төшә.
🌕 Айның яшерен ягы
французча: la face cachée de la lune. Яшерен/күренми торган – бу образ иҗатта да еш кулланыла:
Син эзләмә мине, нәрсә әйтим тагын? // Мин күктәге айның күренми торган ягы.
Бер үк төшенчә, төрле караш. Ә сезгә кайсысы күбрәк ошый? Фикерегезне комментта языгыз.
Фотода: Айның арткы ягы, NASA фотосы
#гаҗәеп_семиотика

❤5😇1
ГигаЧат татар телендә аралаша башлады
Татарстан Фәннәр академиясе Сбер белән берлектә милли телләр өчен ясалма интеллект технологияләрен үстерү юнәлешендә мөһим эш башкарды: ГигаЧат (GigaChat) нейрочелтәр моделе татар теленә өйрәтелде.
Бу эштә Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты да актив катнаша.
Проект кысаларында татар телендә зур күләмле һәм җентекләп тикшерелгән мәгълүмат корпусы төзелде. Аңа Гамәли семиотика институты әзерләгән татар теленең «Туган тел» милли корпусы ресурслары, әдәбият әсәрләре, матбугат басмалары, уку әсбаплары, шулай ук башка ачык чыганаклар керә.
Бу татар телендәге текстны аңлау һәм генерация сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирде.
ГигаЧатны беренче итеп татар теленә өйрәтү аеруча әһәмиятле. Татарстан өчен бу технологик казаныш кына түгел, ә глобаль цифрлаштыру шартларында татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерүдә мөһим адым булып тора.
Сүз технологик адаптация турында гына түгел, ә заманча цифрлы сервисларда һәм интеллектуаль системаларда татар телен тулы күләмдә куллану өчен шартлар тудыру турында бара.
Мәгариф, фән, медиа һәм көндәлек аралашуда яңа мөмкинлекләр ачыла: кулланучылар нейрочелтәргә татар телендә мөрәҗәгать итә алачак.
Киләчәктә бу тәҗрибә Россиядәге башка халыкларның телләренә дә таратылырга мөмкин.
#ясалма_интеллект #гигачат

❤8👍7🔥4❤🔥1