Институт прикладной семиотики АН РТ
2.94K subscribers
242 photos
27 videos
3 files
148 links
Сайт: http://www.antat.ru/ru/ips/
Контакт: ipsanrt@gmail.com
Download Telegram
6 февраль — Телефон кулланмау көне

Халыкара мобиль телефонны кулланмау көне ел саен 6 февраль билгеләнә. 2001 елда француз язучысы һәм журналисты Фил Марсо (Phil Marso) тәкъдим иткән. Гадәттә 6 февральдән 8 февральгә кадәр дәвам итә.


Бу көн "номофобия"не киметү (nomophobia — no-mobile-phone phobia — мобиль телефонсыз калудан курку) һәм технологияләргә карата сәламәт мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән диелә.

📵 Смартфоннарны артык күп куллану, аларга бәйлелекне, стрессны киметү, психик сәламәтлекне кайгырту максатыннан бу көнне телефонны сүндереп торырга тәкъдим ителә.

🏕🚶‍♂️Альтернатива буларак, технологияләр куллануны таләп итмәгән эшләр белән шөгыльләнергә, мәсәлән, китап укырга, җәяү йөрергә, хуҗалык эшләрен эшләргә, өстәл уеннары уйнарга, вакытны дуслар, якыннар белән үткәрергә киңәш ителә.

📱 Сүз дә юк, бүген тормышны смартфонсыз күз алдына китереп булмый. Ул тормышыбызны җайлырак, иминрәк итә. Шул ук вакытта, аны даими куллану социаль изоляция, игътибар кимүгә китерә ди белгечләр. Вакыт-вакыт телефоннан арынып тору психик иминлек өчен бик файдалы ди алар.

👨‍⚕️ Ә сез килешәсезме? Кызык өчен, телефоныгызга кереп карагыз әле, тәүлегенә ничә сәгать кулланасыз икән? Фикерегезне комментта языгыз.

#фәнни_календарь #телефонсыз_көн

TatSoft | @ipsanrt
3👍1
Җәүдәт Сөләйманов "Дуслык" ордены белән бүләкләнде

Мәгариф системасын үстерүдә мөһим казанышлары, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан Җәүдәт Сөләймановка Татарстан республикасының "Дуслык" ордены тапшырылды.

Белешмә. Җәүдәт Сөләйманов – ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының баш фәнни хезмәткәре, техник фәннәр докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, "Сәләт" проектлары җитәкчесе.

1955 елның 15 мартында Чуашстанның Батыр районы Кызыл Чишмә авылында туган. Казан дәүләт университетының механика-математика, татар филологиясе һәм тарихы факультетларын тәмамлаган.

Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади Атласи, Фәтхи Бурнаш исемендәге премияләр лауреаты, ТР Фәннәр академиясенең "Фәндәге казанышлары өчен" алтын медале иясе.


Остазыбызны котлыйбыз!

TatSoft | @ipsanrt
🔥20👏14👍4❤‍🔥21🙏1
8 февраль – Россия фәне көне

Тормышлары фән белән бәйле барлык кешеләрне тәбрик итәбез! Тәҗрибәле галимнәрдән алып яшь тикшеренүчеләргә кадәр – сезнең шикләнү, эзләнү һәм ачышлар тулы хезмәтегез дөньяны яхшыртуга ярдәм итә. Күзегездә ачыш дәрте сүнмәсен, алда бары тик кызыклы эшләр һәм бөек нәтиҗәләр көтсен.

11 февраль Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта Россия фәне көне уңаеннан кичә оештырыла. Анда Татарстанның фән өлкәсендә "Фәнни алгарыш " премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы да үтәчәк.

#фәнни_календарь #фән_көне

TatSoft | @ipsanrt
👍62
Татсофт хезмәтләрен кулланучылар игътибарына

🛠 Техник сәбәпләр аркасында иртәгә, 12 февраль көнне Татсофт хезмәтләре иртәнге 9:00дан башлап вакытлыча эшләмәячәк. Төзекләндерү эшләре бер тәүлек барыр дип көтелә. Эшләр тәмамлангач өстәмә хәбәр итәрбез.

Татсофт хезмәтләрен куллануыгыз өчен рәхмәт!

ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты

TatSoft | @ipsanrt
5
Гаҗәеп татар теле. Буран

Бигрәк тә буранлы кыш булды быел! Әйдәгез, “Гаҗәеп татар теле” шәлкемендә бүген БУРАН сүзен тикшерик.

Буран — татар теленең борынгы сүзләренең берсе; этимологик яктан гомумтөрки bor/bur тамырына барып тоташа һәм “көчле җил белән күтәрелгән кар өермәсе” мәгънәсен белдерә; тат. диал. бураган, ягъни "бурый-бурый ява торган кар" / Татар теленең этимологик сүзлеге


Бу сүз төрки телләрнең күбесендә сакланган: казакъча — býran, кыргызча — боорон, үзбәкчә — bo'ron.

Рус теленә дә ул төрки чыганактан кергән — буран.

Буран сүзе хәтта инглиз телендә дә кулланыла — buran.

🌪 Бураннар нинди була?

Татар телендә буран табигать күренешен генә түгел, ә аның көчен, юнәлешен, рәвешен тасвирлый торган атамалар системасына ия:

💨 Сырма буран — карны җирдән сырып, өермәләп алып баручы түбән буран.

💨 Җәяүле буран — кеше буйлы яки җиргә якын йөрүче, “аяк астында” котыручы буран.

💨 Сыерчык бураны — яз башындагы кыска вакытлы, кире кайткан салкын буран (сыерчыклар килү чоры белән бәйле).

💨 Акман-токман бураны — бик көчле, күз ачкысыз, дөньяны “ак томанга” күмүче буран.

💨 Сыргак буран — кар бөртекләре сызгырып, “сыргаклап” оча торган үткен җилле буран.

💨 Өермә буран — өермә ясап бөтерелүче буран.

💨 Карлы буран — тыгыз кар яву белән бергә баручы көчле җил.

💨 Себертмә буран — вак карны себереп йөртүче, көчле, ләкин явым-төшемсез буран.

💨 Сафура бураны — гаиләдә (яки башка бер коллективта) гадәттә хатын-кыз чыгара торган тавыш-гауга, ызгыш-җәнҗал турында әйтелә.

🌬 Ком бураны — җил белән күтәрелеп бөтерелгән тузан, ком өермәсе.

Кунмыйм дигәнне караңгы кундырыр, адашмыйм дигәнне буран адаштырыр / Татар халык мәкале


🌀 Ә сез тагын нинди бураннар беләсез? Буран турында нинди мәкальләр беләсез? Фикерегезне комментта языгыз.

#гаҗәеп_татар_теле #кызыклы_сүзләр

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
8🔥7👍5
Татсофт хезмәтләрен кулланучылар игътибарына

Төзекләндерү эшләре тәмам. Татсофт хезмәтләре янә эшли башлады!

Исегезгә төшерәбез, TatSoft bot:

татарча текстны русчага тәрҗемә итә
русча текстны татарчага тәрҗемә итә
татар сөйләмен текстка әйләндерә
татарча текстны сөйләмгә әйләндерә

Сез анда ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты ясаган башка ресурсларны да таба аласыз:

"Туган тел" корпусы
Морфология анализаторы
Датасетлар җыелмасы

Рәхим итеп кулланыгыз һәм дусларыгыз белән уртаклашыгыз!

#TatSoft

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
11👍3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Изге Рамазан ае мөбарәк булсын!

Поздравляю всех мусульман с наступлением Священного месяца Рамадан!


Подписывайтесь на мой канал в МАХ
12❤‍🔥6🎉5👍4
21 февраль — Халыкара туган тел көне

Халыкара туган тел көне — дөньяда телләр һәм мәдәниятләр төрлелеген саклау кирәклеген искәртү максатыннан 1999 елда ЮНЕСКО тарафыннан булдырылган.


🌎 Бүген дөньяда якынча 7000 тел бар дип санала. Белгечләр фикеренчә, аларның яртысына XXI гасыр ахырына кадәр юкка чыгу куркынычы яный.

Һәр берничә атна саен кешелек бер телне югалта. Тел белән бергә уникаль төшенчәләр системасы, терминология, фольклор, дөньяны тасвирлау ысуллары да югала.

📚 Татар теле — төрки телләр арасында иң зурларының берсе, аның бай язма традициясе бар, бу телдә миллионлаган кеше сөйләшә, гәрчә соңгы елларда бу сан кими бара.

Әмма, хәтта зур телләр дә үз функцияләрен югалтудан имин түгел: тел көндәлек аралашуда сакланырга мөмкин, ә менә фәндә, технологияләрдә, дигитал мохиттә кысрыклана ала.

Телнең киләчәге сөйләшүчеләр саны белән генә түгел, ә шул телдә яңа белем тудыру өлкәләре саны белән билгеләнә.

⚛️ Бүген төп сорау яңача куела: татар теле хәтер теле булып кына калырмы, яисә фән, модельләштерү һәм ясалма интеллект теле дә булырмы?

Туган тел көне — телнең символик статусы турында гына түгел, аның кулланылыш даирәсе турында да уйлану көне.

Cез бу хакта ни уйлыйсыз? Фикерегезне комментта языгыз.

#фәнни_календарь #туган_тел_көне

TatSoft | @ipsanrt
13🔥3👍2
Татар теленең лингвистик цифрлы ресурслары: ТР Фәннәр академиясенең яңа лекциясе

21 февраль Халыкара туган тел көне билгеләнә. Бу көн тел һәм мәдәни күптөрлелекне яклауның мөһимлеген искәртү ниятеннән булдырылган.

Республикада татар теле өчен булдырыла торган лингвистик цифрлы ресурслар да шушы максатларга хезмәт итә.

Тулырак итеп — ТР ФА Гамәли семиотика институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов лекциясендә.

Видео: https://vk.com/video-218835013_456239180
10
«Татар теле – халкым теле» конкурсына гаризалар кабул итү башланды

Иҗади конкурсның темасы: “Төрле фәннәрне татар телендә укытуда заманча технологияләр куллану”. Ярышта үз фәннәрен татар телендә укытучылар катнаша ала.

📅 Гаризалар 16 мартка кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә танышырга мөмкин

Конкурс турында сезне аеруча кызыксындырган сорауларга җавапларны бер урында тупладык 🙌

Әлеге проект Татарстан рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Сәләт оешмасы ярдәме белән башкарыла.


#татар_теле_халкым_теле

TatSoft | @ipsanrt
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
7