ИДЕЛ – яшьләр журналы
3.66K subscribers
5.59K photos
1.35K videos
3 files
3.33K links
Download Telegram
Син әле һаман да бу чаралар турында белмисеңмени?😲⚡️
Укы тизрәк!
👇

10 апрель:
Татар китабы йортында Роберт Әхмәтҗановның микро һәм макро дөньялары турында лекция.
11 апрель: Чаллы театры Казанда Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган спектакль куя.
11 апрель: Тарихчы Айрат Фәйзрахманов «Ханнар Казаны эзләреннән» махсус җәяүле экскурсиягә чакыра.
12 апрель: Шәрык клубында «Курчак туе» спектакленең видеоязмасы күрсәтелә.
13 апрель: «Смена»да Зөлфия Илькаеваның «Камазонки» күргәзмәсенең соңгы көне.
14 апрель: «Тирмә»дә башкорт музыканты Айдар Исхаковның акустик концерты.
15 апрель: Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» уены.
20 апрель: Раил Арсланов (Хижина Музыканта) концерты.

ИДЕЛ х уйлагач, язам✍️
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤‍🔥27👏104😍4
Ювелирлар «Чәк-чәк» дип исемләнгән муенса эшләгәннәр

Беренче карашка чәк-чәккә түгел, арахиска охшаган кебек🤔
Ничек уйлыйсың?
31😁12👏4
Песихология😼

Иллюстрацияләр авторы: БӘБ
21🤣15🔥7😍1
Психология белән кызыксынасыңмы?
Anonymous Poll
58%
Әйе
36%
Юк
6%
Мин үзем психолог🤓
21
Психологта булганың бармы?
Anonymous Poll
33%
Әйе!
52%
Юююк
15%
Барасы килә, мөмкинлек юк
24
ИДЕЛ журналының апрель санын «СМЕНА» китап кибетендә эзлә

🎗️Борһан Шаһиди ур., 7
🎗️Пушкин ур., 86
🔥3210
Быел Шигрърият бәйрәме башка урында узачак?🙀

Ел саен 26 апрель көнне шигырь бәйрәме Г.Тукай һәйкәле каршында уза иде. Быел бәйрәм яңа урында узачак — Камал театрының яңа бинасының Кабан күле буендагы мәйданында.

26 апрель шул урында тагын нинди чаралар булачагын монда укы: ⚡️«idel.top»
🔥31👏9🎉4🤔3😢2💔1
Forwarded from TATFORUM
Бездә яңалык! 🤩

"Мин татарча сөйләшәм!" өчен махсус телеграм эмодзилар ясадык! 🤩

Хәзер инде чатларда да татарча vibe тарата алабыз —
эмодзиларны йөклә, куллан, дусларыңны да кушылырга чакыр!

⭐️ Telegram Premium кулланучыларына — аерым миссия:
исемегез янына "Ә" хәрефен куегыз!
Кем татарча сөйләшә — күренеп торсын! 🤩

Эмодзилар монда: https://t.me/addemoji/MTS2025_by_TgEmodziBot
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
28🔥9😁3🎉2🕊1🏆1
Психология дигәннән..🤓

Безнең «БӘХӘС» видеопроектында бу хакта фикер алышу булган иде💡

Зөләйха Камалова белән Ләйсән Фәйзуллина психология турында сөйләшәләр: 🔗сылтама
31👏10❤‍🔥6😍1
Кем ул — диктор-тәрҗемәче?🧚🏻‍♀️

Бу һөнәрне спектакль һәм тамашачы арасында «күпер салучы» дип әйтеп була. Тинчурин театрында әлеге вазифаны Рәйхана Хәкимова белән Резеда Фазлыева башкара.

🎭Тинчурин театрындагы кайсы спектакленең импровизациягә бай икәнен беләсеңме?

Тәрҗемә иткәндә нинди кызыклы хәлләр килеп чыкканын кызлар безгә сөйләделәр: 🔗«idel.top»
❤‍🔥18👏7😍1
Forwarded from TATFORUM
«Мин татарча сөйләшәм!» дизайнерлар һәм рәссамнар өчен плакатлар лабораториясе оештыра! Лабораториядә студентлар һәм ирекле иҗатчылар катнаша ала, иң мөһиме: теләк һәм график редакторларда эшли белү.

Тема: «Татар теле – ассоциацияләр». Бу – татар теленә иҗади якын килеп, тел белән бәйле ассоциацияләрне һәм күзаллауларны плакат формасында чагылдыруны күздә тота.

19 һәм 22 апрель – лабораториягә килеп эшләү көннәре. Катнашу өчен, 15нче апрельгә кадәр түбәндәге гаризаны тутыру сорала: https://forms.yandex.ru/u/67f397845056902c5bf92e6f/

Нәтижәдә, әлеге эшләрдән аерым бер күргәзмә оештырылачак. Ә 26нчы апрель көнне тамашачылар күргәзмә белән таныша алачак.
🔥161
ИДЕЛнең апрель санында:

🍊Фәндәге яшь талантлар — аларның казанышлары, киләчәккә хыяллары турында сөйләшәбез.

🍊Каһвәханәләр концептологы Миша Хонг татарлыкны ничек аңлавы, киенү зәвыгы һәм мәтрүшкәле раф турында сөйли.

🍊Тинчурин театры билетерлары үзләренең һөнәрләре, аның үзенчәлекләрен ача.

🍊Камал театры оркестры дирижёры Данияр Соколов белән яшь композиторлар, партитураларны табу проблемасы һәм илһам турында әңгәмә кордык.

🍊Стилист Гөлчәчәк Гәрәй Париж мохите, мода атналыгы һәм җирле халыкның матур гадәтләре турында язма әзерләде.

🍊Әдәби уйланулар — Бөек Ватан сугышы язучыларын искә төшерәбез, Тукай премиясен анализлыйбыз һәм мавыктыргыч хикәяләр укыйбыз.

🍊Фән һәм табигать — язгы үсемлекләр дөньясының ничек уянуын өйрәнәбез.

🍊Сары төс фәлсәфәсен төрле халыкларның мәдәнияте һәм әдәбият аша ачабыз.
❤‍🔥1310🤔5
Татар телен белгән замандашлар — 😎

Дуслар, без ТАТФОРУМ белән сезне «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концертына чакырабыз!

Килми калма, 26 апрельдә көн дәвамында шәп программа булачак🔥

ИДЕЛ х ТАТФОРУМ х Мин татарча сөйләшәм
29🔥15🎉7