✨ Рузанна Хәбибуллина: «Минем ачык һәм чын буласым килә»
Кариев театры актрисасы белән гаилә, иҗат һәм блогерлыкка мәхәббәт турында сөйләштек.
Мәхәббәт һәм сәхнә тормышы турында — әңгәмәдә 💛
Идел МАХ’та
Кариев театры актрисасы белән гаилә, иҗат һәм блогерлыкка мәхәббәт турында сөйләштек.
«Сүгенмә, син бит иҗат кешесе», – диләр. Күпләр өчен иҗат кешесе тыйнак, матур киенеп, бизәнеп йөрүче алиһәгә тиң ул. Минем андый буласым килми.
Мәхәббәт һәм сәхнә тормышы турында — әңгәмәдә 💛
Идел МАХ’та
🔥2❤1❤🔥1
📝 Күп шагыйрьләр бер-берсен дәвам итеп язган экспериментны тәкъдим итәбез!
«Чирек гасыр бәете» — күңелләрдән сыкрап чыккан сораулар, сандык төпләрендәге аваз, психикабызның ыңгырашуы.
⏳ Бәетне укырга
Идел МАХ’та
«Чирек гасыр бәете» — күңелләрдән сыкрап чыккан сораулар, сандык төпләрендәге аваз, психикабызның ыңгырашуы.
⏳ Бәетне укырга
Идел МАХ’та
❤🔥5🔥2
📚 «Карале»: Мәгърифәтче хатын-кызлар
Кыю һәм белемгә омтылучан бер хатын-кыз җәмгыятьтә никадәр әйберне үзгәртергә сәләтле?
🤓 Укырга
👀 Карарга
Идел МАХ’та
Кыю һәм белемгә омтылучан бер хатын-кыз җәмгыятьтә никадәр әйберне үзгәртергә сәләтле?
Сара Шакулова, Ләбибә Хөсәения һәм Фатиха Аитованы чын мәгънәсендә беренче татар мәгърифәтче хатын-кызлары дип атарга була. «Карале»нең чираттагы чыгарылышы нәкъ менә шушы өч хатын-кызга багышланган. Аларның тарихы – безгә үрнәк, киләчәк буыннарга мисал.
🤓 Укырга
👀 Карарга
Идел МАХ’та
❤🔥3❤2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
ТР Милли музеенда 10 марттан 5 апрельгә кадәр татар милли костюмына һәм аны бүгенге көндә яңача интерпретацияләүгә багышланган «Җеп» экспозициясе эшләде 🖼️
Күз явын алырлык гүзәллекне без дә күреп кайттык
Күргәзмә турында язманы тулырак сайтта укы.
Күз явын алырлык гүзәллекне без дә күреп кайттык
Күргәзмә турында язманы тулырак сайтта укы.
🔥3❤🔥2
9 апрельдә «Нейротатар» фестивале узачак. Анда кемнәр катнаша? Программага ниләр кергән?
Әлеге мизгелдә бу хакта матбугат конференциясендә сөйлиләр⤵️
Әлеге мизгелдә бу хакта матбугат конференциясендә сөйлиләр⤵️
❤🔥2
«Нейротатар» фестивале — ясалма фәһем, татар теле һәм милли журналистика очрашкан урын.
🤖 «ТАТМЕДИА» һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты теләге булган һәркемне нейрочелтәрләр кулланырга өйрәнү буенча махсус чарага чакыра.
Программада:
Фестивальдән соң син алган белемеңне шунда ук практикада кулланып карый алачаксың.
Ясалма фәһемне кулланып, татар контентын яңа дәрәҗәгә күтәр!
Кил, өйрән, эшләп кара!
📍Урыны :Татарстан ур., 2.
🕑 Вакыты: 09.04/ 14:00
🔗 Керү ирекле, теркәлү таләп ителә.
Идел МАХ’та
🤖 «ТАТМЕДИА» һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты теләге булган һәркемне нейрочелтәрләр кулланырга өйрәнү буенча махсус чарага чакыра.
Программада:
— кыска форматлы интерактив лекцияләр,
— яшьләрнең реаль тәҗрибәсе,
— яңа инструментлар белән танышу.
Фестивальдән соң син алган белемеңне шунда ук практикада кулланып карый алачаксың.
Ясалма фәһемне кулланып, татар контентын яңа дәрәҗәгә күтәр!
Кил, өйрән, эшләп кара!
📍Урыны :Татарстан ур., 2.
🕑 Вакыты: 09.04/ 14:00
🔗 Керү ирекле, теркәлү таләп ителә.
Идел МАХ’та
❤🔥3🔥1🙏1
🌦 Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә
Көндез – яңгыр, төнлә – карлы-яңгыр булуы ихтимал🌧
🌡 Төнлә: 0…+5
🌡 Көндез: +9…+14, көнчыгыш районнарда урыны белән +18
Идел МАХ’та
Көндез – яңгыр, төнлә – карлы-яңгыр булуы ихтимал🌧
🌡 Төнлә: 0…+5
🌡 Көндез: +9…+14, көнчыгыш районнарда урыны белән +18
Идел МАХ’та
❤🔥3🔥1💔1
Коңгырт җылысы
Рәйсә Абдуллина шигыре ✍🏼
Идел МАХ’та
Синең коңгырт күзләреңнән
Ямьле җылы коела,
Каһвә ачысына нурлар
Кушкан сыман тоела.
Ялгыз яккан учагымны
Җил явыз өреп күмә.
Ерткыч телле чаткылары
Синең җылыңнан сүнә.
Минем шыксыз җиһанымны,
Рәхмәт бизәгәнеңә,
Җанда «нурлы каһвәнең»
Җитмәгәнен сизгәнгә.
Зәңгәр күзләр белән капшыйм,
Ялтыравык галәмне,
Бары синең карашыңнан,
Кулга алдым каләмне.
Рәйсә Абдуллина шигыре ✍🏼
Идел МАХ’та
❤🔥4🔥1
Тук-тук! Яхшы яңалык!
📅 Апрель ахырында кыска эш атнасы көтә!
27–30 апрельдә дүрт кенә эш көне булачак 🙌
Аннары безне 1 майдан 3 майга кадәр озын яллар көтә 😌
Кыскасы: түзәбез, май бәйрәмнәре ерак түгел. Ә аннары —шашлыыыыык… 💫
Идел МАХ’та
📅 Апрель ахырында кыска эш атнасы көтә!
27–30 апрельдә дүрт кенә эш көне булачак 🙌
Аннары безне 1 майдан 3 майга кадәр озын яллар көтә 😌
Кыскасы: түзәбез, май бәйрәмнәре ерак түгел. Ә аннары —
Идел МАХ’та
🔥2❤🔥1🙏1
«Нейротатар» фестиваленең программасы белән бүлешәбез!
🤖 Фестивальдән соң син алган белемеңне шунда ук практикада кулланып карый алачаксың.
Ясалма фәһемне кулланып, татар контентын яңа дәрәҗәгә күтәр!
Кил, өйрән, эшләп кара!
📍Урыны :Татарстан ур., 2.
🕑 Вакыты: 09.04/ 14:00
🔗 Керү ирекле, теркәлү таләп ителә.
Идел МАХ’та
🤖 Фестивальдән соң син алган белемеңне шунда ук практикада кулланып карый алачаксың.
Ясалма фәһемне кулланып, татар контентын яңа дәрәҗәгә күтәр!
Кил, өйрән, эшләп кара!
📍Урыны :Татарстан ур., 2.
🕑 Вакыты: 09.04/ 14:00
🔗 Керү ирекле, теркәлү таләп ителә.
Идел МАХ’та
❤3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
❤🔥3😁2❤1🔥1
Менә сиңа мә! 😱
Син бу яңалыкларны ишеттеңме әле? Без барысын да бер постка җыйдык, тизрәк ачып кара📬
🗞️ Казанда яңа аттракционнар паркы төзеләчәк
🗞️ Татарстанның кайсы районнарында су басулар теркәлгән?
🗞️ Балигъ яшьтәге студентлар кан бирү акциясенә кушыла ала
🗞️ Татарстанда ясалма утрау барлыкка киләчәк
🗞️Казанда яңа академия шәһәрчеге барлыкка килергә мөмкин
🗞️ Татарстанда меңләгән мәйданчыкта «Тоталь диктант» узачак
🗞️ Казанда кайсы һөнәр ияләренә күпме хезмәт хакы тәкъдим итүләрен тикшергәннәр
Идел МАХ’та
Син бу яңалыкларны ишеттеңме әле? Без барысын да бер постка җыйдык, тизрәк ачып кара📬
🗞
🗞
🗞
🗞️
🗞
🗞
Идел МАХ’та
❤2❤🔥1🔥1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
❤🔥3🔥2🎉1
— Булды бу 🤝
Көнне шәп хәбәрдән башлыйбыз: «Идел»нең апрель саны менә-менә әзер булачак!
Әйдә, бу постка күүүп реакция җыябыз?😍
Идел МАХ’та
Көнне шәп хәбәрдән башлыйбыз: «Идел»нең апрель саны менә-менә әзер булачак!
Идел МАХ’та
❤6⚡5🔥3❤🔥1🎉1
Син хәзер ала торган хезмәт хакыңнан канәгатьме?
Anonymous Poll
9%
Әйе!
58%
Юк, күбрәк аласым килә! 🤑
18%
Яшәргә җитә инде
15%
Күпме алсам да җитмәячәк 💔
🔥3❤🔥1🙏1
Ә иң беренче хезмәт хакыңны хәтерлисеңме? 🤑
Бумерлар чарасызлыктан яшүсмер вакытта ук эшләргә тиеш булган. Күпчелек зумерларда үзләрен әти-әниләреннән бәйсез хис итәргә теләгәнлектән акча эшләү уе туган.
Без яшьләр арасында сораштыру уздырдык. Язманы монда укы: «Бәләкәй чакта күрше малаена тере бака сатып, туңдырма алдым»

❤🔥2🔥1🍓1
«Яз гүзәле — 2026» исеме билгеле!
7 апрельдә К.Тинчурин театрында узган финалда «Яз гүзәле – 2026» титулын Байлар Сабасыннан Әдилә Галимҗанова яулады 👑
Быел бәйге XVII тапкыр уздырылды.
300 гариза арасыннан сайланган 30 кыз көч сынашты, ә җиңүче алтын калфак һәм хәситә белән бүләкләнде 🌿
Финалдан репортаж сайтта!

❤3❤🔥3🔥2
Хәзерге мизгелдә «Нейротатар» фестивале бара!
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында түбәндәге темаларга лекция һәм практикалар уза 👇
Кемнәр биредә?
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында түбәндәге темаларга лекция һәм практикалар уза 👇
🔹 Ясалма фәһем - татар журналистикасының киләчәге.
🔹 Социаль челтәрләрдә нейровизуал.
🔹 Яшүсмер аудиторияне ИИ-рәсемнәр белән ничек куркытмаска?
🔹 Нейронкада татарча җыр язабыз
🔹 Заманча татар журналистикасы: яңа форматлар.
🔹 Ясалма фәһем ярдәмендә татарча фильм эшләү.
Кемнәр биредә?
❤🔥3❤3