Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
«Хәрефләр илендә» мультсериалының икенче сериясен тәкъдим итәбез. Исеме — «Койрыклар».
Бу юлы А белән Ә детективка әйләнәләр (сораучы булмаса да). Алар Җ-гә югалган койрыгын табарга булыша. Кем урлаган соң койрыкны?..
Әлеге сериядә балалар койрыклы хәрефләр белән танышачак: Җ, Щ, Ц һәм Ң. Ә тагын... яхшы, спойлер булмасын, үзегез карагыз.
Аерым әйтеп узарга кирәк: без сериалны дәвам итү өчен спонсорлар эзлибез. «Койрыклар» сериясе "Мәрҗани" фонды президенты Рөстәм Сөләйманов ярдәме белән эшләнде. Аңа зур рәхмәт белдерәбез һәм алдагы серияләргә иганәчеләр эзлибез. Бу мәсьәлә буенча: mail@teorius.ru яки ildar@teorius.ru почтасына язарга мөмкин.
1) Карагыз: VK, YouTube
2) Дусларыгызга җибәрегез, язылыгыз, лайклар куегыз.
3) Каналларга язылыгыз:
https://t.me/herefler
https://chat.whatsapp.com/FDsRNUTOKCk65FYRdbjty7
https://vk.com/herefler

❤30🔥9👍7👏4😍1🤣1
Ютуб каналына да язылыгыз, дуслар! Анда барлык серияләр беренче чиратта чыга. ВКда да.
https://www.youtube.com/watch?v=nRZ8JznF2wc
https://vkvideo.ru/video-230844628_456239032

YouTube
«Койрыклар» — «Хәрефләр илендә» S01E02
Рәхим итегез «Хәрефләр иленә» — монда татар әлифбасындагы хәрефләр яши!
Бу юлы А белән Ә детективка әйләнәләр (сораучы булмаса да). Алар Җ-гә югалган койрыгын табарга булыша. Кем урлаган соң койрыкны?..
Әлеге сериядә балалар койрыклы хәрефләр белән танышачак:…

❤28🔥4🫡3
Forwarded from Фонд Марджани
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
«В стране букв» – это удивительный мир, где обитают татарские буквы. Каждая из них – живой герой. Они играют, спорят, путешествуют, встречают новых друзей и узнают что-то новое.
Проект создан с целью подарить детям современный и интересный мультфильм, воспитывающий любовь к татарскому языку.
В этой серии дети познакомятся с буквами с хвостиком:
Авторы проекта – дизайн-студия «Теория» и ее руководитель Аюпов Ильдар Халилевич.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤34👍6🔥6
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Сәлам, дуслар!
Китмәдегезме каналдан? Дөрес эшләгәнсез, чөнки без сериалыбызны дәвам итәбез. Киләсе атнада яңа серия чыга, ә бүген без аның геройларын тәкъдим итәбез. Сериянең исеме — «Ял көне». Бу юлы без Х һәм Һ хәрефләре белән танышабыз.
Әйдәгез, аларның характерлары нинди булачак икән, уйлап карагыз. Ә җавабын киләсе атнада белерсез.

🔥23❤12🎉12⚡4❤🔥2🍾1💘1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Яллар әле-әле тәмамланды, ә без сезне ял итү турында тагын бераз уйланырга чакырабыз 😊
«Хәрефләр илендә» сериалының яңа сериясе «Ял көне» дип атала.
Ютуб
VK-video
Бу сериядә сез йомшак һәм мөлаем «Һ» хәрефе һәм каты, спортчы «Х» хәрефе белән танышырсыз.
Тагын бер яңалык: без каналда комментарийларны ачтык!
Серияне карагач, һичшиксез, керегез һәм фикерләрегезне языгыз — безгә бик кызык!
📢 Яңа серияне таратыгыз, башка каналларда бүлешегез.
Бергәләп балаларыбызда татар теленә мәхәббәт үстерик!
#ХәрефләрИлендә

🔥16❤9👏4👍3😁2🎉2🤩2⚡1🤔1🍓1💋1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
«Ял көне» җырының тулы караоке версиясен дә тыңлап карагыз, балалар белән бергә җырлагыз, биегез.
🔥11❤6🤩3⚡1😁1💘1
26 нчы апрель Камалда татарча мультфильмнар күрсәтәләр. Шулар арасында Хәрефләр илендә дә булачак. Килегез!
👍8❤3
Forwarded from Клуб анимации KÜZ
Встреча-показ мультфильмов по мотивам татарских сказок (0+)👹
Приглашаем 26 апреля в 12:00 в театр Г.Камала на показ анимации по мотивам татарских сказок и сюжетов — от классики до современных авторских работ.
После просмотра останемся на обсуждение: будет несколько режиссеров, можно будет поговорить о том, как создаётся анимация, какими техниками пользуются авторы, и задать вопросы.
Также одним из гостей будет Диана Гизатуллина, автор диссертации по татарской волшебной сказки.⚜️
В программе:
- «Шурале» (Союзмультфильм), реж. Галина Баринова
- «Духи» (Alien), реж. Рустам Хайруллин
- «Кәҗә белән сарык» (Татармультфильм), реж. Сергей Киатров
- «Туган тел» (Татармультфильм), реж. Сергей Киатров
- «Сөткә төшкән тычкан» (Татармультфильм), реж. Сергей Киатров
- «Су анасы», реж. Сабина Фахрутдинова
- «Соңгы тавыш», реж. Ирина Макарова
- «Хәрефләр илендә» (Теория), реж. Ильдар Аюпов
🐉 26.04. 12:00, Камерный зал театра Г.Камала
Билет: 300 ₽
Ссылка: https://bileton.ru/events/tvorcheskaya-vstrecha-s-gulnaroy-nizamievoy-252451
📲 MAX | 📺 VK
Приглашаем 26 апреля в 12:00 в театр Г.Камала на показ анимации по мотивам татарских сказок и сюжетов — от классики до современных авторских работ.
После просмотра останемся на обсуждение: будет несколько режиссеров, можно будет поговорить о том, как создаётся анимация, какими техниками пользуются авторы, и задать вопросы.
Также одним из гостей будет Диана Гизатуллина, автор диссертации по татарской волшебной сказки.
В программе:
- «Шурале» (Союзмультфильм), реж. Галина Баринова
- «Духи» (Alien), реж. Рустам Хайруллин
- «Кәҗә белән сарык» (Татармультфильм), реж. Сергей Киатров
- «Туган тел» (Татармультфильм), реж. Сергей Киатров
- «Сөткә төшкән тычкан» (Татармультфильм), реж. Сергей Киатров
- «Су анасы», реж. Сабина Фахрутдинова
- «Соңгы тавыш», реж. Ирина Макарова
- «Хәрефләр илендә» (Теория), реж. Ильдар Аюпов
Билет: 300 ₽
Ссылка: https://bileton.ru/events/tvorcheskaya-vstrecha-s-gulnaroy-nizamievoy-252451
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤14🎉3👍2
Камал театрында пилот серияне күрсәттеләр. Рәхмәт җылы сүзләрегез өчен, бик куанып киттек.
❤21
Бәйрәм белән, дуслар!
Яңа серия менә-менә әзер булачак. Без аны Балаларны яклау көне — 1 июньдә чыгарырга булдык.
Серия «Кабат-кабат» дип атала. Ни өчен дисезме? Чөнки аның төп герое — К хәрефе. «К»ның бер кызык һәм бераз кызганыч үзенчәлеге бар. Ниндирәк? Үзегез ачыклап карагыз, ә җавабын дүшәмбе көнне белерсез!
Шулай ук, бу юлы без кызыклы бүләкләр уйнатырга булдык. Риза бит?
Күрешкәнче!

❤12👍7⚡4🔥4
🎉 ФУТБОЛКАЛАР УЙНАТАБЫЗ!
Дуслар, без 3 футболка уйнатырга булдык 😎
Ничек катнашырга?
1️⃣ Каналга язылган булырга
2️⃣ Дүшәмбе көнне чыгачак яңа серияне сторизка куярга яки бер төркемгә җибәрергә
📅 Нәтиҗәләр — киләсе пәнҗешәмбе!
Җиңүчеләр белән элемтәгә кереп, футболка үлчәмен аерым килешербез 👕
Яңа серияне таратыйк, татар телен бергәләп популярлаштырыйк 💛

❤14😍6⚡5
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
🎬 ЯҢА СЕРИЯ ЧЫКТЫ!
«Хәрефләр илендә» мультсериалының яңа сериясе — «Кабат-кабат» әзер!
YouTube: https://youtu.be/dU4TrC7gPQk
VK: https://vkvideo.ru/video-230844628_456239037
Бу юлы А белән Ә яңа дус — К хәрефе белән таныша. Ләкин Кның үзенчәлеге бар: ул кайчак сүзләрне кабатлап әйтә. Дуслары аңа ярдәм итә алырмы икән?
Серияне карагыз, балаларга күрсәтегез һәм фикерләрегезне комментарийларда языгыз!
🎁 Футболкалар уйнату турында онытмагыз!
Катнашу өчен:
✅ каналга язылган булырга
✅ яңа серияне сторизка яки бер төркемгә җибәрергә
✅ җибәргәннән соң скриншотны шушы пост астындагы комментарийларга куярга
Пәнҗешәмбе 3 җиңүчене сайлап алачакбыз һәм аларга «Хәрефләр илендә» футболкалары бүләк итәчәкбез 👕

❤15👍4🔥2
Карап булдымы, дуслар? Балаларыгызга иң ошаган өлеше кайсы? Үзегезгә иң ошаганы? Комментларга язып җибәрегез әле. Безгә бик кызык!
❤7🥰2