Хәрефләр илендә
460 subscribers
3 photos
11 videos
7 links
Мультсериал, татар телендә.

3-12 яшьләргә

Рәхим итегез «Хәрефләр иленә» — монда татар әлифбасындагы хәрефләр яши һәм төрле-төрле маҗараларга очрый.
Download Telegram
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Яңа эш атналары белән, дуслар!

Бездә ике яңалык. Беренчедән, без Хәрефләр илендә яңа рубрика ачабыз — Әлифба. Ул һәрбер хәрефкә караган берничә сүзне өйрәтә торган кыска гына серия. Беренче серия А хәрефе турында. Мондый рубрика иң кечкенә караучыларыбызга һәм мәктәп укытучыларына файдалы булыр дип ышанып калабыз.

Икенчедән, Хәрефләр иленең аерым Ютуб-каналы барлыкка килде. Аңа язылсагыз һәм кыңгырауга бассагыз, яңа серияләр чыкканда ук белә барырсыз. Искә төшерәм, «Хәрефләр илендә» VK-да да бар.

Эш атналарыгыз матур узсын! Ялда булсагыз, рәхәтләнеп ял итә күрегез! Яңа рубрика сериясен таратыгыз, күбрәк кеше белсен.
🔥2714🥰5😁2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бер укучыбыз безгә татар телендәге кызык үзенчәлекне күрсәтте. Хайванны атаганда «арыслан» булса, кеше исеме «ы»сыз, ягъни «Арслан» була икән. Хатабызны төзәтәбез, игътибарлы укучыбызга рәхмәтләр укыйбыз.

Сез, әлбәттә, белгән һәр Арысланга «әйдә паспортны алмаштыр» дип яза күрмәгез. Бу зур хата түгел, Арысланнар да җитәрлек — әйтик, ханнар исемнәре сүзлекләрдә шулай язылган. Исемнәрен ханга атап куйганнардыр 😁

Шулай итеп, видеоны яңарттык, ютуб һәм VKVideo'да яңа версияләрен куйдык, лайклар куеп чыгыгыз.
🥰27👍107🔥6
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Хәерле кич, дуслар!

Мультфильмның яңа сериясен эшләп бетердек диярлек. Премьерага кадәр нибары бер атна!

Димәк, яңа хәрефләр белән танышырга вакыт җитте. Таныш булыгыз — Ц. Тыштан кырыс кына күренгән, әмма чынлыкта бик игелекле апа хәреф. Үзе гел цыкылдый, ичмасам 😉

Искә төшерәбез, яңа серия «Койрыклар» дип атала, чөнки сүз койрыклы хәрефләр турында бара. Шуңа күрә киләсе көннәрдә кунакка тагын кайсы хәрефләр киләчәген чамалыйсыздыр инде.

Күрешкәнчегә!
👍2516🔥6💋5
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Ә бүген Щ белән танышабыз.

Щ — иң киң хәреф. Салмак кына йөри, озак итеп йоклый, ишекләргә дә көчкә-көчкә сыя. Ләкин Щ-дан куркасы түгел. Зур булса да, беркемгә дә зыян эшләгәне юк.

Әллә бармы?.. 👀
26👻5😁1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Һәм соңгы койрыклы герой — Ң.

Барлык хәрефләр дә аны ни өчендер бик ярата һәм ихтирам итә. Ң — тәртипле, акыллы һәм сабыр хәреф.

Ң яңа сериядә бик-бик мөһим роль уйнаячак. Шуңа күрә аны очратуга әзер булыгыз!

Премьера — иртәгә!
18👍6💯4🔥3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
«Хәрефләр илендә» мультсериалының икенче сериясен тәкъдим итәбез. Исеме — «Койрыклар».

Бу юлы А белән Ә детективка әйләнәләр (сораучы булмаса да). Алар Җ-гә югалган койрыгын табарга булыша. Кем урлаган соң койрыкны?..

Әлеге сериядә балалар койрыклы хәрефләр белән танышачак: Җ, Щ, Ц һәм Ң. Ә тагын... яхшы, спойлер булмасын, үзегез карагыз.

Аерым әйтеп узарга кирәк: без сериалны дәвам итү өчен спонсорлар эзлибез. «Койрыклар» сериясе "Мәрҗани" фонды президенты Рөстәм Сөләйманов ярдәме белән эшләнде. Аңа зур рәхмәт белдерәбез һәм алдагы серияләргә иганәчеләр эзлибез. Бу мәсьәлә буенча: mail@teorius.ru яки ildar@teorius.ru почтасына язарга мөмкин.

1) Карагыз: VK, YouTube

2) Дусларыгызга җибәрегез, язылыгыз, лайклар куегыз.

3) Каналларга язылыгыз:
https://t.me/herefler
https://chat.whatsapp.com/FDsRNUTOKCk65FYRdbjty7
https://vk.com/herefler
30🔥9👍7👏4😍1🤣1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
🏵 Хотим познакомить вас с мультсериалом на татарском языке «Хәрефләр илендә» («В стране букв»).

«В стране букв» – это удивительный мир, где обитают татарские буквы. Каждая из них – живой герой. Они играют, спорят, путешествуют, встречают новых друзей и узнают что-то новое.

Проект создан с целью подарить детям современный и интересный мультфильм, воспитывающий любовь к татарскому языку.

💫 Представляем вам 2-ю серию – «Койрыклар» («Хвосты»), которая была выпущена при поддержке Фонда Марджани.

В этой серии дети познакомятся с буквами с хвостиком: 🔤, 🔤, 🔤 и 🔤 и выяснят, кто же украл хвостик у 🔤 🌟

Авторы проекта – дизайн-студия «Теория» и ее руководитель Аюпов Ильдар Халилевич.

🌟Подобных мультфильмов нет и на других языках (по крайней мере, нам неизвестны аналоги). Возможно, опыт авторов будет востребован и в иных лингвопространствах. Предлагаем желающим присоединиться к каналу сериала и с интересом наблюдать будущие приключения букв!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
34👍6🔥6
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Сәлам, дуслар!

Китмәдегезме каналдан? Дөрес эшләгәнсез, чөнки без сериалыбызны дәвам итәбез. Киләсе атнада яңа серия чыга, ә бүген без аның геройларын тәкъдим итәбез. Сериянең исеме — «Ял көне». Бу юлы без Х һәм Һ хәрефләре белән танышабыз.

Әйдәгез, аларның характерлары нинди булачак икән, уйлап карагыз. Ә җавабын киләсе атнада белерсез.
🔥23🎉12114❤‍🔥2🍾1💘1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Яллар әле-әле тәмамланды, ә без сезне ял итү турында тагын бераз уйланырга чакырабыз 😊

«Хәрефләр илендә» сериалының яңа сериясе «Ял көне» дип атала.

Ютуб
VK-video

Бу сериядә сез йомшак һәм мөлаем «Һ» хәрефе һәм каты, спортчы «Х» хәрефе белән танышырсыз.

Тагын бер яңалык: без каналда комментарийларны ачтык!
Серияне карагач, һичшиксез, керегез һәм фикерләрегезне языгыз — безгә бик кызык!

📢 Яңа серияне таратыгыз, башка каналларда бүлешегез.
Бергәләп балаларыбызда татар теленә мәхәббәт үстерик!

#ХәрефләрИлендә
🔥149👏4👍3😁2🎉2🤩21🤔1🍓1💋1
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
«Ял көне» җырының тулы караоке версиясен дә тыңлап карагыз, балалар белән бергә җырлагыз, биегез.
🔥85🤩31😁1💘1