Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Дуслар, без башладык!
Бу — «Хәрефләр илендә» мультсериалының рәсми каналы. Безнең максат — татар балалары өчен заманча, кызыклы һәм туган телгә мәхәббәт тудыручы мультфильм чыгару.
Мультсериал нәрсә турында?
«Хәрефләр илендә» — ул татар хәрефләре яши торган тылсымлы дөнья.
Һәр хәреф — ул тере герой. Ул уйный, бәхәсләшә, маҗараларга очрый, дуслаша һәм яңа нәрсә өйрәнәләр.
Пилот сериядә сез 3 хәреф белән танышачаксыз:
🔵 А — тапкыр, бер урында тормый торган һәм башкаларны да маҗараларга этәреп торучы.
🟠 Ә — шаян, шат, бөтен тишеккә керә торган хәреф
🔴 Т — сабыр, акыллы, ләкин үзенең серләре дә бар
Бу проектның максаты нәрсәдә?
- Татар телен балачактан ук якын иттерү өчен
- Татарча сыйфатлы визуаль контент булдыру өчен
- Әдәби һәм мәдәни мирасыбызны заманча формада тәкъдим итү өчен
Без моны чын күңелдән, профессионаллар катнашында һәм зур максат белән эшлибез.
Ничек ярдәм итеп була?
1) Карагыз:
VK: https://vkvideo.ru/video-230844628_456239019
YouTube: https://youtu.be/oaVoKPFoC9E
2) Дусларыгызга җибәрегез
3) Каналларга язылыгыз
https://t.me/herefler
https://chat.whatsapp.com/FDsRNUTOKCk65FYRdbjty7
https://vk.com/herefler
4) Комментарий калдырыгыз — безнең өчен бу мөһим.
Хуш килдегез “Хәрефләр иленә”! ❤️

❤63🔥28👍16👏9💯7🏆4⚡3🤩3❤🔥2✍2🍓1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Дуслар, без көтмәгән кадәр җылы сүзләр ишеттек! Рәхмәт сезгә! Видеоны таратуыгыз безгә фундамент булып тора. Мульт популяр булса, без максатларыбызга ирешәбез, димәк.
Күп кешегә аеруча ахырдагы җыр ошаган икән, шуңа күрә аерым видео һәм аудио итеп чыгарабыз.
Киләчәктә һәр серия ахырында бер җыр була: төрле жанрда, төрле темага, оригиналь сүзләр һәм көе белән. Татарлар җырларга ярата, ә балалар өчен җырлар күп түгел. Шуңа күрә андый контент тудыру мөһим күренә.
Ә хәзергә, киттек, Акбайны җырлыйбыз!

❤47👍16🤩6😍5🥰1
Хәерле көн, дуслар!
Яңа эш атнасы белән бергә яңа серия эшенә дә керешәбез!
Монда, каналда, без сезгә яңа эпизодның туу процессын күрсәтеп барачакбыз. Көтәсезме? Бу юлы Хәрефләр иленең нинди серләре ачылыр икән?
Иң элек яңа персонажлар өстәләчәк! Сценарий инде языла, тиздән яңа геройлар һәм локацияләр туа башлаячак. Бу — иллюстраторларның иң кайнар чагы дигән сүз! 🎨
Әгәр дә сез безнең командага иллюстратор булып кушылырга телисез икән — портфолиогызны безгә җибәрегез!
Ә хәзер әйдәгез, беренче серия геройларын искә төшерик. Сезгә кайсы хәреф күңелегезгә хуш килде?
А — ❤️, Ә — 👍, Т— 🔥.

👍29🔥19❤14🤩2😍2👏1
Дуслар, икенче серия сценарие әзер. Исеме — «Койрыклар». Юк, А.Алиш әкияте белән бәйләнеше юк. Сүз «койрыклы» хәрефләр турында булачак. Бик кызык килеп чыкты, серияне тизрәк күрсәтәсе килә.
Ә беләсезме ни өчен сценарийлар шундый шрифт белән шундый форматта языла? Беренче сәбәбе — тарихи: элек сценарийларны печатный машинкаларда язгач, анда шул шрифт булган.
Икенче сәбәбе безгә мөһимрәк: мондый форматта сценарийның бер бите якынча фильмның бер минутына тәңгәл килә. Бик уңайлы, чөнки мульфильмнар озынлыгы төгәл булырга тиеш — монысы инде телевидение программ сеткасына бәйле.
Бездә 5-минутлык серияләр. Ә битләр саны күбрәк. Димәк бер битне кыскартасы була әле :( Эх, нишлисең...

🔥32❤10👍9🥰1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Яңа эш атналары белән, дуслар!
Бездә ике яңалык. Беренчедән, без Хәрефләр илендә яңа рубрика ачабыз — Әлифба. Ул һәрбер хәрефкә караган берничә сүзне өйрәтә торган кыска гына серия. Беренче серия А хәрефе турында. Мондый рубрика иң кечкенә караучыларыбызга һәм мәктәп укытучыларына файдалы булыр дип ышанып калабыз.
Икенчедән, Хәрефләр иленең аерым Ютуб-каналы барлыкка килде. Аңа язылсагыз һәм кыңгырауга бассагыз, яңа серияләр чыкканда ук белә барырсыз. Искә төшерәм, «Хәрефләр илендә» VK-да да бар.
Эш атналарыгыз матур узсын! Ялда булсагыз, рәхәтләнеп ял итә күрегез! Яңа рубрика сериясен таратыгыз, күбрәк кеше белсен.

🔥27❤14🥰5😁2