1887 елның 12 августында австрияле физик, квант механикасына нигез салучыларның берсе Эрвин Шрөдингер туган.
Шрөдингерның үзе турында Гыйлем.татарда укый аласыз: http://giylem.tatar/archives/771 Ә менә Шрөдингер мәчесе дип аталган фикер эксперименты хакында TED Ed видеосын карап була (татарча субтитрларын кушырга гына онытмагыз).
https://youtu.be/mI6nsjWWdB0

YouTube
Шрёдингер мәчесе. Квант механикасын нигезләгән фикри тәҗрибә.
Эрвин Шрёдингер бөтен дөньяга данлыклы. Аның мәчесе турында белмәгән кеше юктыр. Ә бит чынлыкта ул койрыклы җан иясе белән берни дә эшләмәгән. Квант механика...
Сайтта яңа мәкалә! Казан галиме, КФУ доценты Аркадий Курамшинның 2017 елда «АСТ» нәшриятында дөнья күргән «Кызыклы җисемнәрнең тормышы» исемле китабыннан «Циановодород» бүлеген тәрҗемә иттек. Аркадий әфәнденең быел чыккан «Кызыклы җайланмаларның тормышы» исемле яңа китабы исә «Просветитель» премиясенең озын исемлегенә кертелде. Кызык дип тапсагыз, ул китаптан да өзекләрне тәрҗемә итәргә телибез. Ә элегә циансутуар турында бүлекне рәхим итеп укыгыз!
Укырга: http://giylem.tatar/archives/2808
Сәрбиназ Шайхулова тәрҗемәсе

Безгә бүген 4 ел! Безне котлагыз һәм теләкләрегезне җиткерегез :)
Ә хәзер җитди яңалыклар. «Гыйлем» шушы 4 ел дәвамында фән сөюче һәм татар халкына хезмәт итәргә теләүче энтузиастларның проекты иде. Без, мәктәп укучылары һәм студентлар, ихласлык белән вакытыбызны һәм көчебезне яраткан шөгылебезгә багышладык. Горурланабыз һәм сөенәбез моңа, чөнки вакыт заяга узмады. Ләкин без үсәбез һәм энтузиазм белән генә эшләп булмаганын аңлыйбыз.
2019 елның августында «Гыйлем» проекты эшен туктатачак. Команданың нигез өлешен тәшкил иткән студентлар укуны тәмамлап, эш эзләргә һәм соры олылар тормышына кушылырга мәҗбүр булачак. Эшебез вакыт-вакыт VK паблигында кызыклы постлар чыгару белән генә чикләнәчәк, сайтлар яңартылмаячак, лекторий һәм башка чаралар үткәрелмәячәк.
Әлбәттә, «Гыйлем»не коткару чарасы табылырга мөмкин. Киләсе 365 көнне без илһамлы такымыбызны хезмәт хакы белән тәэмин итәр өчен финанслау ысулларын эзләячәкбез, иганәчеләр һәм химаячеләр белән эшләячәкбез.
Сез дә безгә ярдәм итә аласыз. Агымдагы чыгымнарны каплап бару өчен проект хисапларына акча җибәреп була: http://giylem.tatar/финанс-ярдәме
Бергә калыйк. Теләк-тәкъдимнәрегезне языгыз, татар телле фәнне бергә үстерик!

Баллы әйбер ашау да, алкоголь белән тәмәке дә дәртләндерү системасына бер төрле тәэсир итә! Ни өчен тәм-том белән сак булырга кирәк? Табигать ни өчен тәм-томны нәкъ менә «тәмле» итеп ясаган?
TED Ed дәресенең яңартылган видеосын карагыз!
https://youtu.be/XpS6fTOOXMU

TED ED ТАТАРЧА | ШИКӘР БАШ МИЕНӘ НИНДИ ЙОГЫНТЫ ЯСЫЙ | Giylem
Баллы әйбер ашау да, алкоголь белән тәмәке дә дәртләндерү системасына бер төрле тәэсир итә! Ни өчен тәм-том белән сак булырга кирәк? Табигать ни өчен тәм-томны нәкъ менә «тәмле» итеп ясаган?
Айдар Шәйхин тәрҗемәсе. Текстны Булат Шәймиев укыды, монтаж – Алинә…

Татарча Википедиядә соңгы атналарда язылган яңа мәкаләләрне карап чыктык та, сезгә кызыклы була алган 5 иң «тәмле»сен сайладык.
1. Планетаның каршыда торышы
🌞 – 🌍 – 🌚 (бу Марс булып торсын). Мәкалә шуның турында.
https://bit.ly/2PbGkrS
2. Уттара Куру
Әллә төньяк Һиндстанда, әллә Кыргызстан җирендә урнашкан борынгы (бик-бик борынгы) патшалык.
https://tt.wikipedia.org/wiki/Уттара_Куру
3. Локман Бадыйкшан
Татар язучысы Бөек Ватан сугышында катнашкан, ә аннары Колымага озатылган. Әмма аннан да исән чыккан, күргәннәрен хатирә итеп язып бастырган. 2015 елда 95 яшендә Казанда вафат булган.
https://tt.wikipedia.org/wiki/Локман_Бадыйкшан
4. Лагуна
Башта лагуна дип Италиядәге Венеция лагунасын гына атасалар, соңрак барлык диңгез култыкларын лагуна дип атау кабул ителгән.
https://tt.wikipedia.org/wiki/Лагуна
5. Нерон
Яшәгән-булган Нерон (алай гына түгел инде, Нерон Клавдий Цезарь Август Германик, ә чын исеме бөтенләй Луций Домиций Агенобарб), уйнаган ул театрда, катнашкан Олимпиадада, яраткан яндырырга шәһәрләрне…
https://tt.wikipedia.org/wiki/Нерон

Wikipedia
Планетаның каршыда торышы
Планетаның каршыда торышы (кара-каршы торышы, оппозициясе) – Кояш системасында күк җисеменең һәм Кояш эклиптик озынлыклары аермасы 180° тигез булган торышы, ягъни күк җисеме «Кояш-Җир» сызыгының дәвамында урнашкан һәм Җирдән Кояшка каршы юнәлештә күренә.
Танылган инглиз шагыйре Лорд Джордж Байронның кызы Ада Лавлейс – санак (компьютер) тарихы пионерларының берсе. Ул Чарльз Бэббиджнең «Аналитик машина» (Analytic machine) исемле гади санагы өчен бер алгоритм булдыра һәм шуның белән бергә математика һәм санак тарихына кереп кала.
Укырга: http://giylem.tatar/archives/2830

Русия тарихында иң атаклы дефолтка 20 ел.
«Дефолт» дигән сүзнең төгәл бер мәгънәсе генә бар. Дефолт – ул бурычлы кешенең бурыч мәҗбүриятләрен үтәүдән баш тартуы. Бу сүзнең бүтән мәгънәсе юк.
Күбрәк белергә: http://giylem.tatar/?p=942

Валирий, квенья, клингон һәм гептаподларның теле – бу телләр чын телләргә нәрсә белән охшаган? Пандора планетасындагы на’ви телендә саннарның үзенчәлекләре нәрсәдә? Клингон теленең фонетикасы нидән гыйбарәт? Дотракийларның телендә җанлылык категорияләре нинди? Тел белгече Александр Пиперски бу сорауларның барысына да җавап бирә ала, чөнки ясалма телләрне (алар арасында кино һәм әдәбият өчен уйлап табылганнары да бар) күптәннән өйрәнә.
Укырга: http://giylem.tatar/archives/2854

Безгә ярдәм итүнең яңа ысулы ачылды – хәзер Patreon системасында «Гыйлем»нең иганәчесе, ягъни патроны була аласыз. Patreon иганәчеләре өчен махсус мөмкинлекләр һәм бүләкләр каралган. Мәсәлән, $5 фида итүчеләргә «Каюм» мерчыннан түштамгалар бүләк ителә, ә $100 акча белән иганәче исемен алучылар тәрҗемә ителәсе мәкалә һәм видеоларны сайлый алалар.
Сылтама: https://www.patreon.com/giylem
Сылтама: https://www.patreon.com/giylem
Patreon
Giylem. Гыйлем is creating акыллы буын | Patreon
Become a patron of Giylem. Гыйлем today:
Read posts by Giylem. Гыйлем and get access to exclusive
content and experiences on the world’s largest membership
platform for artists and creators.

Татар тарихының Алтын Урда чоры – гаять каршылыклы һәм маҗаралы вакыт. Кешелек белгән иң зур дәүләтнең, ягъни Монгол империясенең, бер өлеше буларак барлыкка килгән Җучи Олысында бүгенге татар халкы формалаша башлаган, милләтнең үзаңында тирән эз калдырачак вакыйгалар булып алган.
Бу кыска гына сынау Алтын Урда тарихын белүегезне бәяләргә ярдәм итәр: http://giylem.tatar/archives/2868

Бу биттә сүзлек сериясенең башка чыгарылышлары да урнаштырылачак.
1996 нчы – 2001 нче елларда Казанның «Мәгариф» нәшриятында «Табигать әлифбасы» – «Азбука природы» сериясенә берләштерелгән 6 китап басылып чыга. Аерым темаларга бүленгән русча-татарча һәм татарча-русча биология сүзлекләре була бу. Аларда Кош, җәнлек, балык, бөҗәк атамалары, кеше анатомиясе кебек өлкәләр колачлап алынган. Бу сүзлекләр – фәнни телебезнең кадерле хәзинәсе.
http://giylem.tatar/archives/2872

Роберт Сапольскиның «Без кем? Геннар, тәнебез, җәмгыять» китабыннан тәм-том урынына баш миен кулай күрүчеләр турында өзек.
http://giylem.tatar/archives/2887
http://giylem.tatar/archives/2887
Куркумин – куркума (Curcuma longa) үсемлегенең тамыр-сабагыннан алына торган полифенол кушылма. Аны глаукома һәм нейроннар белән бәйле башка күз патологияләрен дәвалау өчен, күз дарулары ясаганда кулланырга мөмкиннәр. Элек, перораль (авыз аша) кабул итү вакытында, куркуминның күзнең челтәр катлавындагы ганглионар күзәнәкләрне саклавы ачыкланган иде. Тик шул ук вакытта куркумин берничә җитешсезлеккә дә ия: бердән, аның эрүчәнлеге бик начар, ә дару төймәләрен күп күләмдә кабул итү ашказанында һәм эчәклектә тискәре тәэсир барлыкка килү куркынычы тудыра.
Яңа тикшеренүдә UCL офтальмология институты һәм Лондонның Империя көллияте профессоры Франческа Кордейро (Francesca Cordeiro) белән аның хезмәткәрләре куркуминны тиешле урынга җиткерү буенча ышанычлырак ысул табарга тырышканнар. Тикшеренүчеләр яңа нанотутыргыч эшләп чыгаруга ирешкәннәр. Әлеге нанотутыргычта куркумин, стабилизатор белән бергә, өслектә актив булган матдә (поверхностно-активное вещество) составына керә, ә аларның кеше өчен куркынычсыз булуы инде исбатланган.

Фундаменталь физикада, башка фәннәрдән аермалы буларак, барлык галимнәрне дә борчыган, әмма әлегә кадәр чишелеше табылмаган өч төп мәсьәлә бар. Болар – галәмнең константасы (космологик даими), кваркларның ирексезләнүе (конфайнмент) һәм квант гравитациясе проблемасы.
Укырга: http://giylem.tatar/archives/2904
Галимҗан Галимов тәрҗемәсе

Татарча Random – «Гыйлем»нән очраклы мәкаләләр. Сиңа кызыклысы да табылыр:
1. Күп модальле тел белеме
Лингвистика кайсы якка тәгәри, шул турыда.
http://giylem.tatar/archives/2016
2. Тәкәрлек кошы
Бик матур сайрый торган кош дошман килгәндә кешене куркытырлык тавышлар чыгара белә икән.
http://giylem.tatar/archives/2258
3. Академик Иван Павлов турында 10 факт
Ул Сталинга болай дигән: «Мин бүген рус булуымнан оялам».
http://giylem.tatar/archives/1546
4. Тест имтиханнарын очраклы җаваплар язып тапшырып буламы?
БДИ өчен актуаль түгел, чөнки анда тестлар хәзер аз. Әмма АКШта һаман SAT бар.
http://giylem.tatar/archives/2037
5. Казакъ далаларында татарларның таралып урнашуы тарихы (XVII –XX гасырлар)
Казакъстанда татарларның тарихы хан заманында ук башлана икән
http://giylem.tatar/archives/2298