📚ГЫЙЛЕМ МӘЙДАНЧЫГЫ
Фестиваль #печэнбазары | 5 августа, 11:00-22:00 | парк "Чёрное озеро"
🔆12:00 – 18:00 «Гыйлем» үзәге һәм «Яңа нәшрият»нең сату ноктасы.
🔆12:00 – 17:00 «Qayyum» ачык фәнни олимпиадасы.
🔆13:00 – 14:30 Һарри Поттер, Алисә һәм башкалар: ихтыяриларның тәрҗемә проектлары турында ачык сөйләшү.
🔆15:00 – 18:00 «Хәлбуки»: татарча химия, экология, фәлсәфә һәм башка фәннәр.

«Гаҗәеп дөнья» — гыйлем.татар сайтында дөнья күргән иң шәп 20 мәкаләдән торучы җыентык.
«Сугыш сәнгате» — данлыклы Кытай трактатының татарчага тәрҗемәсе. Сунь-цзы киңәшләре хәрбиләргә дә, лидерлар һәм эшкуарларга да файдалы булыр.
ӘЛФРИД БОСТАНОВ. Коръән тәрҗемәсенә багышланган ачык лекция.
#печэнбазары фестивале | 5 август, 18:00, "Гыйлем" мәйданчыгы | "Черек күл" паркы
Санкт-Петербург университетының тарих факультеты профессоры лекцисе. Шунда ук Китапны да сатып алырга мөмкин булачак.

«Тылсымлы җанварлар: Гринделвальд җинаятьләре» фильмының 2 нче киңәйтелгән трейлеры — татарча: https://youtu.be/RPtUaFJqVB0
YouTube
Тылсымлы җанварлар: Гринделвальд җинаятьләре (2 нче трейлер)
Warner Bros. Pictures ширкәте төшергән «Тылсымлы җанварлар: Гриндевальд җинаятьләре» исемле яңа фильм Дж. К. Роулингның Тылсым дөньясында дәвам итә торган биш яңа маҗараның икенчесе.
Беренче кинофильмның ахырында гаҗәеп кодрәтле сихерче Геллерт Гринделвальдны…

Кайбер төр ризыкларны теге яисә бу авыруга дәва буларак куллану мөмкинлеге инде борынгы заманнарда ук билгеле булган. Шулай итеп, борынгы мисырлылар бавырның тавык күзеннән, ягъни гемералопиядән дәвалый алуын белгәннәр (хәзер исә "тавык күзе"нең А витамины җитмәгәнлектән килеп чыгуы мәгълүм). 1330 елда Пекинда Ху Сыхуэйның өч томнан торган "Ризык һәм эчемлекләрнең мөһим принциплары" исеме астындагы хезмәте дөнья күрә. Ул анда туклануның терапевтик роле турындагы белемнәрне бер системага сала һәм туклану рационын төрләндерү кирәклеген ассызыклый.
Хәзер исә витаминнар турында бик күп мәгълүмат тупланган, тәҗрибәләр һәм ачышлар ясалган. Аларның җитешмәве нинди авыруларга китерергә мөмкин, авитаминоздан ничек сакланырга, кайсы ризык нинди витаминга бай? Бу сорауларга җавапны инфографикадан карап белә аласыз. Сәламәт булыгыз!

1887 елның 12 августында австрияле физик, квант механикасына нигез салучыларның берсе Эрвин Шрөдингер туган.
Шрөдингерның үзе турында Гыйлем.татарда укый аласыз: http://giylem.tatar/archives/771 Ә менә Шрөдингер мәчесе дип аталган фикер эксперименты хакында TED Ed видеосын карап була (татарча субтитрларын кушырга гына онытмагыз).
https://youtu.be/mI6nsjWWdB0

Шрёдингер мәчесе. Квант механикасын нигезләгән фикри тәҗрибә.
Эрвин Шрёдингер бөтен дөньяга данлыклы. Аның мәчесе турында белмәгән кеше юктыр. Ә бит чынлыкта ул койрыклы җан иясе белән берни дә эшләмәгән. Квант механика...
Сайтта яңа мәкалә! Казан галиме, КФУ доценты Аркадий Курамшинның 2017 елда «АСТ» нәшриятында дөнья күргән «Кызыклы җисемнәрнең тормышы» исемле китабыннан «Циановодород» бүлеген тәрҗемә иттек. Аркадий әфәнденең быел чыккан «Кызыклы җайланмаларның тормышы» исемле яңа китабы исә «Просветитель» премиясенең озын исемлегенә кертелде. Кызык дип тапсагыз, ул китаптан да өзекләрне тәрҗемә итәргә телибез. Ә элегә циансутуар турында бүлекне рәхим итеп укыгыз!
Укырга: http://giylem.tatar/archives/2808
Сәрбиназ Шайхулова тәрҗемәсе

Безгә бүген 4 ел! Безне котлагыз һәм теләкләрегезне җиткерегез :)
Ә хәзер җитди яңалыклар. «Гыйлем» шушы 4 ел дәвамында фән сөюче һәм татар халкына хезмәт итәргә теләүче энтузиастларның проекты иде. Без, мәктәп укучылары һәм студентлар, ихласлык белән вакытыбызны һәм көчебезне яраткан шөгылебезгә багышладык. Горурланабыз һәм сөенәбез моңа, чөнки вакыт заяга узмады. Ләкин без үсәбез һәм энтузиазм белән генә эшләп булмаганын аңлыйбыз.
2019 елның августында «Гыйлем» проекты эшен туктатачак. Команданың нигез өлешен тәшкил иткән студентлар укуны тәмамлап, эш эзләргә һәм соры олылар тормышына кушылырга мәҗбүр булачак. Эшебез вакыт-вакыт VK паблигында кызыклы постлар чыгару белән генә чикләнәчәк, сайтлар яңартылмаячак, лекторий һәм башка чаралар үткәрелмәячәк.
Әлбәттә, «Гыйлем»не коткару чарасы табылырга мөмкин. Киләсе 365 көнне без илһамлы такымыбызны хезмәт хакы белән тәэмин итәр өчен финанслау ысулларын эзләячәкбез, иганәчеләр һәм химаячеләр белән эшләячәкбез.
Сез дә безгә ярдәм итә аласыз. Агымдагы чыгымнарны каплап бару өчен проект хисапларына акча җибәреп була: http://giylem.tatar/финанс-ярдәме
Бергә калыйк. Теләк-тәкъдимнәрегезне языгыз, татар телле фәнне бергә үстерик!

Баллы әйбер ашау да, алкоголь белән тәмәке дә дәртләндерү системасына бер төрле тәэсир итә! Ни өчен тәм-том белән сак булырга кирәк? Табигать ни өчен тәм-томны нәкъ менә «тәмле» итеп ясаган?
TED Ed дәресенең яңартылган видеосын карагыз!
https://youtu.be/XpS6fTOOXMU

TED ED ТАТАРЧА | ШИКӘР БАШ МИЕНӘ НИНДИ ЙОГЫНТЫ ЯСЫЙ | Giylem
Баллы әйбер ашау да, алкоголь белән тәмәке дә дәртләндерү системасына бер төрле тәэсир итә! Ни өчен тәм-том белән сак булырга кирәк? Табигать ни өчен тәм-томны нәкъ менә «тәмле» итеп ясаган?
Айдар Шәйхин тәрҗемәсе. Текстны Булат Шәймиев укыды, монтаж – Алинә…

Татарча Википедиядә соңгы атналарда язылган яңа мәкаләләрне карап чыктык та, сезгә кызыклы була алган 5 иң «тәмле»сен сайладык.
1. Планетаның каршыда торышы
🌞 – 🌍 – 🌚 (бу Марс булып торсын). Мәкалә шуның турында.
https://bit.ly/2PbGkrS
2. Уттара Куру
Әллә төньяк Һиндстанда, әллә Кыргызстан җирендә урнашкан борынгы (бик-бик борынгы) патшалык.
https://tt.wikipedia.org/wiki/Уттара_Куру
3. Локман Бадыйкшан
Татар язучысы Бөек Ватан сугышында катнашкан, ә аннары Колымага озатылган. Әмма аннан да исән чыккан, күргәннәрен хатирә итеп язып бастырган. 2015 елда 95 яшендә Казанда вафат булган.
https://tt.wikipedia.org/wiki/Локман_Бадыйкшан
4. Лагуна
Башта лагуна дип Италиядәге Венеция лагунасын гына атасалар, соңрак барлык диңгез култыкларын лагуна дип атау кабул ителгән.
https://tt.wikipedia.org/wiki/Лагуна
5. Нерон
Яшәгән-булган Нерон (алай гына түгел инде, Нерон Клавдий Цезарь Август Германик, ә чын исеме бөтенләй Луций Домиций Агенобарб), уйнаган ул театрда, катнашкан Олимпиадада, яраткан яндырырга шәһәрләрне…
https://tt.wikipedia.org/wiki/Нерон

Wikipedia
Планетаның каршыда торышы
Планетаның каршыда торышы (кара-каршы торышы, оппозициясе) – Кояш системасында күк җисеменең һәм Кояш эклиптик озынлыклары аермасы 180° тигез булган торышы, ягъни күк җисеме «Кояш-Җир» сызыгының дәвамында урнашкан һәм Җирдән Кояшка каршы юнәлештә күренә.
Танылган инглиз шагыйре Лорд Джордж Байронның кызы Ада Лавлейс – санак (компьютер) тарихы пионерларының берсе. Ул Чарльз Бэббиджнең «Аналитик машина» (Analytic machine) исемле гади санагы өчен бер алгоритм булдыра һәм шуның белән бергә математика һәм санак тарихына кереп кала.
Укырга: http://giylem.tatar/archives/2830

Русия тарихында иң атаклы дефолтка 20 ел.
«Дефолт» дигән сүзнең төгәл бер мәгънәсе генә бар. Дефолт – ул бурычлы кешенең бурыч мәҗбүриятләрен үтәүдән баш тартуы. Бу сүзнең бүтән мәгънәсе юк.
Күбрәк белергә: http://giylem.tatar/?p=942

Валирий, квенья, клингон һәм гептаподларның теле – бу телләр чын телләргә нәрсә белән охшаган? Пандора планетасындагы на’ви телендә саннарның үзенчәлекләре нәрсәдә? Клингон теленең фонетикасы нидән гыйбарәт? Дотракийларның телендә җанлылык категорияләре нинди? Тел белгече Александр Пиперски бу сорауларның барысына да җавап бирә ала, чөнки ясалма телләрне (алар арасында кино һәм әдәбият өчен уйлап табылганнары да бар) күптәннән өйрәнә.
Укырга: http://giylem.tatar/archives/2854