Гыйлем
645 subscribers
621 photos
9 videos
10 files
323 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
Татар астрофизигы Рәшит Сөнәевка Марсель Гроссман бүләге тапшырылды

Марсель Гроссман бүләге 3 елга бер аерым тәртиптә оешмаларга һәм галимнәргә бирелә. Шәхси бүләкләрне быел Рәшит Сөнәев (Алманиядә Макс Планк җәмгыятенең Астрофизика институты, РФА Галәм тикшеренүләре институты), Лайман Пейдҗ (Принстон университеты) һәм Шинтун Яу (Стони-Брук, Стэнфорд һәм Һарвардта эшли) алдылар.

Сөнәев әфәндегә мәртәбәле бүләк «реликт нурланышын өйрәнү аркылы Галәмдә күзәтелә торган беренче электромагнит процессларын җентекләп тикшерүнең нәзарый алымнарын төзеп чыгарган өчен» тапшырылды.

Марсель Гроссман — XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында яшәгән математик. Ул Альберт Эйнштейнның якын дусты һәм автордашы булган. Гомуми чагыштырмалылык теориясенең нигезендә яткан математик исәп-хисапларны ул ясаган. Моннан тыш, Гроссман Эйнштейнны Риман геометриясенә һәм тензор анализга өйрәткән.
Татар астрофизигы Рәшит Сөнәевка Марсель Гроссман бүләге тапшырылды
📚ГЫЙЛЕМ МӘЙДАНЧЫГЫ
Фестиваль #печэнбазары | 5 августа, 11:00-22:00 | парк "Чёрное озеро"

🔆12:00 – 18:00 «Гыйлем» үзәге һәм «Яңа нәшрият»нең сату ноктасы.
🔆12:00 – 17:00 «Qayyum» ачык фәнни олимпиадасы.
🔆13:00 – 14:30 Һарри Поттер, Алисә һәм башкалар: ихтыяриларның тәрҗемә проектлары турында ачык сөйләшү.
🔆15:00 – 18:00 «Хәлбуки»: татарча химия, экология, фәлсәфә һәм башка фәннәр.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
«Яңа нәшрият» 2 китап нәшер итте, иртәгә "Печән базары"нда сатуга куелачаклар.
«Гаҗәеп дөнья» — гыйлем.татар сайтында дөнья күргән иң шәп 20 мәкаләдән торучы җыентык.
«Сугыш сәнгате» — данлыклы Кытай трактатының татарчага тәрҗемәсе. Сунь-цзы киңәшләре хәрбиләргә дә, лидерлар һәм эшкуарларга да файдалы булыр.
ӘЛФРИД БОСТАНОВ. Коръән тәрҗемәсенә багышланган ачык лекция.

#печэнбазары фестивале | 5 август, 18:00, "Гыйлем" мәйданчыгы | "Черек күл" паркы

Санкт-Петербург университетының тарих факультеты профессоры лекцисе. Шунда ук Китапны да сатып алырга мөмкин булачак.
Кайбер төр ризыкларны теге яисә бу авыруга дәва буларак куллану мөмкинлеге инде борынгы заманнарда ук билгеле булган. Шулай итеп, борынгы мисырлылар бавырның тавык күзеннән, ягъни гемералопиядән дәвалый алуын белгәннәр (хәзер исә "тавык күзе"нең А витамины җитмәгәнлектән килеп чыгуы мәгълүм). 1330 елда Пекинда Ху Сыхуэйның өч томнан торган "Ризык һәм эчемлекләрнең мөһим принциплары" исеме астындагы хезмәте дөнья күрә. Ул анда туклануның терапевтик роле турындагы белемнәрне бер системага сала һәм туклану рационын төрләндерү кирәклеген ассызыклый.

Хәзер исә витаминнар турында бик күп мәгълүмат тупланган, тәҗрибәләр һәм ачышлар ясалган. Аларның җитешмәве нинди авыруларга китерергә мөмкин, авитаминоздан ничек сакланырга, кайсы ризык нинди витаминга бай? Бу сорауларга җавапны инфографикадан карап белә аласыз. Сәламәт булыгыз!
Каюм Насыйридан хикмәтле сүз
1887 елның 12 августында австрияле физик, квант механикасына нигез салучыларның берсе Эрвин Шрөдингер туган.

Шрөдингерның үзе турында Гыйлем.татарда укый аласыз: http://giylem.tatar/archives/771 Ә менә Шрөдингер мәчесе дип аталган фикер эксперименты хакында TED Ed видеосын карап була (татарча субтитрларын кушырга гына онытмагыз).
https://youtu.be/mI6nsjWWdB0
Сайтта яңа мәкалә! Казан галиме, КФУ доценты Аркадий Курамшинның 2017 елда «АСТ» нәшриятында дөнья күргән «Кызыклы җисемнәрнең тормышы» исемле китабыннан «Циановодород» бүлеген тәрҗемә иттек. Аркадий әфәнденең быел чыккан «Кызыклы җайланмаларның тормышы» исемле яңа китабы исә «Просветитель» премиясенең озын исемлегенә кертелде. Кызык дип тапсагыз, ул китаптан да өзекләрне тәрҗемә итәргә телибез. Ә элегә циансутуар турында бүлекне рәхим итеп укыгыз!

Укырга: http://giylem.tatar/archives/2808
Сәрбиназ Шайхулова тәрҗемәсе
Безгә бүген 4 ел! Безне котлагыз һәм теләкләрегезне җиткерегез :)

Ә хәзер җитди яңалыклар. «Гыйлем» шушы 4 ел дәвамында фән сөюче һәм татар халкына хезмәт итәргә теләүче энтузиастларның проекты иде. Без, мәктәп укучылары һәм студентлар, ихласлык белән вакытыбызны һәм көчебезне яраткан шөгылебезгә багышладык. Горурланабыз һәм сөенәбез моңа, чөнки вакыт заяга узмады. Ләкин без үсәбез һәм энтузиазм белән генә эшләп булмаганын аңлыйбыз.

2019 елның августында «Гыйлем» проекты эшен туктатачак. Команданың нигез өлешен тәшкил иткән студентлар укуны тәмамлап, эш эзләргә һәм соры олылар тормышына кушылырга мәҗбүр булачак. Эшебез вакыт-вакыт VK паблигында кызыклы постлар чыгару белән генә чикләнәчәк, сайтлар яңартылмаячак, лекторий һәм башка чаралар үткәрелмәячәк.

Әлбәттә, «Гыйлем»не коткару чарасы табылырга мөмкин. Киләсе 365 көнне без илһамлы такымыбызны хезмәт хакы белән тәэмин итәр өчен финанслау ысулларын эзләячәкбез, иганәчеләр һәм химаячеләр белән эшләячәкбез.

Сез дә безгә ярдәм итә аласыз. Агымдагы чыгымнарны каплап бару өчен проект хисапларына акча җибәреп була: http://giylem.tatar/финанс-ярдәме

Бергә калыйк. Теләк-тәкъдимнәрегезне языгыз, татар телле фәнне бергә үстерик!
Баллы әйбер ашау да, алкоголь белән тәмәке дә дәртләндерү системасына бер төрле тәэсир итә! Ни өчен тәм-том белән сак булырга кирәк? Табигать ни өчен тәм-томны нәкъ менә «тәмле» итеп ясаган?

TED Ed дәресенең яңартылган видеосын карагыз!

https://youtu.be/XpS6fTOOXMU
Татарча Википедиядә соңгы атналарда язылган яңа мәкаләләрне карап чыктык та, сезгә кызыклы була алган 5 иң «тәмле»сен сайладык.

1. Планетаның каршыда торышы
🌞🌍🌚 (бу Марс булып торсын). Мәкалә шуның турында.
https://bit.ly/2PbGkrS

2. Уттара Куру
Әллә төньяк Һиндстанда, әллә Кыргызстан җирендә урнашкан борынгы (бик-бик борынгы) патшалык.
https://tt.wikipedia.org/wiki/Уттара_Куру

3. Локман Бадыйкшан
Татар язучысы Бөек Ватан сугышында катнашкан, ә аннары Колымага озатылган. Әмма аннан да исән чыккан, күргәннәрен хатирә итеп язып бастырган. 2015 елда 95 яшендә Казанда вафат булган.
https://tt.wikipedia.org/wiki/Локман_Бадыйкшан

4. Лагуна
Башта лагуна дип Италиядәге Венеция лагунасын гына атасалар, соңрак барлык диңгез култыкларын лагуна дип атау кабул ителгән.
https://tt.wikipedia.org/wiki/Лагуна

5. Нерон
Яшәгән-булган Нерон (алай гына түгел инде, Нерон Клавдий Цезарь Август Германик, ә чын исеме бөтенләй Луций Домиций Агенобарб), уйнаган ул театрда, катнашкан Олимпиадада, яраткан яндырырга шәһәрләрне…
https://tt.wikipedia.org/wiki/Нерон
Бернигә дә карамыйча мәкаләләр чыгаруны дәвам итәбез, чөнки гыйлем эше мәңгелек.
Танылган инглиз шагыйре Лорд Джордж Байронның кызы Ада Лавлейс – санак (компьютер) тарихы пионерларының берсе. Ул Чарльз Бэббиджнең «Аналитик машина» (Analytic machine) исемле гади санагы өчен бер алгоритм булдыра һәм шуның белән бергә математика һәм санак тарихына кереп кала.

Укырга: http://giylem.tatar/archives/2830