Гыйлем
645 subscribers
621 photos
9 videos
10 files
323 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
«Баш»лы үсемлекләр
📌 ХӨРМӘТЛЕ ЯЗЫЛУЧЫЛАР!

Хәтерләсәгез, узган атнада «Гыйлем»дә астрономия һәм космонавтика тематикасына багышланган бәйге игълан ителгән иде: https://vk.com/wall-82724249_10587 🚀🌍🔭

Бүген без алда әйтеп үтелгән серне чишәргә булдык 😉 Җиңүчеләрне әлеге фотоларда сурәтләнгән текә фәнни-популяр китаплар көтә 🎁📚 (кызганычка каршы, татар телендә фәнни-популяр китаплар басылмый әлегә)

Исегезгә төшерәбез, бәйгедә катнашыр өчен түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган тестны чишәргә кирәк:
👉 https://goo.gl/forms/2J2iwweNyZuw7Iu92

Сылтама 8 нче июльнең 23 сәгать 30 минутына кадәр актив булачак. Ашыгыгыз, бәйге тәмамланырга нибары 4 көн калды!
Татар астрофизигы Рәшит Сөнәевка Марсель Гроссман бүләге тапшырылды

Марсель Гроссман бүләге 3 елга бер аерым тәртиптә оешмаларга һәм галимнәргә бирелә. Шәхси бүләкләрне быел Рәшит Сөнәев (Алманиядә Макс Планк җәмгыятенең Астрофизика институты, РФА Галәм тикшеренүләре институты), Лайман Пейдҗ (Принстон университеты) һәм Шинтун Яу (Стони-Брук, Стэнфорд һәм Һарвардта эшли) алдылар.

Сөнәев әфәндегә мәртәбәле бүләк «реликт нурланышын өйрәнү аркылы Галәмдә күзәтелә торган беренче электромагнит процессларын җентекләп тикшерүнең нәзарый алымнарын төзеп чыгарган өчен» тапшырылды.

Марсель Гроссман — XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында яшәгән математик. Ул Альберт Эйнштейнның якын дусты һәм автордашы булган. Гомуми чагыштырмалылык теориясенең нигезендә яткан математик исәп-хисапларны ул ясаган. Моннан тыш, Гроссман Эйнштейнны Риман геометриясенә һәм тензор анализга өйрәткән.
Татар астрофизигы Рәшит Сөнәевка Марсель Гроссман бүләге тапшырылды
📚ГЫЙЛЕМ МӘЙДАНЧЫГЫ
Фестиваль #печэнбазары | 5 августа, 11:00-22:00 | парк "Чёрное озеро"

🔆12:00 – 18:00 «Гыйлем» үзәге һәм «Яңа нәшрият»нең сату ноктасы.
🔆12:00 – 17:00 «Qayyum» ачык фәнни олимпиадасы.
🔆13:00 – 14:30 Һарри Поттер, Алисә һәм башкалар: ихтыяриларның тәрҗемә проектлары турында ачык сөйләшү.
🔆15:00 – 18:00 «Хәлбуки»: татарча химия, экология, фәлсәфә һәм башка фәннәр.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
«Яңа нәшрият» 2 китап нәшер итте, иртәгә "Печән базары"нда сатуга куелачаклар.
«Гаҗәеп дөнья» — гыйлем.татар сайтында дөнья күргән иң шәп 20 мәкаләдән торучы җыентык.
«Сугыш сәнгате» — данлыклы Кытай трактатының татарчага тәрҗемәсе. Сунь-цзы киңәшләре хәрбиләргә дә, лидерлар һәм эшкуарларга да файдалы булыр.
ӘЛФРИД БОСТАНОВ. Коръән тәрҗемәсенә багышланган ачык лекция.

#печэнбазары фестивале | 5 август, 18:00, "Гыйлем" мәйданчыгы | "Черек күл" паркы

Санкт-Петербург университетының тарих факультеты профессоры лекцисе. Шунда ук Китапны да сатып алырга мөмкин булачак.
Кайбер төр ризыкларны теге яисә бу авыруга дәва буларак куллану мөмкинлеге инде борынгы заманнарда ук билгеле булган. Шулай итеп, борынгы мисырлылар бавырның тавык күзеннән, ягъни гемералопиядән дәвалый алуын белгәннәр (хәзер исә "тавык күзе"нең А витамины җитмәгәнлектән килеп чыгуы мәгълүм). 1330 елда Пекинда Ху Сыхуэйның өч томнан торган "Ризык һәм эчемлекләрнең мөһим принциплары" исеме астындагы хезмәте дөнья күрә. Ул анда туклануның терапевтик роле турындагы белемнәрне бер системага сала һәм туклану рационын төрләндерү кирәклеген ассызыклый.

Хәзер исә витаминнар турында бик күп мәгълүмат тупланган, тәҗрибәләр һәм ачышлар ясалган. Аларның җитешмәве нинди авыруларга китерергә мөмкин, авитаминоздан ничек сакланырга, кайсы ризык нинди витаминга бай? Бу сорауларга җавапны инфографикадан карап белә аласыз. Сәламәт булыгыз!
Каюм Насыйридан хикмәтле сүз
1887 елның 12 августында австрияле физик, квант механикасына нигез салучыларның берсе Эрвин Шрөдингер туган.

Шрөдингерның үзе турында Гыйлем.татарда укый аласыз: http://giylem.tatar/archives/771 Ә менә Шрөдингер мәчесе дип аталган фикер эксперименты хакында TED Ed видеосын карап була (татарча субтитрларын кушырга гына онытмагыз).
https://youtu.be/mI6nsjWWdB0