Гыйлем
645 subscribers
621 photos
9 videos
10 files
323 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
Татар телен бергә саклыйк һәм үстерик, газиз шагыйребез Габдулла Тукайның мирасын һәм хәтерен кадерлик.
Ничектер шулай килеп чыкты ки, «Гыйлемдә» француз-поляк галимәсе Мария Кюри турында берничә язма дөнья күрде.

1. ВИДЕО: Мария Кюриның даһилыгы. https://youtu.be/WRfIoKWTyFM

2. МӘКАЛӘ: «Радийның гаҗәеп тарихы» http://giylem.tatar/archives/2738

3. КОМИКС: «Безнең оҗмах почмагы» http://giylem.tatar/archives/2028
Без барыбыз да сулый торган атмосфера һавасында тузан белән бергә төрледән-төрле микроорганизмнар да “очып йөри”. Тик һава микроорганизмнар өчен уңайсыз тирәлек дип санала, чөнки анда үсеш өчен кирәкле булган туклыклы матдәләр дә, даими оптималь температура да, бик еш кына дымлылык та булмый. Шулай ук кояш нурлары да микробларның үлүенә китерә. Шул сәбәпле һава микрофлорасы туфрак яисә су микрофлорасы кебек үк бай түгел.

Һаваның пычрану дәрәҗәсе бик күп төрле факторга бәйле: ел фасылы (кыш-җәй), шәһәр яисә авыл җирлеге, тигезлекләр яисә таулар, ачык киңлектәге һава яисә ябык бина һавасы һ.б

Һавадагы микробларның төрләр саны 100 гә якын, нигездә аларга кокклар (стафилококклар, стрептококклар), сапрофит бактерияләр һәм гөмбәчекләр керә. Ябык бина һавасында кешенең тын юлларыннан бүленеп чыгучы микроорганизмнар да туплана. Һавага патоген микрофлора төчкерү һәм ютәлләү вакытында эләгә (мәсәлән, төчкерү вакытында һавага 4 меңнән алып 150 меңгә кадәр микроб күзәнәкләре бүленеп чыга).

Түбәндәге Петри касәләрендә
А) фатир һавасы һәм
В) Казандагы бик күп чаралар уздырыла торган ябык бина һавасының
седиментация ысулы (һавадагы микроорганизмнарның билгеле бер вакыт эчендә касәләргә төшеп утыруы) ярдәмендә уздырылган тикшерүне күрә аласыз. Кечкенә шома түгәрәкләр - бактерия колонияләре, ә зур булып, мамык кебек үскәннәре - гөмбәчекләр.

Төрле чаралар уздырыла торган биналарда санитар-гигиена таләпләренә игътибарлырак булырга тәкъдим итәбез. Чисталыкның сәламәтлек нигезе булуы турында онытмагыз! :)
«Полицай дәүләте» – дәүләт хакимияте ватандашларның иҗтимагый, икътисади һәм сәяси тормышларын каты алымнар (шул исәптән, репрессияләр) ярдәмендә контрольдә тотарга омтыла торган иҗтимагый корылыш.

Полицай дәүләтләрендә канун чыгару һәм башкарма хакимиятләр төгәл аерылмый, еш кына мондый дәүләтләрдә тоталитаризм яки авторитаризм чәчәк ата.
9 май – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан

1.
Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан: http://giylem.tatar/?p=448
2.
Татарстанда мобилизация: http://giylem.tatar/?p=503
3.
Татарстан Бөек Ватан сугышында: Хәрби сәнәгать http://giylem.tatar/?p=513
4.
Сугыш елларында авыл тормышы
http://giylem.tatar/?p=569
5.
Татарстан Бөек Ватан сугышында: Милли рух күтәренкелеге
http://giylem.tatar/?p=608
6.
Татар сугышчылары фронтта
http://giylem.tatar/?p=671
7.
Оборона бәрелешләре
http://giylem.tatar/?p=803
8.
Якуп Чанышев –өч сугыш генералы
http://giylem.tatar/?p=961
9.
Җәлилчеләр һәм «Идел-Урал» легионы турында 5 факт: http://giylem.tatar/?p=360
Туган телеңне яхшы бел!

Татар теленең кызыклы, катлаулы һәм авыр сүзләре - Memrise курсында

https://www.memrise.com/course/1349028/tatar-tele-avy..
Табиб, «Гыйлемнең» даими консультанты Марат Хәйдәр ураза тотуның кайбер медицина аспектларын аңлата.

Укырга: http://giylem.tatar/archives/1074
1944 елның 18 маенда Кырым татарлары сөргенгә сөрелә.
Малькольм X (Малькольм Икс) – атаклы американ җәмәгать эшлеклесе, афроамериканнарның ватандашлык хокуклары өчен көрәшүче. Ул 1925 елның 19 маенда туган, 1965 елның 21 февралендә һәлак булган.

Башта озак еллар дәвамында Элайджа Мөхәммәднең «Ислам милләте» оешмасында була, гомеренең соңгы елларында исә ислам диненең сөнни агымына күчә һәм ак тәнлеләргә карата нәфрәт идеясеннән баш тарта.

Малькольм Х – XX гасыр Америка Кушма Штатлары тарихында иң әһәмиятле шәхесләрнең берсе.
КФУда «Яшьләр бистәсе»нең җәйге аланнарын тәкъдим итәчәкләр

Татар балаларына дини белем бирү белән шөгыльләнүче яшьләр, ягъни «Яшьләр бистәсе» проектының егетләре-кызлары быел да авылларда җәйге аланнар үткәрә. Хәзер исә алар аланнарга әйдаманнар туплый.

Аланнар белән якыннан танышып, әйдаман булу турында күбрәк белергә теләсәгез, тәкъдим итү чарасы – презентациягә рәхим итегез. КФУда бу чара 28 май, дүшәмбе көнне 18.00дә узачак (Татарстан урамы, 2 йорт, 104 аудитория).

Аланнарда оештыру турында сораулар бирә алырсыз, үз фикер һәм тәкъдимнәрегезне дә җиткерә алырсыз.

Сезне көтеп калабыз!
Тәмәке тартуны бүген үк ташласаң, организм ниләр кичерәчәк?
Җавап – инфографикада.
Хәерле иртә, кадерле укучыларыбыз!

Июнь ае кызыклы астрономик күренешләргә бик бай булачак икән.

1 июнь – Айның Сатурнга якынаюы.
3 июнь – Айның Марска якынаюы.
6 июнь – Меркурийның Кояш белән кушылуы*. АЙНЫҢ СОҢГЫ ЧИРЕГЕ.
12 июнь – Ай Әлдәбәрән йолдызын каплаячак.
13 июнь – ЯҢА АЙ.
14 июнь – Айның Меркурийга якынаюы.
16 июнь – Айның Венерага (Чулпанга/ Зөһрәгә) якынаюы.
18 июнь – Айның Регул йолдызына якынаюы.
20 июнь – АЙНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЧИРЕГЕ.
21 июнь – Җәйге Кояш торгынлыгы.
23 июнь – Айның Юпитерга якынаюы.
27 июнь – САТУРННЫҢ КАРА-КАРШЫ ТОРЫШЫ*
28 июнь – Айның Сатурнга якынаюы. ТУЛГАН АЙ. Марсның торгынлыгы*.
30 июнь – Айның Марска якынаюы.

*Кояш белән кушылу – планета Кояш дискының алгы яки арткы ягыннан үткәндә Кояш, планета һәм Җирнең бер туры сызыкта булуы.
*Кара-каршы торыш – тышкы планетаның Кояш-Җир туры сызыгында Кояшка капма-каршы якта торуы. Бу тышкы планеталарны (Марс, Юпитер, Сатурн һ.б.) күзәтү өчен иң кулай вакыт.
*Торгынлык – Җирдән күзәткәндә планетаның күк йөзе буйлап хәрәкәте туктаган булып тоелу.
Хәерле иртә, кадерле дуслар! Атнаны югары технологияләр дөньясы яңалыклары белән башлыйбыз.

АКШта иң көчле суперсанакны эшләтеп җибәрделәр

Ок-Ридж милли лабораториясе 200 петафлопс егәрлекле Summit исемле суперсанакны эшләтеп җибәрделәр.

Кайбер фәнни-техник бурычларны чишәр өчен, шул исәптән, физик процессларның модельләрен булдырыр өчен бик зур исәпләү егәрлекләре кирәк. Аңлашыла ки, андый исәпләүләрне йөзләгән гади санак белән дә башкарып булмый. Шуңа күрә суперсанаклар кулланыла, аларда меңләгән куәтле санак көче туплана (суперсанаклар турында татарча укыгыз: http://giylem.tatar/archives/705)

2016 елда егәрлеге 93 петафлопс булган Sunway TaihuLight исемле кытай суперсанагы иң көчле суперсанак дип танылган иде. Хәзерге рекордчының егәрлеге 200 петафлопс.

Чыганак: nplus1
Барлык мөселманнарны котлыйбыз!
Күчмә кырмыскалар, аларның химик коралы, һәм төрле кырмыскалар арасындагы бәрелешләр. Кыскасы, кырмыскалар ничек сугыша һәм кешеләр моннан нинди зыян күрә?

Укырга: http://giylem.tatar/archives/2773