Гыйлем
645 subscribers
621 photos
9 videos
10 files
323 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
«Бу вакыйга фәнни эшне аның кулланылыш өчен файдалы булуы ягыннан гына бәяләргә ярамаганын исбатлый. Тикшеренүләр фәннең матурлыгы хакына үткәрелергә тиеш, әмма радийны ачу кебек фәнни ачышларның кешелек өчен файда китерү ихтималлыгы кала».

Бөек галимәнең чыгышыннан өзекне укыгыз: http://giylem.tatar/archives/2738
Сау бул, Свазиленд! Исәнме, эСватини!

Көньяк Африкадагы кечкенә генә Свазиленд патшалыгы бүгеннән эСватини патшалыгы дип аталачак. Патша Мсвати III илнең 50-еллыгын бәйрәм иткән көндә шул хакта игълан итте. Мондый кыю адымның берничә сәбәбе бар: бердән, күп кенә Африка дәүләтләре үзләренең тарихи исемнәрен кире кайтардылар, икенчедән, Свазилендны Швейцария белән бутыйлар икән (инглизчә язылышлары охшаш булганга).

Асылда, илнең исеме артык үзгәрмәде. «эСватини» «свазилар иле» дигәнне аңлата, «Свазиленд» исә шул ук мәгънәгә ия иде.
Халыкара астрономия көне
Астрономия яки астрономнар көне – 1973 нче елда америкалы һәвәскәр астроном Дуглас Бергер тарафыннан тәкъдим ителгән бәйрәм. Астрономия көнен ел саен апрель уртасыннан алып май уртасына кадәрге вакыт аралыгында, Ай фазасының беренче чирегенә якын торган шимбәдә бәйрәм итәләр.

2007 нче елдан Көзге астрономия көне дә бәйрәм ителә башлады. Ул сентябрь уртасыннын октябрь уртасына кадәр Ай фазасының беренче чирегенә туры килгән шимбәдә үткәрелә.

2018 нче елда Язгы астрономия көне 21 нче апрельгә, ә Көзге астрономия көне 13 нче октябрьгә туры килә.
27 апрельдә узачак соңгы лекторийда мантыйк (логика) һәм аның һәркем белергә тиешле 4 кануны турында сөйләшәчәкбез. Кызыклы һәм файдалы лекция булачак, рәхим итегез!
Татар милләтенең иң олы бәйрәме – бөек шагыйренең туган көне. Шигърият бәйрәме дә, Туган телебезнең чын тантанасы да бүген.

«Гыйлем» мөхәррияте барча милләттәшләрне бәйрәм уңаеннан тәбрик итә.
Татар телен бергә саклыйк һәм үстерик, газиз шагыйребез Габдулла Тукайның мирасын һәм хәтерен кадерлик.
Ничектер шулай килеп чыкты ки, «Гыйлемдә» француз-поляк галимәсе Мария Кюри турында берничә язма дөнья күрде.

1. ВИДЕО: Мария Кюриның даһилыгы. https://youtu.be/WRfIoKWTyFM

2. МӘКАЛӘ: «Радийның гаҗәеп тарихы» http://giylem.tatar/archives/2738

3. КОМИКС: «Безнең оҗмах почмагы» http://giylem.tatar/archives/2028
Без барыбыз да сулый торган атмосфера һавасында тузан белән бергә төрледән-төрле микроорганизмнар да “очып йөри”. Тик һава микроорганизмнар өчен уңайсыз тирәлек дип санала, чөнки анда үсеш өчен кирәкле булган туклыклы матдәләр дә, даими оптималь температура да, бик еш кына дымлылык та булмый. Шулай ук кояш нурлары да микробларның үлүенә китерә. Шул сәбәпле һава микрофлорасы туфрак яисә су микрофлорасы кебек үк бай түгел.

Һаваның пычрану дәрәҗәсе бик күп төрле факторга бәйле: ел фасылы (кыш-җәй), шәһәр яисә авыл җирлеге, тигезлекләр яисә таулар, ачык киңлектәге һава яисә ябык бина һавасы һ.б

Һавадагы микробларның төрләр саны 100 гә якын, нигездә аларга кокклар (стафилококклар, стрептококклар), сапрофит бактерияләр һәм гөмбәчекләр керә. Ябык бина һавасында кешенең тын юлларыннан бүленеп чыгучы микроорганизмнар да туплана. Һавага патоген микрофлора төчкерү һәм ютәлләү вакытында эләгә (мәсәлән, төчкерү вакытында һавага 4 меңнән алып 150 меңгә кадәр микроб күзәнәкләре бүленеп чыга).

Түбәндәге Петри касәләрендә
А) фатир һавасы һәм
В) Казандагы бик күп чаралар уздырыла торган ябык бина һавасының
седиментация ысулы (һавадагы микроорганизмнарның билгеле бер вакыт эчендә касәләргә төшеп утыруы) ярдәмендә уздырылган тикшерүне күрә аласыз. Кечкенә шома түгәрәкләр - бактерия колонияләре, ә зур булып, мамык кебек үскәннәре - гөмбәчекләр.

Төрле чаралар уздырыла торган биналарда санитар-гигиена таләпләренә игътибарлырак булырга тәкъдим итәбез. Чисталыкның сәламәтлек нигезе булуы турында онытмагыз! :)
«Полицай дәүләте» – дәүләт хакимияте ватандашларның иҗтимагый, икътисади һәм сәяси тормышларын каты алымнар (шул исәптән, репрессияләр) ярдәмендә контрольдә тотарга омтыла торган иҗтимагый корылыш.

Полицай дәүләтләрендә канун чыгару һәм башкарма хакимиятләр төгәл аерылмый, еш кына мондый дәүләтләрдә тоталитаризм яки авторитаризм чәчәк ата.
9 май – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан

1.
Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан: http://giylem.tatar/?p=448
2.
Татарстанда мобилизация: http://giylem.tatar/?p=503
3.
Татарстан Бөек Ватан сугышында: Хәрби сәнәгать http://giylem.tatar/?p=513
4.
Сугыш елларында авыл тормышы
http://giylem.tatar/?p=569
5.
Татарстан Бөек Ватан сугышында: Милли рух күтәренкелеге
http://giylem.tatar/?p=608
6.
Татар сугышчылары фронтта
http://giylem.tatar/?p=671
7.
Оборона бәрелешләре
http://giylem.tatar/?p=803
8.
Якуп Чанышев –өч сугыш генералы
http://giylem.tatar/?p=961
9.
Җәлилчеләр һәм «Идел-Урал» легионы турында 5 факт: http://giylem.tatar/?p=360
Туган телеңне яхшы бел!

Татар теленең кызыклы, катлаулы һәм авыр сүзләре - Memrise курсында

https://www.memrise.com/course/1349028/tatar-tele-avy..
Табиб, «Гыйлемнең» даими консультанты Марат Хәйдәр ураза тотуның кайбер медицина аспектларын аңлата.

Укырга: http://giylem.tatar/archives/1074
1944 елның 18 маенда Кырым татарлары сөргенгә сөрелә.
Малькольм X (Малькольм Икс) – атаклы американ җәмәгать эшлеклесе, афроамериканнарның ватандашлык хокуклары өчен көрәшүче. Ул 1925 елның 19 маенда туган, 1965 елның 21 февралендә һәлак булган.

Башта озак еллар дәвамында Элайджа Мөхәммәднең «Ислам милләте» оешмасында була, гомеренең соңгы елларында исә ислам диненең сөнни агымына күчә һәм ак тәнлеләргә карата нәфрәт идеясеннән баш тарта.

Малькольм Х – XX гасыр Америка Кушма Штатлары тарихында иң әһәмиятле шәхесләрнең берсе.
КФУда «Яшьләр бистәсе»нең җәйге аланнарын тәкъдим итәчәкләр

Татар балаларына дини белем бирү белән шөгыльләнүче яшьләр, ягъни «Яшьләр бистәсе» проектының егетләре-кызлары быел да авылларда җәйге аланнар үткәрә. Хәзер исә алар аланнарга әйдаманнар туплый.

Аланнар белән якыннан танышып, әйдаман булу турында күбрәк белергә теләсәгез, тәкъдим итү чарасы – презентациягә рәхим итегез. КФУда бу чара 28 май, дүшәмбе көнне 18.00дә узачак (Татарстан урамы, 2 йорт, 104 аудитория).

Аланнарда оештыру турында сораулар бирә алырсыз, үз фикер һәм тәкъдимнәрегезне дә җиткерә алырсыз.

Сезне көтеп калабыз!