Гыйлем
645 subscribers
621 photos
9 videos
10 files
323 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
«Гыйлем» үзәге табыш алу максатыннан эшләми, аны дәүләт структуралары финансламый. Шуңа күрә аңа иганәчеләрнең финанс ярдәме кирәк. Сез проект үсешенә үз акчагызны фида итә аласыз.

Хәйриячеләр ярдәме белән без көндәлек чыгымнарыбызны каплыйбыз, ихтыяриларыбызның хезмәтен бәяләр өчен бүләкләр алабыз, эшебезне тагын да сыйфатлырак, яхшырак һәм оперативрак итәр өчен кирәкле җиһазлар һәм программалар сатып алабыз.

«Гыйлем» – уртак проектыбыз. Бергә фида итик.

Яндекс.Акча янчыгы аша булышырга: https://vk.com/gylem?w=app5727453_-82...

Финанс ярдәме һәм керемнәр-чыгымнар турында мәгълүмат: http://giylem.tatar/финанс-ярдәме
Бөек физиолог Иван Павлов вакытында, ягъни 20 гасырның беренче яртысында, йокы һәрвакыт файдалы дип саналган һәм универсаль дәвалау чарасы булып торган. Әмма бүген без әлеге фикернең бик үк дөрес булмавын беләбез. Киресенчә, кайбер авырулар вакытында йокы зыянлы да, куркыныч та булырга мөмкин. Кайвакыт аны кыскартырга яисә бүләргә кирәк. Мисал өчен, депрессияле авырулар вакытында, йокы депрессияне көчәйтә генә. Йокыны калдыру – кешене әлеге халәттән чыгару юлларының берсе. Бу факт сомнологиядә чагыштырмача күптән түгел генә ачылды.

Йокы турында мәкалә укыгыз: http://giylem.tatar/archives/98
Без сезнең өчен тагын бер TED Ed видеосын тәрҗемә иттек. Рәхим итеп карагыз. Сүз уңаеннан, хәзер безгә бөтен Татарстан булыша: «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында кайбер мәктәпләр «Гыйлем» белән эшли һәм TED Ed’ларның титрларын тәрҗемә итә.
https://youtu.be/xxaSeFnEHlc
«Күз алдыгызга китерегез: сез бабаларыгыз турында бернәрсә дә белмисез ди, чөнки телегез моңа мөмкинлек бирми, яисә бөтен мәдәни мирасыгыз юкка чыккан яки гомумән булмаган, ди. Австралия телләренә нәкъ менә шундый куркыныч яный. Җирле телләрне өйрәнү бу глобальләшә бара торган дөньяда кешеләрнең, беренче чиратта, үз-үзләренә карашын һәм мәдәниятне кабул итүен үзгәртә ала».

Австралия телләре турында: http://giylem.tatar/archives/2677
Ричард Файнман, 1959 ел, Калтех
Данлыклы физик Ричард Файнман 1974 елда Калифорния технология университетында чыгыш ясый. Ул бу чыгышында кайбер галимнәрне, бигрәк тә, педагогика һәм психология кебек фәннәрнең белгечләрен Тын океан утрауларында яшәүче аборигеннар белән чагыштыра.

Ни өченме? Атаклы чыгыштан өзекне укырга тәкъдим итәбез: http://giylem.tatar/archives/2690

Сирена Миндубаева тәрҗемәсе
Күз алдына китерегез: су тулы стакан кинәт кенә яртылаш бушый (теге атаклы мәзәктәге кебек). Нәрсә булачагын беләсезме?
Менә монда җентекләп аңлатылган: http://giylem.tatar/archives/2571
Шимбә кичендә бер интеллектуаль ял булыр :)
13 апрельдә «Хәлбуки» лекториенда татар тарихчысы Габделбари Баттал Таймасның милли тарихка карашлары хакында сөйләшәчәкбез. Рәхим итегез! 18:00, Татарстан урамы,2, 105 ауд.
Космонавтика көне котлы булсын!
Инглиз профессоры, фәнне популярлаштыручы галим Иэн Стюарт үзенең «Иң бөек математик мәсьәләләр» дигән китабында Ферма теоремасын, Кеплер гипотезасын һәм күпләр өчен чишеп булмастай тоелган башка мәсьәләләрне аңлаешлы итеп аңлатып кына калмый. Ул математикада һәрдаим яңа ачышлар булуын, ә аларның гамәлдә кулланылуы һәр кешенең күзалдында баруын күрсәтә. Чынлап та, һәр кеше дә үзенең смартфонының математик формулалар нигезендә эшләгәнен белми, һәм мондый мисаллар бихисап. Без Иэн Стюартның китабыннан бер өзекне татар теленә тәрҗемә иттек.

Укырга: http://giylem.tatar/archives/2721
Әдилә Вилданова тәрҗемәсе
Беренче татар университеты – «Гавам дарелфөнүне»

Гавам дарелфөнүне (Халык университеты) – татар телендә лекцияләр уку өчен 1907 елда Казанда оешкан җәмгыять. Җәмгыятьнең уставын төзеп, аны тиешле урыннардан раслатып алучысы – Казан Татар учительләр мәктәбе мөгаллиме Ибраһим Терегулов (1852 – 1921). Беренче лекцияне дә 1907 елның 13 ноябрендә «Болгар» чәйханәсе залында Ибраһим Терегулов үзе укый. Аның лекцияләре халык сәламәтлеге, авыл хуҗалыгы һәм фәнни-популяр темаларга багышланган була. Лекцияләреннән берсе – «Металлар» темасына – төрле тәҗрибәләр ясап күрсәтү белән аралашып бара. Тәҗрибәләрне Казан университетының минералогия кабинеты лаборанты-препараторы Йосыф Гайсин үткәрә. Тарихчы Әхмәрев 1908 елның 13 ноябрендә «Болгар тарихчы» һәм 1909 елны «Казан тарихы» темасына лекция ясый. Монда да тылсымлы фонарь аша рәсемнәр күрсәтелә. 1910 елда Габдулла Тукайның халык әдәбияты турындагы, юрист С. Салихов һәм башкаларның бүтән темаларга лекцияләре дә шушы җәмгыять оештыруы нәтиҗәсендә уза. Лекцияләрдән килгән керем «Шәрекъ клубы» файдасына бирелеп бара. Шул еллардагы гәзитә хәбәрләреннән күренгәнчә, лекцияләр татар халкы өчен шактый тәэсирле яңалык була һәм тыңлаучыларда зур кызыксыну уята.

Чыганак: Исмәгыйль Рәми, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. – Казан: ТКН, 2001.
Глобаль күренеш буларак, социаль челтәрләр безнең көндәлек тормышыбызда чагыштырмача аз вакыт – берничә дистә ел яшәп киләләр. Шул ук вакыт аралыгы алар галимнәрнең (психолог, социолог, культурологларның) күзәтү үзәгендә. Тик, шулай да, «Социаль челтәрләр психикага тискәре йогынты ясыймы?» дигән сорауга төгәл җавап әлегә юк. Кайбер тикшеренүчеләр социаль челтәрләр кешенең психик сәламәтлегенә начар йогынты ясый дигән фикер яклы. Әмма иң киң таралыш тапкан фикер түбәндәгечә: социаль челтәрләр психикага бертөрле йогынты ясамый, аларның тәэсире кешенең шәхси үзенчәлекләренә һәм психик халәтенә бәйле. Аеруча мөһим шарт булып, кешенең социаль челтәрләрдә үткәргән вакыт микъдары түгел, ә андагы активлылык төре һәм форматы тора.

Укырга: http://giylem.tatar/archives/2728
Сирена Миндубаева тәрҗемәсе
Рәхим итегез!
«Бу вакыйга фәнни эшне аның кулланылыш өчен файдалы булуы ягыннан гына бәяләргә ярамаганын исбатлый. Тикшеренүләр фәннең матурлыгы хакына үткәрелергә тиеш, әмма радийны ачу кебек фәнни ачышларның кешелек өчен файда китерү ихтималлыгы кала».

Бөек галимәнең чыгышыннан өзекне укыгыз: http://giylem.tatar/archives/2738
Сау бул, Свазиленд! Исәнме, эСватини!

Көньяк Африкадагы кечкенә генә Свазиленд патшалыгы бүгеннән эСватини патшалыгы дип аталачак. Патша Мсвати III илнең 50-еллыгын бәйрәм иткән көндә шул хакта игълан итте. Мондый кыю адымның берничә сәбәбе бар: бердән, күп кенә Африка дәүләтләре үзләренең тарихи исемнәрен кире кайтардылар, икенчедән, Свазилендны Швейцария белән бутыйлар икән (инглизчә язылышлары охшаш булганга).

Асылда, илнең исеме артык үзгәрмәде. «эСватини» «свазилар иле» дигәнне аңлата, «Свазиленд» исә шул ук мәгънәгә ия иде.
Халыкара астрономия көне