Гыйлем
645 subscribers
621 photos
9 videos
10 files
323 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
Бу мәкаләдә «Гыйлем»ле дустыбыз Адилә Мияссәрова Мәгърибкә, ягъни Мароккога сәяхәте, анда белем алу, ял итү һәм аралашу үзенчәлекләре турында бәян итә. Рәхим итеп укыгыз!

Укырга: http://giylem.tatar/archives/2656
Апрель аенда күктә түбәндәге астрономик күренешләрне күзәтеп булачак:
1 апрель – Меркурийның Кояш белән кушылуы*.
2 апрель – Марсның Сатурнга якынаюы.
3 апрель – Айның Юпитерга якынаюы.
7 апрель – Айның Сатурн һәм Марска якынаюы.
8 апрель – АЙНЫҢ СОҢГЫ ЧИРЕГЕ.
14 апрель – Меркурийның торгынлыгы*, Айның Меркурийга якынаюы.
16 апрель – ЯҢА АЙ.
17 апрель – Айның Венерага якынаюы.
18 апрель – Сатурнның торгынлыгы.
19 апрель – Ай Әлдәбәрән йолдызын каплаячак.
22 апрель – АЙНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЧИРЕГЕ, Лиридлар метеор агышының иң көчле вакыты (радианты* Лира йолдызлыгында урнашкан, сәгатенә 18 метеор күренүе көтелә).
24 апрель – Ай Регул йолдызын каплаячак.
29 апрель - Меркурийның көнбатыш элонгациясе*.
30 апрель – ТУЛГАН АЙ, Айның Юпитерга якынаюы.

*Кояш белән кушылу – планета Кояш дискының алгы яки арткы ягыннан үткәндә Кояш, планета һәм Җирнең бер туры сызыкта булуы.
*Торгынлык – Җирдән күзәткәндә планетаның күк йөзе буйлап хәрәкәте туктаган булып тоелу.
*Радиант – «йолдыз яңгыры» вакытында күк йөзендә метеор эзләре кисешкән нокта.
*Элонгация – Җирдән караганда эчке планеталарның (Меркурий һәм Венера) Кояштан максималь почмакча ераклыкта урнашуы. Бу әлеге планеталарны күзәтү өчен иң кулай вакыт.
Аутизм турында мәгълүмат тарату көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан гамәлгә кертелгән. 2008 елдан башлап, ул һәр елның 2 апрелендә билгеләнеп үтелә.

Аутизм турында «Гыйлем»дә укыгыз: http://giylem.tatar/archives/2187
«Гыйлем» үзәге табыш алу максатыннан эшләми, аны дәүләт структуралары финансламый. Шуңа күрә аңа иганәчеләрнең финанс ярдәме кирәк. Сез проект үсешенә үз акчагызны фида итә аласыз.

Хәйриячеләр ярдәме белән без көндәлек чыгымнарыбызны каплыйбыз, ихтыяриларыбызның хезмәтен бәяләр өчен бүләкләр алабыз, эшебезне тагын да сыйфатлырак, яхшырак һәм оперативрак итәр өчен кирәкле җиһазлар һәм программалар сатып алабыз.

«Гыйлем» – уртак проектыбыз. Бергә фида итик.

Яндекс.Акча янчыгы аша булышырга: https://vk.com/gylem?w=app5727453_-82...

Финанс ярдәме һәм керемнәр-чыгымнар турында мәгълүмат: http://giylem.tatar/финанс-ярдәме
Бөек физиолог Иван Павлов вакытында, ягъни 20 гасырның беренче яртысында, йокы һәрвакыт файдалы дип саналган һәм универсаль дәвалау чарасы булып торган. Әмма бүген без әлеге фикернең бик үк дөрес булмавын беләбез. Киресенчә, кайбер авырулар вакытында йокы зыянлы да, куркыныч та булырга мөмкин. Кайвакыт аны кыскартырга яисә бүләргә кирәк. Мисал өчен, депрессияле авырулар вакытында, йокы депрессияне көчәйтә генә. Йокыны калдыру – кешене әлеге халәттән чыгару юлларының берсе. Бу факт сомнологиядә чагыштырмача күптән түгел генә ачылды.

Йокы турында мәкалә укыгыз: http://giylem.tatar/archives/98
Без сезнең өчен тагын бер TED Ed видеосын тәрҗемә иттек. Рәхим итеп карагыз. Сүз уңаеннан, хәзер безгә бөтен Татарстан булыша: «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында кайбер мәктәпләр «Гыйлем» белән эшли һәм TED Ed’ларның титрларын тәрҗемә итә.
https://youtu.be/xxaSeFnEHlc
«Күз алдыгызга китерегез: сез бабаларыгыз турында бернәрсә дә белмисез ди, чөнки телегез моңа мөмкинлек бирми, яисә бөтен мәдәни мирасыгыз юкка чыккан яки гомумән булмаган, ди. Австралия телләренә нәкъ менә шундый куркыныч яный. Җирле телләрне өйрәнү бу глобальләшә бара торган дөньяда кешеләрнең, беренче чиратта, үз-үзләренә карашын һәм мәдәниятне кабул итүен үзгәртә ала».

Австралия телләре турында: http://giylem.tatar/archives/2677
Ричард Файнман, 1959 ел, Калтех
Данлыклы физик Ричард Файнман 1974 елда Калифорния технология университетында чыгыш ясый. Ул бу чыгышында кайбер галимнәрне, бигрәк тә, педагогика һәм психология кебек фәннәрнең белгечләрен Тын океан утрауларында яшәүче аборигеннар белән чагыштыра.

Ни өченме? Атаклы чыгыштан өзекне укырга тәкъдим итәбез: http://giylem.tatar/archives/2690

Сирена Миндубаева тәрҗемәсе
Күз алдына китерегез: су тулы стакан кинәт кенә яртылаш бушый (теге атаклы мәзәктәге кебек). Нәрсә булачагын беләсезме?
Менә монда җентекләп аңлатылган: http://giylem.tatar/archives/2571
Шимбә кичендә бер интеллектуаль ял булыр :)
13 апрельдә «Хәлбуки» лекториенда татар тарихчысы Габделбари Баттал Таймасның милли тарихка карашлары хакында сөйләшәчәкбез. Рәхим итегез! 18:00, Татарстан урамы,2, 105 ауд.
Космонавтика көне котлы булсын!
Инглиз профессоры, фәнне популярлаштыручы галим Иэн Стюарт үзенең «Иң бөек математик мәсьәләләр» дигән китабында Ферма теоремасын, Кеплер гипотезасын һәм күпләр өчен чишеп булмастай тоелган башка мәсьәләләрне аңлаешлы итеп аңлатып кына калмый. Ул математикада һәрдаим яңа ачышлар булуын, ә аларның гамәлдә кулланылуы һәр кешенең күзалдында баруын күрсәтә. Чынлап та, һәр кеше дә үзенең смартфонының математик формулалар нигезендә эшләгәнен белми, һәм мондый мисаллар бихисап. Без Иэн Стюартның китабыннан бер өзекне татар теленә тәрҗемә иттек.

Укырга: http://giylem.tatar/archives/2721
Әдилә Вилданова тәрҗемәсе