Гыйлем
646 subscribers
621 photos
9 videos
10 files
323 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
БҮГЕН Язгы көн-төн тигезлеге көне.

Кояшның күк экваторын** кичкән мәлен көн-төн тигезлеге дип атыйлар. Язгы көн-төн тигезлеге вакытында Кояш күк сферасының* көньяк ярымшарыннан төньяк ярымшарына күчә.

Көн-төн тигезлеге көннәрендә полюслардан тыш Җирнең барлык почмакларында да көн белән төн озынлыгы тигезләшә. Бу вакытта Кояш, төгәл көнчыгышта чыгып, төгәл көнбатышта бата. Язгы көн-төн тигезлеге Төньяк ярымшарда астрономик язның башы булып санала: бу вакыйгадан соң көн озынлыгы арта башлый.

* Күк сферасы – күк җисемнәренең торышлары проекцияләнгән, уртасында Җир шары булган сфера.
** Күк экваторы – Җир экваторы яссылыгына параллель булган күк сферасының зур түгәрәге.
1992 елның 21 мартында Татарстан Җөмһүриятендә республиканың суверенитеты турында референдум уза.

Референдум чит ил күзәтчеләре катнашында, ләкин Русия җитәкчелегенең каршылыгы шартларында уза. Референдум нәтиҗәләренә нигезләнеп республика үз суверенлыгы турында игълан итә.

Татарстан бәйсезлеген республика районнарында 75%, шәһәрләрдә 55% халык хуплый. Әмма Казанда референдум каршылыкка очрый. Башкала халкының 44% гына декларацияне яклый, ә Бөгелмә шәһәре халкының 32% гына «әйе» дип белдерә.
Кичә, 21 нче март көнне, Халыкара галәм станциясенә 55/56 нче экспедиция әгъзаларын җибәрделәр. Экспедиция составына Роскосмос космонавты Олег Артемьев, NASA астронавтлары Эндрю Фойстел һәм Ричард Арнольд керә. Алар орбитада 161 тәүлек эшләргә тиеш булачак.

Идарә ителүче «Союз МС-08» корабы беркетелгән «Союз-ФГ» ракетасы Байконур космодромыннан Мәскәү вакыты белән 20 сәгать 44 минутта кузгалып китте. 9 минуттан соң «Союз МС-08», ракетадан аерылып, Җир тирәли орбитага чыкты. Кораб Халыкара галәм станциясе белән 23 нче март көнне 22 сәгать 41 минутта тоташырга тиеш.

Мәгълүмат чыганагы: Роскосмос
Совет чорында татар дини әдәбияты булган!

«Гыйлем»дә 19-23 мартта узган махсус курс дини әдәбият мирасының нәкъ шул катламына багышланган иде. 5 кич буена барган семинарларда курс тыңлаучылары төрле чыганаклар белән эшләделәр, алга таба тикшеренү эше алып барыр өчен белем һәм тәҗрибә тупладылар.

Бу махсус курсны тарих фәнендә PhD, Санкт-Петербургтагы Аурупа университеты профессоры, Амстердам университеты хезмәткәре Әлфрид Бостанов оештырды һәм алып барды.
24 март - Бөтендөнья туберкулёзга каршы көрәш көне
Киләсе лекторийда теләгән һәр студент чыгыш ясый ала.
Төп бурыч - үзен илһамландырган, аеруча зур йогынты ясаган галим турында сөйләргә.

Регламент - 10 минут.
Теркәлү өчен сылтама - https://goo.gl/QR4pju
Бу мәкаләдә «Гыйлем»ле дустыбыз Адилә Мияссәрова Мәгърибкә, ягъни Мароккога сәяхәте, анда белем алу, ял итү һәм аралашу үзенчәлекләре турында бәян итә. Рәхим итеп укыгыз!

Укырга: http://giylem.tatar/archives/2656
Апрель аенда күктә түбәндәге астрономик күренешләрне күзәтеп булачак:
1 апрель – Меркурийның Кояш белән кушылуы*.
2 апрель – Марсның Сатурнга якынаюы.
3 апрель – Айның Юпитерга якынаюы.
7 апрель – Айның Сатурн һәм Марска якынаюы.
8 апрель – АЙНЫҢ СОҢГЫ ЧИРЕГЕ.
14 апрель – Меркурийның торгынлыгы*, Айның Меркурийга якынаюы.
16 апрель – ЯҢА АЙ.
17 апрель – Айның Венерага якынаюы.
18 апрель – Сатурнның торгынлыгы.
19 апрель – Ай Әлдәбәрән йолдызын каплаячак.
22 апрель – АЙНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЧИРЕГЕ, Лиридлар метеор агышының иң көчле вакыты (радианты* Лира йолдызлыгында урнашкан, сәгатенә 18 метеор күренүе көтелә).
24 апрель – Ай Регул йолдызын каплаячак.
29 апрель - Меркурийның көнбатыш элонгациясе*.
30 апрель – ТУЛГАН АЙ, Айның Юпитерга якынаюы.

*Кояш белән кушылу – планета Кояш дискының алгы яки арткы ягыннан үткәндә Кояш, планета һәм Җирнең бер туры сызыкта булуы.
*Торгынлык – Җирдән күзәткәндә планетаның күк йөзе буйлап хәрәкәте туктаган булып тоелу.
*Радиант – «йолдыз яңгыры» вакытында күк йөзендә метеор эзләре кисешкән нокта.
*Элонгация – Җирдән караганда эчке планеталарның (Меркурий һәм Венера) Кояштан максималь почмакча ераклыкта урнашуы. Бу әлеге планеталарны күзәтү өчен иң кулай вакыт.
Аутизм турында мәгълүмат тарату көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан гамәлгә кертелгән. 2008 елдан башлап, ул һәр елның 2 апрелендә билгеләнеп үтелә.

Аутизм турында «Гыйлем»дә укыгыз: http://giylem.tatar/archives/2187