Гыйлем
646 subscribers
621 photos
9 videos
10 files
323 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
Бүген – Халыкара туган тел көне. Телләребезне яратыйк, саклыйк, үстерик!
Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган «Русча-татарча география сүзлеге» 1977 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән. Аның авторы З.С. Дусаев булган, махсус мөхәррир хезмәтендә Адлер Тимергалин да үз каләмен керткән. Күләме ягыннан чагыштырмача кыска булса да, анда төп географик төшенчәләр һәм атамалар китерелгән.

Карагыз: http://giylem.tatar/archives/2610
Сүзнең нәрсә хакында барганын төгәл аңлар өчен, кәефне, эмоциональ халәтне һәм эмоциональ реакцияне аерырга, төгәлрәк әйтсәк, эмоциональ тормышка кагылган төшенчәләрне аерырга кирәк. Реакцияләр – ул ниндидер эчке яисә тышкы вакыйгаларга җавап итеп, эмоциональ җирлекнең тиз үзгәрүе. Эмоциональ халәтләр берникадәр вакыт дәвере буена баралар, ә кәеф – ул тотрыклы эмоциональ характеристика.

Кәефкә йогынты ясый торган сәбәп һәм факторлар тышкы һәм эчкегә бүленәләр. Тышкы сәбәпләр – ул читтән бирелә торган ситуация, тормыш вакыйгалары, процесслар һәм алар безнең эчке характеристика аша турыдан-туры узмый. Тышкы контекстта бирелгән бер үк төрле ситуациядә төрле кешеләр үзләрен төрлечә хис итәләр. Алар әлеге вәзгыятькә төрлечә карыйлар, аны төрлечә бәялиләр, анда төрле нәтиҗә һәм мөмкинлекләрне күрәләр.

Без тышкы факторлар, ягъни кәеф начарлану, ниндидер күңелсезлек, уңышсызлык, югалтулар турында сүз йөрткәндә, әлеге вәзгыятьләрнең үзләреннән-үзе эшләнмәвен гел истә тотарга тиешбез – алар кеше аларны эшкәрткәндә кулланылган шәхси когнитив механизмнар аркылы уза.

Эчке факторлар

Эчке факторлар биопсихосоциаль. Кәефнең биологик факторлары – бу һичшиксез, сәламәтлекнең соматик роле, нерв системасының тонуста булуы, берникадәр биохимик баланс һәм дисбаланс. Шулай ук биологик факторларга кәефнең ел фасыллары яки тәүлек вакытлары белән бәйле рәвештә үзгәреп торуы да керә: язын һәм көзен, күчмә вакытларда яки, мәсәлән, иртәләрен генә начар кәефтә була торган кешеләр бар. Әгәр дә бу хәл балачактан яки үсмер чактан күзәтелсә, бу эчке механизмнар, эчке биохимик сәбәпләрнең нәтиҗәсе дип уйлыйбыз.

«Гыйлемдә»: http://giylem.tatar/archives/2100
2 нче мартта алдагы лекторийга көтеп калабыз.
Махсус курс
ТАТАР ДИНИ ӘДӘБИЯТЫ: СОВЕТ ЧОРЫ || 19-23 март 2018

Укытучы: Әлфрид Бостанов, (Санкт-Петербургтагы Аурупа университеты, Амстердам университеты)

Бу махсус курсның максаты – студентларда чыганаклар һәм фәнни әдәбият белән эшләү сәләтләрен үстерү. Алдан тәкъдим ителгән әдәбиятны укып, студентлар семинар барышында текстларны анализларга, сораулар куярга һәм фәнни әдәбиятта күрсәтелгән концепцияләр һәм бара торган бәхәсләр контекстына урнаштыра белергә тиеш. Беренче семинарда курсның төп максатлары, туган фәнни сораулар һәм булган мәсьәләләр күтәрелер. Алдагы дүрт семинарда студентларга тәкъдим ителгән чыганакларга таянып текстологик анализ һәм дискуссия алып барылыр. Махсус курс дәвамында лекциялар булмаячак, бөтен дәресләр семинар рәвешендә алып барылачак.

Катнашучы студентлар саны 10 кеше белән чикләнгән.
Махсус курста катнашу теләген күрсәткән студентларга семинар материаллары интернет аша алдан ук җибәрелер.
Гамәли тел – татар теле.

ТЕРКӘЛҮ ФОРМАСЫ:
Шагыйрь, тәрҗемәче, язучы, филолог - Айрат Галимҗанов.

Бик кызыклы лекторий булачак!
Килмичә калмагыз!
ТОМАНЛЫКЛАР – якындагы йолдызларның яктылыгын кайтару, йоту яисә үзләре яктылык тарату сәбәпле күренә торган йолдызара тузан һәм газ болытлары. Элегрәк кайбер йолдыз тупланышлары һәм галактикаларны да томанлыклар дип йөрткәннәр.

Томанлыкларның төрләре:

1. КАРАҢГЫ ТОМАНЛЫКЛАР – үзләре артындагы йолдызларның яктылыгын үткәрми торган тыгыз газ-тузан болытлары. Мондый томанлыклар күбесе Киек Каз юлы буйлап сузылган караңгы полосада тупланган.
2. КАЙТАРГЫЧ ТОМАНЛЫКЛАР – якындагы кайнар йолдызларның яктылыгын кайтара алган газ-тузан болытлары. Мондый томанлыкларның күбесен визуаль күзәтеп булмый, алар фотода гына ачык күренә. Гадәттә, кайтаргыч томанлыклар зәңгәрсу төстә була.
3. ЭМИССИОН (ДИФФУЗ) ТОМАНЛЫКЛАР – эчендәге йолдызларның ультрашәмәхә нурларын йотып, күренмә диапозонда яктылык чәчә торган газ болытлары. Бу төр томанлыклар күзгә яшькелт булып күренә, ә фотоларда исә кызыл булып чыгалар. Эмиссион томанлыкларда актив йолдызлар ясалу процессы бара.
4. ПЛАНЕТАР ТОМАНЛЫКЛАР – картайган йолдызларның очып беткән тышкы катламнарыннан барлыкка килгән газ болытлары. Гадәттә алар түгәрәк яисә боҗра формасында булалар.
5. УЛЬТРАЯҢА ЙОЛДЫЗ КАЛДЫКЛАРЫ – ультраяңа йолдызлар шартлавы нәтиҗәсендә тирә-юньгә таралган газ болытларыннан формалашкан томанлыклар.
SETI (ингл. Search for Extraterrestrial Intelligence – Җирнеке булмаган интеллектны эзләү) – Галәмдә булырга мөмкин башка цивилизацияләрне эзләүгә юнәлтелгән чараларның гомуми атамасы. SETI галәм киңлегеннән килгән радио, оптик, ифракызыл һәм рентген нурланыш дулкыннары арасыннан ясалма табигатьлеләрне эзләүне күздә тота.

Бу проект турында күбрәк белергә теләсәгез, түбәндәге мәкаләне укырга киңәш итәбез.

Сылтама: http://giylem.tatar/archives/2627
Хәзерге җәмгыять бик көчле үзгәрешләр кичерә. Авыл хуҗалыгыннан башлап галәмгә очуга кадәр - бөтен өлкәләрдә төрле-төрле һөнәри санак программалары киң кулланышка керә башлады. Бу күренеш безнең телебезгә дә тәэсир итә. Татар теле замананың яңа сулышына әзерме?

Татар телле һөнәри интернет-проектларны алып баручы - Артур Галимҗанов.
БҮГЕН Язгы көн-төн тигезлеге көне.

Кояшның күк экваторын** кичкән мәлен көн-төн тигезлеге дип атыйлар. Язгы көн-төн тигезлеге вакытында Кояш күк сферасының* көньяк ярымшарыннан төньяк ярымшарына күчә.

Көн-төн тигезлеге көннәрендә полюслардан тыш Җирнең барлык почмакларында да көн белән төн озынлыгы тигезләшә. Бу вакытта Кояш, төгәл көнчыгышта чыгып, төгәл көнбатышта бата. Язгы көн-төн тигезлеге Төньяк ярымшарда астрономик язның башы булып санала: бу вакыйгадан соң көн озынлыгы арта башлый.

* Күк сферасы – күк җисемнәренең торышлары проекцияләнгән, уртасында Җир шары булган сфера.
** Күк экваторы – Җир экваторы яссылыгына параллель булган күк сферасының зур түгәрәге.