2018 елгы «Хәлбуки» сезоны Яшьләр лекторие белән башлана. Димәк, беренче булып әле фән һәм югары белем үрләренә менә башлаган лекторлар – студентлар чыгыш ясаячак. Киләсе очрашуда исә «зурларның» җитди лекцияләренә әйләнеп кайтачакбыз.
Быелгы лекторийларның тагын бер яңалыгы – «Тыңлаучы шәһадәтнамәләре». 16 февральдә чыгышларны тыңларга килгән һәр кешегә махсус шәһадәтнамә биреләчәк, анда алга таба тыңланган һәр лекция билгеләнеп барылачак. Май аенда һәм декабрь аенда сезоннарның иң актив тыңлаучыларына истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Без сезне көтәбез!

Сишәмбе – TED’лар көне.
Яңа тәрҗемә ителгән видео белән танышыгыз: https://youtu.be/xm4kZrQrujA

YouTube
TED ED ТАТАРЧА | ЭВЕРЕСТ НИКАДӘР БИЕК? | Giylem
Диңгез дәрәҗәсеннән 8850 метрга югарыда урнашкан Дҗомолунгма, яки Эверест тавы – планетабызның иң биек ноктасы. Ләкин ул ничек шулай биек була алган соң? Бу ...
Бүген татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри туган көн. «Гыйлем»дә бу көн Татар фәне көне дип искә алына.
Каюм Насыйри – татар халкының күренекле улы, бөек мәгърифәтчесе. Насыйриның татар халкына гыйлем тарату эшенә чиксез тугърылыгы безне, «Гыйлем» мөхәрриятен, һәрчак илһамландырды. Берничә ел дәвамында без сайтыбызда аның гыйльми мирасы белән таныштырып бардык. Хәзер исә сезнең өчен шул язмаларны бергә туплаган махсус сәхифә әзерләдек.
Күчәргә: http://giylem.tatar/qayum-nasir

Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган «Русча-татарча география сүзлеге» 1977 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән. Аның авторы З.С. Дусаев булган, махсус мөхәррир хезмәтендә Адлер Тимергалин да үз каләмен керткән. Күләме ягыннан чагыштырмача кыска булса да, анда төп географик төшенчәләр һәм атамалар китерелгән.
Карагыз: http://giylem.tatar/archives/2610

Сүзнең нәрсә хакында барганын төгәл аңлар өчен, кәефне, эмоциональ халәтне һәм эмоциональ реакцияне аерырга, төгәлрәк әйтсәк, эмоциональ тормышка кагылган төшенчәләрне аерырга кирәк. Реакцияләр – ул ниндидер эчке яисә тышкы вакыйгаларга җавап итеп, эмоциональ җирлекнең тиз үзгәрүе. Эмоциональ халәтләр берникадәр вакыт дәвере буена баралар, ә кәеф – ул тотрыклы эмоциональ характеристика.
Кәефкә йогынты ясый торган сәбәп һәм факторлар тышкы һәм эчкегә бүленәләр. Тышкы сәбәпләр – ул читтән бирелә торган ситуация, тормыш вакыйгалары, процесслар һәм алар безнең эчке характеристика аша турыдан-туры узмый. Тышкы контекстта бирелгән бер үк төрле ситуациядә төрле кешеләр үзләрен төрлечә хис итәләр. Алар әлеге вәзгыятькә төрлечә карыйлар, аны төрлечә бәялиләр, анда төрле нәтиҗә һәм мөмкинлекләрне күрәләр.
Без тышкы факторлар, ягъни кәеф начарлану, ниндидер күңелсезлек, уңышсызлык, югалтулар турында сүз йөрткәндә, әлеге вәзгыятьләрнең үзләреннән-үзе эшләнмәвен гел истә тотарга тиешбез – алар кеше аларны эшкәрткәндә кулланылган шәхси когнитив механизмнар аркылы уза.
Эчке факторлар
Эчке факторлар биопсихосоциаль. Кәефнең биологик факторлары – бу һичшиксез, сәламәтлекнең соматик роле, нерв системасының тонуста булуы, берникадәр биохимик баланс һәм дисбаланс. Шулай ук биологик факторларга кәефнең ел фасыллары яки тәүлек вакытлары белән бәйле рәвештә үзгәреп торуы да керә: язын һәм көзен, күчмә вакытларда яки, мәсәлән, иртәләрен генә начар кәефтә була торган кешеләр бар. Әгәр дә бу хәл балачактан яки үсмер чактан күзәтелсә, бу эчке механизмнар, эчке биохимик сәбәпләрнең нәтиҗәсе дип уйлыйбыз.
«Гыйлемдә»: http://giylem.tatar/archives/2100

TED’лар көне килеп җитте. Яңа гына тәрҗемә ителгән видеоны тәкъдим итәбез.
https://youtu.be/kGUbZgW6j2A
https://youtu.be/kGUbZgW6j2A
YouTube
TED ED ТАТАРЧА | КҮЗЛЕКЛӘР КҮРЕРГӘ НИЧЕК БУЛЫША? | Giylem
Бүгенгесе көндә күзлекләр миллионлаган кешегә дөньяны ачык итеп күрергә ярдәм итә. Ләкин ни рәвешле эшли соң алар? Бу дәрестә Эндрю Бэстоурус һәм Клэр Гилбер...
ТАТАР ДИНИ ӘДӘБИЯТЫ: СОВЕТ ЧОРЫ || 19-23 март 2018
Укытучы: Әлфрид Бостанов, (Санкт-Петербургтагы Аурупа университеты, Амстердам университеты)
Бу махсус курсның максаты – студентларда чыганаклар һәм фәнни әдәбият белән эшләү сәләтләрен үстерү. Алдан тәкъдим ителгән әдәбиятны укып, студентлар семинар барышында текстларны анализларга, сораулар куярга һәм фәнни әдәбиятта күрсәтелгән концепцияләр һәм бара торган бәхәсләр контекстына урнаштыра белергә тиеш. Беренче семинарда курсның төп максатлары, туган фәнни сораулар һәм булган мәсьәләләр күтәрелер. Алдагы дүрт семинарда студентларга тәкъдим ителгән чыганакларга таянып текстологик анализ һәм дискуссия алып барылыр. Махсус курс дәвамында лекциялар булмаячак, бөтен дәресләр семинар рәвешендә алып барылачак.
Катнашучы студентлар саны 10 кеше белән чикләнгән.
Махсус курста катнашу теләген күрсәткән студентларга семинар материаллары интернет аша алдан ук җибәрелер.
Гамәли тел – татар теле.
ТЕРКӘЛҮ ФОРМАСЫ: