Гыйлем
645 subscribers
621 photos
9 videos
10 files
323 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
Һәвәскәр астрономнар 5 планеталы йолдыз системасын ачарга булышкан

Кеплер космик телескобы транзит ысулы белән экзопланеталар эзләүдә кулланыла. Әмма телескоп җыйган мәгълүматлар шуның кадәр күп ки, аларны белгечләр генә эшкәртеп бетерер хәлдә түгел. Мисал өчен, соңгы өч елда К2 киңәйтелгән миссиясе барышында Кеплер 287 309 йолдызны күзәткән, өстәвенә әлеге сан ай саен тагын берничә дистә меңгә артып бара.

Бу хәлдән чыгу максатыннан узган елның апрель аенда Exoplanet Explorers программасы эшли башлый. Аның ярдәмендә теләгән һәр кеше Кеплер җыйган мәгълүматны эшкәртергә булыша ала. Экзопланета табылу ихтималы югары булган очраклар соңрак белгечләр тарафыннан тикшерелә. К2-138 системасы шул рәвешле ачыла да инде. Һәвәскәрләр бу йолдыз системасында 4 планета ачалар, белгечләр исә тагын бер планета барлыгын билгели. Әлеге системада 6 планета булу ихтималы да бар.

Тулырак: http://www.caltech.edu/news/citizen-scientists-discov..
Табигать музейларына кергәч, иң беренче чиратта игътибарны динозаврлар һәм мамонтларның сөякләре җәлеп итә. Башка кечерәк экспонатлар, мәсәлән, ташка әйләнгән кабырчыклар, кораллар, балыклар, хәтта 100 миллион яшьлек агач кайрылары да күз күременнән читтә кала. Ә бит борынгы чорларда яшәгән җан ияләре арасында бик кызыклылары бихисап булган.

Укырга: http://giylem.tatar/?p=2055
Каюм Насыйриның татар фонетикасы өлкәсендәге эшчәнлеге гаять зур.
“Кыскача татар нәхүе. Татарча вә урысча үгрәнүчеләргә файдасы гамь булсын өчен”(1860), "Кыскача татар грамматикасы”(1860) хезмәтләре аеруча игътибарга лаеклы. Шундыйлар исемлегендә “Әнмүзәҗ” тә (1895, 1975) бар. Әлеге хезмәтендә ул, беренчеләрдән булып, татар телендә сузык авазларның саны ун икәнен исбатлый һәм аларның язуда гына өч хәреф белән белдерелүен искәртә. Ул: “Телемездә ун төрле тавыш бардыр ки, алар ошбулардыр: а, ә, у, ү, о, ө, э(е), ы, и, и(ый),”- дип, аларның әйтелештә генә барлыгын, ә язылышта өч хәреф кулланылганын әйтә. Бу хезмәтендә галимнең хәрефне аваздан аерганын күрәбез.
20 ел элек Вашингтонда АКШ, Россия, Канада, Япония һәм Ауропа космик агентлыгы вәкилләре Халыкара галәм станциясен оештыру турындагы килешүгә кул куялар.

Роскосмос мәгълүматлары буенча
Америка биологлары Aedes aegypti черкиләрен үзләрен үтерергә җыенган организмнарның исеннән куркырга өйрәткән. Ягъни, сары бизгәк черкиләре дип йөртелә торган бу бызылдык дошманнарны үтерергә җыенсак, алар үзләре дә безнең исне танып, бездән ерак торырга тырышачаклар.

Әлбәттә, бу тәҗрибә сары бизгәк черкиләренә булышыр өчен ясалмаган. Тәҗрибә барышында дофамин рецепторларының теге яки бу әйбергә өйрәнүдә роле дә тикшерелгән.

Чыганак: http://www.cell.com/current-biology/fulltext/S0960-98..
БҮГЕН, 31 нче гыйнвар көнне, Ай белән бәйле 3 астрономик күренешне күзәтеп булачак. Бу вакыйгалар берьюлы соңгы тапкыр 150 ел элек күзәтелгән.

1. «Зәңгәр Ай» - бер ай эчендә Җирнең табигый иярчененең ике тапкыр тулы фазага керүе, ягъни бер ай эчендә Айның ике тапкыр тулуы. Бу күренеш 2,5 елга бер тапкыр күзәтелә.

2. Супер Ай – Айның гадәттәгедән зуррак һәм яктырак булып күренүе. Тулган Ай перигей ноктасы (Ай орбитасының Җиргә иң якын булган ноктасы) аша узганда күзәтелә.

3. Айның тулы тотылуы – тулган Ай Җир күләгәсенә кергәндә күзәтелә. Бу вакытта Ай өслегенә Җир атмосферасында чәчелгән Кояш нурлары гына төшә. Җир атмосферасы исә кызыл һәм кызгылт сары нурлар өчен үтә күренмәле, шунлыктан Ай кызыл төскә керә.
Ай тотылу, Мәскәү вакыты белән 14:48 сәг. башланып, 18:11 сәг. тәмамланачак. Тулы фазаның дәвамлылыгы 77 мин. тәшкил итәчәк (15:51-17:08). Бу күренешне, көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш өлкәләрдән тыш, Россиянең бар территориясендә дә күзәтеп булачак.
Февраль аенда күктә түбәндәге астрономик күренешләрне күзәтеп булачак:
1 февраль – Ай Регул йолдызын каплаячак.
7 февраль – Юпитерның Айга якынлашуы.
9 февраль – Марсның Айга якынлашуы.
11 февраль – Сатурнның Айга якынлашуы.
15 февраль – Ай Меркурийны каплаячак.
15 февраль – Кояшның өлешчә тотылуы. Көньяк Америка һәм Антарктида җирлегендә күзәтеләчәк.
16 февраль - Ай Венераны каплаячак. Көньяк Америка һәм Африка җирлегендә күзәтеләчәк.
17 февраль – Меркурийның Кояш белән кушылуы.
23 февраль – Ай Әлдәбәрән йолдызын каплаячак.
Космонавтика өлкәсендә күптәннән көтелгән вакыйга - бүген SpaceX ширкәте Falcon Heavy ракетасына беренче очыш сынавы уздырачак!

Falcon Heavy ракетасы Айга һәм Марска кешеләр җибәрү максатыннан уйлап табылган иде. Ул бүгенге көндә кулланыла торган ракеталарның иң авыры һәм егәрлесе.

Falcon Heavy Кеннеди исемендәге Галәм үзәгеннән (Флорида штаты, АКШ) Мәскәү вакыты белән 19:30-21:30 вакыт аралыгында кузгалып китәргә тиеш. Ике ян тизләткеч ролен Falcon 9 ракеталарының кулланылган беренче баскычлары башкарачак. Файдалы йөкләнеш буларак Илон Маскның Tesla Roadster электромобиле кулланылачак. Ул Марс яныннан уза торган Кояш тирәли орбитага чыгарга тиеш.

Киттек, хәерле сәгатьтә!
Соңгы көннәрдә гел видеоязмалар чыгарганга ачуланмагыз, «Гыйлемдә» төрле юнәлешләр эшли. Шуларның берсе – TED Ed видеодәресләрен тәрҗемә итү. Чираттагы тәрҗемәбез әзер:
8 нче февральдә Русия галимнәре милли Фән көнен бәйрәм итә. Фән эшлеклеләрен Русия фәне көне уңаеннан тәбриклибез! Илебезнең фәнни һәм фәнни-техник киләчәге сезнең кулда, уңышлар насыйп булсын сезгә!
«Гыйлем»нең иң популяр материалларын – Алсу Гыйльметдинова әзерләгән «Билингваль педагогика» курсын бергә матур итеп тупладык.

Рәхим итегез:
http://giylem.tatar/курс-билингваль-педагогика