2017 нче елның ахыры якынлаша, ә бу исә ел дәвамында «Гыйлемдә» чыккан иң шәп мәкаләләрне барларга вакыт җиткән дигән сүз :)
Игътибарыгызга астрономия буенча иң яхшы мәкаләләр исемлеген тәкъдим итәбез:
1. Салкын йолдызның 7 планетасында яшәп булырмы? - http://giylem.tatar/?p=2177
2. Борынгы болгар-татарларда астрономия фәне - http://giylem.tatar/?p=2006
3. Кояш турында 5 фәнни миф - http://giylem.tatar/?p=2006
4. Ничек телескоп ясарга? - http://giylem.tatar/?p=2130
5. Космик һава торышы - http://giylem.tatar/?p=1985
ИСКӘРМӘ: декабрь аенда Кояш системасы иң күп планеталы система статусын югалтты. Техас университеты (АКШ) астрономнары хәбәр иткәнчә, бездән 2545 яктылык елы ераклыгында урнашкан Кеплер-90 системасында сигезенче планета табылды. Кеплер 90i дип аталган әлеге ташлы планета үз йолдызы тирәсендә 14,4 тәүлек эчендә бер әйләнеш ясый. Әмма, йолдызга бик якын урнашуы сәбәпле, экзопланета өслегендәге температура Цельсий буенча 450 градуска җитә ала. Димәк, монда тереклек булу ихтималы юк диярлек.

Яңа ел бәйрәме атнасында фейерверкларны еш оештыралар. Бәйрәмне күркәмләндерә торган фейерверк төсләре ничек ясалганын бу инфографикадан белә аласыз.
Кадерле дуслар!
Яңа 2018 нче ел һәрбарчагыз өчен бәрәкәтле һәм уңышлы ел булса иде. Яңа елда белем-гыйлемегез артсын, милләтебезнең мәгърифәтле киләчәге хакына бергә-бергә файдалы гамәлләр башкарырга насыйп булсын!
Ихтирам белән
«Гыйлем» фән һәм мәгърифәт үзәге

Затлы гаиләдә туган, борынгы морза нәселенең традицияләреннән ваз кичкән, Тукайның якын дустына әйләнгән, каты авыруга бирешмәгән һәм һәрчак үзе булып калган. Әйе, Фатих Әмирханның тормыш юлында сокланырлык, гаҗәпләнерлек яисә инде бераз шелтәләрлек адымнар күп булган.
Укырга: http://giylem.tatar/?p=1140
Укырга: http://giylem.tatar/?p=1140
Данлыклы Nature журналы һәр елның ахырында галимнәр, белгечләр һәм сәясәтчеләрнең бу елда иң әһәмиятлеләрен сайлап алып, ун кешелек исемлек төзи. Бу гадәти рейтинг түгел: дөньяда иң абруйлы фәнни басма сайлаган шәхесләр фән һәм технологияләрнең мөһим юнәлешләрен, вакыйгаларны һәм ачышларны чагылдыралар. 2017 елда бу исемлеккә ген инженериясе һәм гравитация дулкыннары белгечләре, атом коралына каршы көрәшүчеләр, гендер тигезлеген таләп итүчеләр һәм ген терапиясе ярдәмендә яман шештән котылган бер кыз бала керде. Әмма быел исемлектә антигерой да бар – АКШ Президенты Идарәсенең яңа әгъзасы Скотт Прюитт, Әйләнә-тирә мохитне саклау агентлыгында фәнни юнәлешләрне япканы өчен, елның начар каһарманы дип әйтелде.
Танышырга: http://giylem.tatar/?p=2536
Танышырга: http://giylem.tatar/?p=2536
Калкансыман биз эчке секреция бизләренең иң әһәмиятлеләреннән берсе. 1543 елда ук аңа беренче тасвирламаны А. Везалий бирә, ләкин аңа исем бер гасырдан артык вакыт узгач - 1656 елда гына табыла.
Калкансыман биз турында хәзерге күзаллаулар, Швейцария хирургы Т. Кохер , 1883 елны, шушы бизе кисеп алынган балада акыл ягыннан артта калу (кретинизм) билгеләре күзәтелүен бәян иткәч, XIX гасыр ахырына гына барлыкка килә.
1896 елда А. Бауман биздә йод күп булуын ачыклый һәм тикшеренүчеләр игътибарын борынгы кытайларның кретинизмны йодка бай диңгез болытсыманнары көле белән уңышлы дәвалауларына юнәлдерә.
Хәзерге вакытта калкансыман бизнең тар муентык белән тоташкан ике өлештән торуы мәгълүм. Бу - эчке секрециянең иң зур бизе. Олы кешедә калкансыман бизнең массасы 25-60 г; ул бугазның алгы ягына һәм ян ягына урнашкан, аның төп гормональ продукты - тироксин.

Имезүчеләрнең 2017 елда тасвирланган яңа төрләре (II өлеш)
Neoromicia stanleyi Ботсвана, Зимбабве һәм Замбиядә табылган.
Murina hkakaboraziensis – көпшәборынлыларның бер төре, Мьянманың төньяк өлешендәге урманнарында табылган.
Кимерүчеләр отряды (Rodentia)
Элек Sciurus meridionalis гади тиеннең (Sciurus vulgaris) төрчәсе булып саналган. Көньяк Италиянең эндемигы, таулы урманнарда тереклек итә.
Glaucomys oregonensis – америка очкалак тиеннәренең бер төре, элек G. Sabrinus составына кергән, тик генетик тикшеренүләр нигезендә аерым төр буларак аерылып чыккан. Көньяк британ Колумбиясеннән көньяк Калифорниягә кадәр таралып, Төньяк Америкада, Тын океаны яр буендагы ылыслы урманнарда тереклек итә.
Deltamys araucaria Бразилиянең көньяк-көнчыгышындагы таулы араукария урманында тереклек итә.
Hapalomys suntsovi – маймылсыман тычканнарның бер төре. Вьетнам провинциясе Бинь-Фуокта табылган, шулай ук күрше Көнчыгыш Камбоджаның урманлы районнарында тереклек итү ихтималы да бар. Төр исеме Вьетнамдагы кимерүчеләрне өйрәнүгә зур өлеш керткән доктор В. В Сунцов хөрмәтенә бирелгән ( А. Н Северцов исемендәге Россия Фәннәр академиясенең экология һәм эволюция институты, Мәскәү).
Ototylomys chiapensis – үрмәләүче әрләннәрнең (хомяк) бер төре. Чьяпас мексика таулыгының эндемигы. Тропик урманнарда тереклек итә.
Приматлар отряды (Primates)
Tarsius spectrumgurskyae Сулавеси утравының төньягында тереклек итә.
Galagoides kumbirensis Анголаның беренчел һәм икенчел дымлы урманнарында тереклек итә, диңгез өстеннән 285-910 м биеклектә очратырга мөмкин. Агач хәзерләү эшләре алып барылганда, табигый яшәү тирәлеге җимерелүе аркасында, төр куркыныч астында тора.
Hoolock tianxing көнчыгыш Мьянма һәм көньяк-көнбатыш Кытайның мәңге яшел таулы урманнарында тереклек итә. Популяция санының түбән булуы сәбәпле, төр куркыныч астында тора.
Pongo tapanuliensis Суматра утравындагы урманнарда табылган (Тоба күленең көньягына таба). Морфологик, тотыш һәм генетик комплекслар характеристикалары нигезендә аерым төр буларак билгеләнгән. Әлеге хайваннарның популяциясе саны 800 зат дип бәяләнә. Бу төр гоминидларның хәзерге замандагы иң аз санлы төре булып тора.

Кошларның 2017 елда тасвирланган яңа төрләре.
Machaeropterus eckelberryi – кәрлә тургайларның (корольки) Манакинлылар гаиләлегеннән булган кошларның бер төре (Чыпчыксыманнар отряды)
Лорето департаментының көньяк-көнбатышы һәм Сан-Мартин департаментының төньягындагы тау итәкләрендә тереклек итә (Перу).
M. eckelberryi морфологик яктан M. regulus aureopectus төрчәсенә тәңгәл килә, тик тавышы белән ул төрчәдән һәм M. Regulus комплексының башка әгъзаларыннан шактый аерылып тора.
Төр исеме танылган америкалы рәссам, анималист, күпләгән орнитологик хезмәтләрне һәм белешмәлекләрне иллюстрацияләгән Дон Экельберри (1921–2001) хөрмәтенә бирелгән.
Scytalopus alvarezlopezi – җир топакололарының бер төре (Топакололылар гаиләлеге, Чыпчыксыманнар отряды).
Колумбиянең Көнбатыш Андларында табылган. Диңгез өстеннән 1300-2100 м биеклектә очратырга мөмкин. Болытлы урманнардагы тарлавыкларга урнаша. Төр исеме Колумбиядәге кошларны өйрәнүгә зур өлеш керткәне өчен, колумбияле орнитология профессоры Умберто Альварес-Лопес хөрмәтенә бирелгән.

Ризаэддин Фәхреддиннең «Әхлак гыйлемен» монда йөкли аласыз: http://giylem.tatar/?p=247
Һәвәскәр астрономнар 5 планеталы йолдыз системасын ачарга булышкан
Кеплер космик телескобы транзит ысулы белән экзопланеталар эзләүдә кулланыла. Әмма телескоп җыйган мәгълүматлар шуның кадәр күп ки, аларны белгечләр генә эшкәртеп бетерер хәлдә түгел. Мисал өчен, соңгы өч елда К2 киңәйтелгән миссиясе барышында Кеплер 287 309 йолдызны күзәткән, өстәвенә әлеге сан ай саен тагын берничә дистә меңгә артып бара.
Бу хәлдән чыгу максатыннан узган елның апрель аенда Exoplanet Explorers программасы эшли башлый. Аның ярдәмендә теләгән һәр кеше Кеплер җыйган мәгълүматны эшкәртергә булыша ала. Экзопланета табылу ихтималы югары булган очраклар соңрак белгечләр тарафыннан тикшерелә. К2-138 системасы шул рәвешле ачыла да инде. Һәвәскәрләр бу йолдыз системасында 4 планета ачалар, белгечләр исә тагын бер планета барлыгын билгели. Әлеге системада 6 планета булу ихтималы да бар.
Тулырак: http://www.caltech.edu/news/citizen-scientists-discov..

The California Institute of Technology
News | Caltech
Caltech is a world-renowned science and engineering research and education institution, where extraordinary faculty and students translate big ideas into big discoveries.
Табигать музейларына кергәч, иң беренче чиратта игътибарны динозаврлар һәм мамонтларның сөякләре җәлеп итә. Башка кечерәк экспонатлар, мәсәлән, ташка әйләнгән кабырчыклар, кораллар, балыклар, хәтта 100 миллион яшьлек агач кайрылары да күз күременнән читтә кала. Ә бит борынгы чорларда яшәгән җан ияләре арасында бик кызыклылары бихисап булган.
Укырга: http://giylem.tatar/?p=2055
Укырга: http://giylem.tatar/?p=2055
Каюм Насыйриның татар фонетикасы өлкәсендәге эшчәнлеге гаять зур.
“Кыскача татар нәхүе. Татарча вә урысча үгрәнүчеләргә файдасы гамь булсын өчен”(1860), "Кыскача татар грамматикасы”(1860) хезмәтләре аеруча игътибарга лаеклы. Шундыйлар исемлегендә “Әнмүзәҗ” тә (1895, 1975) бар. Әлеге хезмәтендә ул, беренчеләрдән булып, татар телендә сузык авазларның саны ун икәнен исбатлый һәм аларның язуда гына өч хәреф белән белдерелүен искәртә. Ул: “Телемездә ун төрле тавыш бардыр ки, алар ошбулардыр: а, ә, у, ү, о, ө, э(е), ы, и, и(ый),”- дип, аларның әйтелештә генә барлыгын, ә язылышта өч хәреф кулланылганын әйтә. Бу хезмәтендә галимнең хәрефне аваздан аерганын күрәбез.