Гыйлем
645 subscribers
621 photos
9 videos
10 files
323 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
НИ ӨЧЕН «ӘБҮГАЛИСИНА» ФӘННИ СЛЭМЫНДА КАТНАШЫРГА КИРӘК?

1. Сез беренче булачаксыз
Science Slam (фәнни слэм) — фәнне популярлаштыруның өр-яңа форматы, аңа әле дистә ел да юк. Татар телендә исә тарихта беренче тапкыр үткәрелә.

2. Башыгызны эшләтәчәксез
Фәнне аңлау бер нәрсә, аны башкаларга кызыклы итеп аңлату исә бөтенләй башка эш. Бу үзенә күрә бер сәнгать. Моның өчен башыгызны бик яхшы эшләтергә кирәк булачак.

3. Үзегезне ачачаксыз.
Бәлки, сез дөньяның яңа Файнманы булып, фәнни җәмәгатьчелекнең рок-йолдызы булырсыз? Уйлап карагыз әле!

4. Белемегезне арттырачаксыз
Уйлап кына карагыз: слэмда сезнең кебек акыллы, сәләтле һәм кызыклы кешеләр катнашачак. Сез алардан да фәннең төп трендлары һәм шаккатырлык ачышлары турында нәни лекцияләр ишетәчәксез.

5. Рәхәтләнеп ял итәчәксез.
Сез дә, башка катнашучылар да чыгышларын кызык итәргә тырышачак. Димәк, фән катыш дөнья юморы булачак! Өстәвенә, слэм җиңүчесен тыңлаучыларның алкышлары бәяләячәк, моның өчен тавыш үлчәгеч кулланылачак. Бу исә бәйгене тагын да үзенчәлекле һәм кызыктыргыч итә. Шулай бит?

СЛЭМДА КАТНАШЫР ӨЧЕН ТЕРКӘЛЕГЕЗ: https://goo.gl/forms/4H3EIPLFKOglKMKn2
Биткоинның бәясе соңгы биш көндә 30 процентка төште. Бу уңайдан аның динамикасын күрсәткән графикка карау кызык.
Психологлар 11-12 яшьлек малайларны бер лагерьгә җыйганнар да, тәҗрибә уздырганнар. Кинолар төшерерлек эксперимент булган бу: монда үзеңне мотивацияләү һәм рухыңны ныгыту да, команда белән эшләү элементлары да, чын дуслык тарихы да бар.

1948 – 1961 нче еллар аралыгында Мозаффар Шәриф һәм аның коллегалары Марвин Б. Сассмен, Роберт Һантингтон, О. Дж. Һарви, Б. Джеком Уайт, Уильямом Р. Һуд һәм Кэролин В. Шәриф) тарафыннан үткәрелгән иҗтимагый-психологик эксперимент «Җәйге алан» исеме белән билгеле.

Әлеге эксперимент группалар арасындагы конфликтның аерым бер ресурлар өчен көрәш вакытында барлыкка килгәнлеген исбатлау өчен оештырыла.

Эксперимент бер җәйге аланда (лагерьда) 11-12 яшьлек балалар арасында уздырыла. Тикшерүчеләр үзләренә аерым рольләр алалар – директор, тәрбияче һәм башкалар. Эксперимент берничә өлештән торган.

Укып бетерергә: http://giylem.tatar/?p=2428
Җирнең Ай офыгыннан күтәрелүе
Әлеге фотосурәт 1968 елның 24 декабрендә «Аполлон-8» экипажы тарафыннан ясалган. Бу кичне астронавтлар Фрэнк Борман, Джим Ловелл һәм Уильям Андерс, Җир белән туры элемтәгә чыгып, планетабызның Айдан ничек күренгәнен күрсәтә һәм Җир халкын якынлашып килүче Раштуа бәйрәме белән котлый.
2017 нче елның ахыры якынлаша, ә бу исә ел дәвамында «Гыйлемдә» чыккан иң шәп мәкаләләрне барларга вакыт җиткән дигән сүз :)

Игътибарыгызга астрономия буенча иң яхшы мәкаләләр исемлеген тәкъдим итәбез:
1. Салкын йолдызның 7 планетасында яшәп булырмы? - http://giylem.tatar/?p=2177
2. Борынгы болгар-татарларда астрономия фәне - http://giylem.tatar/?p=2006
3. Кояш турында 5 фәнни миф - http://giylem.tatar/?p=2006
4. Ничек телескоп ясарга? - http://giylem.tatar/?p=2130
5. Космик һава торышы - http://giylem.tatar/?p=1985

ИСКӘРМӘ: декабрь аенда Кояш системасы иң күп планеталы система статусын югалтты. Техас университеты (АКШ) астрономнары хәбәр иткәнчә, бездән 2545 яктылык елы ераклыгында урнашкан Кеплер-90 системасында сигезенче планета табылды. Кеплер 90i дип аталган әлеге ташлы планета үз йолдызы тирәсендә 14,4 тәүлек эчендә бер әйләнеш ясый. Әмма, йолдызга бик якын урнашуы сәбәпле, экзопланета өслегендәге температура Цельсий буенча 450 градуска җитә ала. Димәк, монда тереклек булу ихтималы юк диярлек.
Бәйрәмнәр вакытында сәламәтлегегезгә аеруча игътибарлы булыгыз!;)

#шаянгыйлем #гыйлем
Яңа ел бәйрәме атнасында фейерверкларны еш оештыралар. Бәйрәмне күркәмләндерә торган фейерверк төсләре ничек ясалганын бу инфографикадан белә аласыз.
Кадерле дуслар!

Яңа 2018 нче ел һәрбарчагыз өчен бәрәкәтле һәм уңышлы ел булса иде. Яңа елда белем-гыйлемегез артсын, милләтебезнең мәгърифәтле киләчәге хакына бергә-бергә файдалы гамәлләр башкарырга насыйп булсын!

Ихтирам белән
«Гыйлем» фән һәм мәгърифәт үзәге
Затлы гаиләдә туган, борынгы морза нәселенең традицияләреннән ваз кичкән, Тукайның якын дустына әйләнгән, каты авыруга бирешмәгән һәм һәрчак үзе булып калган. Әйе, Фатих Әмирханның тормыш юлында сокланырлык, гаҗәпләнерлек яисә инде бераз шелтәләрлек адымнар күп булган.

Укырга: http://giylem.tatar/?p=1140
Данлыклы Nature журналы һәр елның ахырында галимнәр, белгечләр һәм сәясәтчеләрнең бу елда иң әһәмиятлеләрен сайлап алып, ун кешелек исемлек төзи. Бу гадәти рейтинг түгел: дөньяда иң абруйлы фәнни басма сайлаган шәхесләр фән һәм технологияләрнең мөһим юнәлешләрен, вакыйгаларны һәм ачышларны чагылдыралар. 2017 елда бу исемлеккә ген инженериясе һәм гравитация дулкыннары белгечләре, атом коралына каршы көрәшүчеләр, гендер тигезлеген таләп итүчеләр һәм ген терапиясе ярдәмендә яман шештән котылган бер кыз бала керде. Әмма быел исемлектә антигерой да бар – АКШ Президенты Идарәсенең яңа әгъзасы Скотт Прюитт, Әйләнә-тирә мохитне саклау агентлыгында фәнни юнәлешләрне япканы өчен, елның начар каһарманы дип әйтелде.

Танышырга: http://giylem.tatar/?p=2536