Гыйлем
644 subscribers
621 photos
9 videos
10 files
323 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
🎓 ФӘННИ СЛЭМ: ӘБҮГАЛИСИНА (3нче кат, 13:00 - 15:00)
Фестиваль #jadidfest | 24 декабрь 12:00-22:00 | "Смена"

Фәнни слэм — фән турында искиткеч кызыклы һәм кыска чыгышлар бәйгесе. Дистәләгән илдә һәм йөзләгән шәһәрдә үтә торган бу чара хәзер татарча уздырылачак. «Әбүгалисина» фәнни слэмында теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп шарт: чыгышыгыз 7 минуттан артмаска, фән турында булырга һәм татарча яңгырарга тиеш. Иң шәп, иң аңлаешлы, иң оста чыгышны тамашачылар үзләре билгеләячәк. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.

📍Катнашучылар өчен теркәлү: https://goo.gl/forms/4H3EIPLFKOglKMKn2
Казан университетының нәшриятендә яңа гына татар телендә уникаль хезмәт дөнья күрде. Сүз «Медицина микробиологиясе» исемле уку-укыту әсбабы турында бара. Аны КФУ Микробиология кафедрасы галимәләре Ләйлә Миңнуллина, Эльвира Шәйдуллина һәм Аделия Гыйләҗева язган.

Соңгы елларда татар телендә фәнни хезмәтләр һәм катлаулы предметлардан дәреслекләр әзерләү эше бик тә сүлпәнәйде. Мондый шартларда шундый әсбапның нәшер ителүе бик тә сөенечле вакыйга.

Уку-укыту әсбабы бүгенге көн медицина микробиологиясе проблемаларына багышланган. Уку әсбабында медицина ярдәме күрсәтүгә бәйле инфекцияләр һәм антимикроб матдәләргә чыдамлылык, аларның барлыкка килү сәбәпләре һәм кисәтү юллары яктыртыла. Моннан тыш, кулланмада дезинфекция, стерильләштерү , асептика һәм антисептика ысуллары, аларны тормышка ашыру буенча сәламәтлек саклау учреждениеләренә куелган таләпләр китерелә.

Китапны сатып алу мәсьәләсе белән Ләйлә Миңнуллинага мөрәҗәгать итә аласыз.
Әгәр музыка сиңа ошый икән, ул синең ләззәтлелек үзәгенә генә тәэсир итеп калмый, ул баш миенең эшчәнлеген дә стимуллаштыра.

Укырга: http://giylem.tatar/?p=2513
Әдилә Вилданова тәрҗемәсе
Без тәрҗемә иткән TED Ed дәресе
Гыйлем белән бергә сөякләребезне барлап чыгыйк әле :)
Сүз уңаеннан, кешедә сөякләр саны 200дән артып китә!
Forwarded from ӘЙДӘ!
ФӘННИ СЛЭМ: ӘБҮГАЛИСИНӘ

Фәнни слэм — фән турында искиткеч кызыклы һәм кыска чыгышлар бәйгесе

Дистәләгән илдә һәм йөзләгән шәһәрдә үтә торган бу чара хәзер татарча уздырылачак

Фестиваль Jadidfest
24 декабря
12:00-22:00
ЦСК "Смена"

Слэм (3нче кат, 13:00 - 15:00)
Forwarded from ӘЙДӘ!
Татарстанның үсемлек дөньясы бик бай. Аны фәнни рәвештә системалаштырган хезмәтләр дә бар. Шул исәптән, республикадагы үсемлек атамаларының русча-татарча сүзлекләре дә төзелгән иде. Сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителә торган бу китап шундыйлардан. Аны Айрат Галимҗанов әзерләгән. Бу китап — «Татарстан флорасының сүзлек-белешмәлеге» — шул ук исемдә 1988 елда Р. Г. Иванова тарафыннан язылган хезмәткә нигезләнеп төзелгән.

Әлеге сүзлек-белешмәлек мәктәпләрдә һәм төрле юнәлештәге югары югары уку йортларында укучыларга, студентлар, аспирантлар, мөгаллимнәр, татар һәм башка төрки, фин-угыр телләрен укытучыларга, биологлар, агрономнар, экологлар, түгәрәк җитәкчеләре, тарихчылар, табиблар, ветеринарлар һәм кызыксынган киң катлам укучыларга дип исәпләнгән.

Китапны сайттан йөкләргә: http://giylem.tatar/?p=2518
Channel photo updated
Channel name was changed to «Гыйлем»
НИ ӨЧЕН «ӘБҮГАЛИСИНА» ФӘННИ СЛЭМЫНДА КАТНАШЫРГА КИРӘК?

1. Сез беренче булачаксыз
Science Slam (фәнни слэм) — фәнне популярлаштыруның өр-яңа форматы, аңа әле дистә ел да юк. Татар телендә исә тарихта беренче тапкыр үткәрелә.

2. Башыгызны эшләтәчәксез
Фәнне аңлау бер нәрсә, аны башкаларга кызыклы итеп аңлату исә бөтенләй башка эш. Бу үзенә күрә бер сәнгать. Моның өчен башыгызны бик яхшы эшләтергә кирәк булачак.

3. Үзегезне ачачаксыз.
Бәлки, сез дөньяның яңа Файнманы булып, фәнни җәмәгатьчелекнең рок-йолдызы булырсыз? Уйлап карагыз әле!

4. Белемегезне арттырачаксыз
Уйлап кына карагыз: слэмда сезнең кебек акыллы, сәләтле һәм кызыклы кешеләр катнашачак. Сез алардан да фәннең төп трендлары һәм шаккатырлык ачышлары турында нәни лекцияләр ишетәчәксез.

5. Рәхәтләнеп ял итәчәксез.
Сез дә, башка катнашучылар да чыгышларын кызык итәргә тырышачак. Димәк, фән катыш дөнья юморы булачак! Өстәвенә, слэм җиңүчесен тыңлаучыларның алкышлары бәяләячәк, моның өчен тавыш үлчәгеч кулланылачак. Бу исә бәйгене тагын да үзенчәлекле һәм кызыктыргыч итә. Шулай бит?

СЛЭМДА КАТНАШЫР ӨЧЕН ТЕРКӘЛЕГЕЗ: https://goo.gl/forms/4H3EIPLFKOglKMKn2