Гыйлем
644 subscribers
621 photos
9 videos
10 files
323 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
БҮГЕН, 3 нче декабрь көнне, Супер Ай күренеше күзәтеләчәк

Елга бер тапкыр без Айны бик зур һәм бик кечкенә итеп күрәбез. Бу күренешләрнең беренчесе – Супер Ай – тулы Ай перигей (Ай орбитасының Җиргә иң якын булган ноктасы) аша узганда күзәтелә. Ай апогей (Ай орбитасының Җирдән иң ерак булган ноктасы) аша узганда исә Мини Ай күренешен күзәтеп була. Бу вакытта Җирнең табигый иярчене гадәттәгедән күпкә кечерәк булып күренә.

Тулы Ай фазасы Мәскәү вакыты белән 18 сәгать 49 минутта башланачак, ә 4 нче декабрьнең 8 сәгать 43 минутында исә Ай перигей ноктасын узачак. Бу вакытта ул, апогей ноктасындагы халәте белән чагыштырганда, 14 % зуррак һәм 30 % яктырак булып күренәчәк. Күк йөзе аяз булган очракта, бу күренешне таңга кадәр күзәтеп була.

Роскосмос берләшмәсеннән
Якын вә ерак киләчәктә хезмәт базарының җитди үзгәрешләр кичерәчәге ап-ачык. Әлегә гадәти булып күренгән кайбер һөнәрләр, һичшиксез, юкка чыгачак, әмма алар урынына ниндиләре барлыкка киләчәк соң? Гомумән, «киләчәк һөнәрләре» нинди булачак?

8 декабрь, җомга кичендә сез бу сорауларга җавапларны ишетә алырсыз. «Хәлбуки» лекториендә «MAXat» үсеш үзәге остазы Ренат Миргаязов чыгыш ясаячак.

Кайчан: 8 декабрь, 18:00
Кайда: Татарстан урамы, 2 нче йорт, 104 нче аудитория (КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы)

Керү ирекле.
Лепкә (родничок, fonticuli cranii) яңа туган балаларның баш сөягенең бер үзенчәлеге булып тора. Лепкәләр бала тудыру процессын җиңеләйтәләр һәм баш миенең үсешендә ярдәм итәләр. Баш сөягенең иң зур лепкәсе балага ике яшь булганда тулысынча ябылып бетә.
Һиггс бозоны турында татар телендә дә язып була!

Һиггс бозоны ачылуы хакында 2012 елның 4 нче июлендә ЦЕРН оешмасының матбугат очрашуында игълан иткәннәр иде. Чарада физика галиме Питер Һиггс та катнашты. Ул, чиктән тыш дулкынланып, теориясенең тәҗрибәдә раслануын исән чакта көтмәгәнен, шуңа бик сөенгәнен белдерде. Бер елдан соң Һиггс белән бельгияле Франсуа Энглер 1964 елда ук кисәкчекне фаразлаганнары өчен физика өлкәсендә Нобель бүләген алдылар.

Галимҗан Галимов тәрҗемәсе
Укырга: http://giylem.tatar/?p=2497
Кыскасы, суфичылык – Шәрык, шул исәптән татар дөньясында мең елдан артык тарихы булган гаять катлаулы, киң таралган күренеш. Әлеге күренешкә кагылган фикерләр әледән-әле үсеп, яңа яклары ачылып тора. Әдәбиятка ясаган йогынтысы да зур игътибарга лаеклы: әсәрләргә яңача төсмер, чорга кызыклы карашлар алып килә.

Укырга: http://giylem.tatar/?p=2506
Айсина Салахова мәкаләсе
Тәрҗемәханәдә яңа әсәр! Ял көнендә укып алу күңелегезгә хуш килер, дип өметләнәбез 📚

Азатлык радиосының "тәрҗемәханә"се тырышлыгы белән хәзер детектив патшабикәсе Агата Кристиның әсәре дә татарча яши. Күптән түгел яңа фильмы тәкъдим ителгән "Көнчыгыш экспресста үтерү" әсәреннән өзек тәкъдим итәбез.
🚂 🔫

https://www.azatliq.org/a/28907152.html
🎓 ФӘННИ СЛЭМ: ӘБҮГАЛИСИНА (3нче кат, 13:00 - 15:00)
Фестиваль #jadidfest | 24 декабрь 12:00-22:00 | "Смена"

Фәнни слэм — фән турында искиткеч кызыклы һәм кыска чыгышлар бәйгесе. Дистәләгән илдә һәм йөзләгән шәһәрдә үтә торган бу чара хәзер татарча уздырылачак. «Әбүгалисина» фәнни слэмында теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп шарт: чыгышыгыз 7 минуттан артмаска, фән турында булырга һәм татарча яңгырарга тиеш. Иң шәп, иң аңлаешлы, иң оста чыгышны тамашачылар үзләре билгеләячәк. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.

📍Катнашучылар өчен теркәлү: https://goo.gl/forms/4H3EIPLFKOglKMKn2