Гыйлем
644 subscribers
621 photos
9 videos
10 files
323 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
Алар мырлый, алар сикерә, алар үрмәли, алар посып керә, алар кысылып үтә. Алар әллә ниләр эшли. Әмма шулай да, аңлап карыйк әле: мәчеләр ни өчен шундый сәер соң?
https://www.youtube.com/watch?v=rSbrXl_09h4&t=179s
Тукай "картасы"
АСТЕРОИД – планеталардан күпкә кечәрәк, дөрес булмаган формадагы Кояш тирәли әйләнә торган каты күк җисеме. Астероидларның үз иярченнәре дә булырга мөмкин.
МЕТЕОРОИД (метеор җисеме) – зурлыгы буенча планетара тузан һәм астероидлар арасында торган каты күк җисеме.
КОМЕТА – Кояш тирәли нык сузылган эллиптик яисә параболик орбита буенча хәрәкәтләнә торган зур булмаган метеороид яисә астероид. Кояшка якынлаша башлау белән, кометаның “башы” һәм “койрыгы” барлыкка килә. Халык телендә аны “койрыклы йолдыз”дип йөртәләр.
МЕТЕОР – планетара киңлектән кергән каты күк җисеме һәм тузан кисәкчекләренең Җир атмосферасында янып, якты эз калдыруы. Халык телендә бу күренешне “йолдыз атылу” дип атыйлар.
БОЛИД – бик якты, хәтта көндез дә күзәтелергә мөмкин метеор. Ул еш кына метеорит төшү белән тәмамлана.
МЕТЕОРИТ – планетара киңлектән килеп, Җиргә төшкән каты күк җисеме.
«Гыйлем» командасы бара, ә син?
Forwarded from ӘЙДӘ!
1917: ТАТАРЛАР | «ХӘЛБУКИ»

1917 ел вакыйгаларының татарларга һәм татарларның ул хәлләргә йогынтысы, татар дөньясында инкыйлабның урыны, аңа караш һәм бәяләр хакында тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов сөйләячәк.

Кайчан: 1 декабрь, 18:00
Кайда: Татарстан урамы, 2 йорт, 104 аудитория (КФУ Филология институты бинасы)

#гыйлем #хәлбуки #татартарихы
Татарстан байрагына 26 яшь.
Кадерле дуслар!

«Гыйлем» проекты — үз теләге белән вакытларын татар телендәге фәнни-популяр контент булдыруга багышлаган хыялый ихтыярилар проекты. Әлеге проектка дәүләт тә, нинди дә булса оешмалар да акчалата ярдәм итми.

Барлык материалларыбыз тупланган сайтыбызны алга таба алып барыр өчен, безгә сезнең финанс ярдәмегез кирәк. Безнең еллык һостинг һәм домен исемен тоту өчен түлисебез бар. Шуңа да без сезгә мөрәҗәгать итәбез һәм ярдәмегезне көтеп калабыз.

VK аша булышырга: https://vk.com/app5727453_-82724249
Сайт аша: http://giylem.tatar/?page_id=2319
БҮГЕН, 3 нче декабрь көнне, Супер Ай күренеше күзәтеләчәк

Елга бер тапкыр без Айны бик зур һәм бик кечкенә итеп күрәбез. Бу күренешләрнең беренчесе – Супер Ай – тулы Ай перигей (Ай орбитасының Җиргә иң якын булган ноктасы) аша узганда күзәтелә. Ай апогей (Ай орбитасының Җирдән иң ерак булган ноктасы) аша узганда исә Мини Ай күренешен күзәтеп була. Бу вакытта Җирнең табигый иярчене гадәттәгедән күпкә кечерәк булып күренә.

Тулы Ай фазасы Мәскәү вакыты белән 18 сәгать 49 минутта башланачак, ә 4 нче декабрьнең 8 сәгать 43 минутында исә Ай перигей ноктасын узачак. Бу вакытта ул, апогей ноктасындагы халәте белән чагыштырганда, 14 % зуррак һәм 30 % яктырак булып күренәчәк. Күк йөзе аяз булган очракта, бу күренешне таңга кадәр күзәтеп була.

Роскосмос берләшмәсеннән
Якын вә ерак киләчәктә хезмәт базарының җитди үзгәрешләр кичерәчәге ап-ачык. Әлегә гадәти булып күренгән кайбер һөнәрләр, һичшиксез, юкка чыгачак, әмма алар урынына ниндиләре барлыкка киләчәк соң? Гомумән, «киләчәк һөнәрләре» нинди булачак?

8 декабрь, җомга кичендә сез бу сорауларга җавапларны ишетә алырсыз. «Хәлбуки» лекториендә «MAXat» үсеш үзәге остазы Ренат Миргаязов чыгыш ясаячак.

Кайчан: 8 декабрь, 18:00
Кайда: Татарстан урамы, 2 нче йорт, 104 нче аудитория (КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы)

Керү ирекле.