Гыйлем
646 subscribers
621 photos
9 videos
10 files
323 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
10 ноябрьдә ЮНЕСКО Үсеш һәм тәрәкъкыять өчен хезмәт иткән Фән көнен билгеләп үтә. Кыскача әйткәндә, бу - Бөтендөнья Фән көне. Гыйлем проектының «Хәлбуки» лекториенда исә бу көнне Татар фәне турында сөйләшәчәкбез.

«Татар телле» фәннең тарихы, бүгенге халәте һәм үсеш юллары, фәнне популярлаштыруда кече медиапроектларның роле хакында «Гыйлем» сайтының баш мөхәррире Айдар Шәйхин сөйләячәк.

Вакыты: 18:00, 10 ноябрь.
Урыны: Татарстан ур., 2, 104 аудитория (КФУның Филология институты)

#гыйлем #хәлбуки #татарфәне #казанфәне
Культуролог Виталий Куренной буыннар теориясе, «кайтаваз-бумерлар» һәм буыннарның «әверелеш» фазалары турында аңлата.

Айсина Салахова тәрҗемәсе
http://giylem.tatar/?p=2454
Йолдыз Миңнуллина: "Минемчә, фәннәр, мәсәлән, физика, математика татар телендә укытылмаса, кешенең баш миен эшләтә торган әйберләр шул телдә бармаса, кеше татар телендә уйларга өйрәнмәячәк. Миңа калса, иң бөек сәнгать ул – физика сәнгате. Иң матур һәм камил шигырь ул – физик формула. Чөнки кыска гына шигырьгә бөтен нәрсә сыйган һәм бөтен чынбарлыкны аңлата да. Шигърият тә кыска һәм матур фикерләр тудыра торган, шулай ук, сәнгать фәнгә этәргеч бирә торган әйбер. Чөнки кайчакта башта фантастик әсәрләр языла, аннары физик ачышлар ясала. Шуңа күрә алар икесе дә булырга тиеш. Башка өлкәдә тел үсмичә торып, сәнгатьтә генә ул үсмиячәк. Ә сәнгатьнең исә фәннән башка үсеше юк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/09/151942/
Күпчелек кешеләр кан сүзен ишетү белән кызыл төсне күз алдына китерәләр. “Кызыл кан” сүзтезмәсе гадәти, ачык әйбер кебек.

Шуңа да карамастан, кызыл төс канның бердәнбер төсе түгел. Кан зәңгәр дә, яшел дә, шәмәхә дә, хәтта төссез дә була ала – һәм болар барысы да төрле организмнарның кан составына керүче специфик химик матдәләр аркасында.

Сайтта карарга: http://giylem.tatar/?p=2449
1918 елның 11 ноябрендә Алмания вәкилләре Антантаның таләпләрен үтәп, капитуляция турында актка кул куя. Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлана.

Постка теркәлгән документта бу сугыш вакытында кулланылган утлы корал турында инфографика таба аласыз.
Вакыт белән дөрес идарә итү турында 15 киңәш

1. Хәтерегезгә генә таянмагыз. Эшләрне язып барыгыз, баш миенә җиңелрәк булыр.

2. Өстенлекле эшләрнең (бурыч һәм максатларның) исемлеген төзегез. Бу сезгә иң мөһим эшләрне истә тотарга һәм кирәксә-кирәкмәсә нәрсәгә бүленмәскә ярдәм итәр.

3. Һәр атна ахырында, вакытны кызганмыйча, киләсе атна өчен план төзегез. Шуңа сарыф ителгән вакыт 7 көн дәвамында нәтиҗәлекне арттырыр.
4. Кызыклы фикер болай гына истә калмаячак. Үзегез белән куен дәфтәре йөртегез, һич югы, идеяләрне диктофонга яздырыгыз.

5. Әгәр икенче кешенең таләпләре сезнең максатлар белән туры ярашмаса, «юк» дип әйтегез. Моңа гадәтләнергә кирәк.

6. Эшкә керешкәнче, уйлагыз, әмма озаклап түгел. Бераз уйлап алу көтелмәгән адымнардан саклаячак.

7. Вакытыгызның бер өлешен камилләшүгә багышлагыз.

8. Нәрсә эшләгәнегезне аңлагыз. Вакытыгызны ничек сарыф итәсез – моны аңларга кирәк. Эшләрегез максатыгызга илтсен.

9. Вакыт белән идарә итү системасына сезнең өчен нәтиҗәле булган алымнарны кертегез һәм аларны һәрвакыт кулланыгыз.

10. Начар гадәтләрегез бармы? Алар сезнең вакытыгызны исраф итә. Мондый гадәтләрнең исемлеген төзегез һәм алардан чиратлап баш тартыгыз. Начар гадәтне яхшы гадәткә алыштырып барыгыз.

11. Яхшырак күреним дип башкаларның эшен эшләмәгез. Үзегезне үстерү өчен куллана алган вакытны юкка сарыф итмәгез.

12. Махсус көндәлектә максатларыгызга ирешү юлындагы уңышларны теркәп барыгыз. Бу сезгә илһам чыганагы булыр.

13. Һәр бурычны да камил итеп башкарып булмый. Гел перфекционист булырга кирәкми.

14. Чиктән тыш бурычлар куймагыз. Әгәр ашыгыч һәм мөһим эшләр бар икән, мөһимлеге ягыннан икенче-өченче урында торган эшләрне калдырып торыгыз.

15. Нәтиҗәлелек дип алданмагыз. Хәзерге вакытта өстенлекле булмаган эшне нәтиҗәле башкаруыгыз вакытыгызны дөрес сарыф итәсез дигән сүз түгел.

#мотивация
👍1
Гай Юлий Кайсар (яки Кэсар, Цезарь) — Борынгы Римның атаклы дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, хәрби җитәкче һәм язучы.

Adam Ellis рәсеме
19 ноябрьдә (якшәмбе көн!) "Хәлбуки" лекторииендә Санкт-Петербургтагы Аурупа университеты профессоры, тарих фәненнән фәлсәфә докторы (PhD), бихисап фәнни язмалар авторы Әлфрид Бостанов чыгыш ясаячак. Ул совет чорындагы дини шигърият турында сөйләячәк.

Вакыты: 19.11.2017, 18:00
Урыны: Казан, Татарстан ур., 2, 239 аудитория
«Гыйлем» атнага бер тапкыр башкорт телендә пост чыгара.

Яһалма интеллект – машиналарҙың йәки программаларҙың интеллекты, шулай уҡ компьютер фәндәренең интеллектҡа эйә машиналар һәм программаларҙы өйрәнеүсе һәм эшләүсе тармағы. Был терминды тәү башлап Америка ғалимы Джон Маккарти 1955 йылда ҡулланыуға индерә.
17 ноябрьдә безгә кунакка Яшьләр бистәсе проектын алып баручы егетләр киләчәк. Татар авылларына йөреп, дини белем бирүче актив мөселман яшьләренең проекты «Гыйлем»леләргә дә кызыклы булыр. Эшләребезнең уртаклыгын ассызыклап, чараны «Мәгърифәтчеләр очрашуы» дип атадык. Сез дә килегез, күңелле булыр!
Төн хәерле булсын! Менә бу рәсемгә карагыз да, елмаеп алыгыз:)
«Якшәмбе неврозы» дип аталган күңел халәтенә төшенкелек һәм бушлык хисе хас. Бу «невроз» эш атнасы тәмамланып, ял көне җиткәч күзәтелә. Бу терминны атаклы психолог Виктор Франкл уйлап тапкан дип саныйлар. Франкл фикеренчә, бу халәт экзистенциаль вакуум аркасында килеп чыга, аңа күңелсезлек, апатия һәм бушлык хас була. Кеше шикләнә башлый, ул эшчәнлегенең мәгънәсен һәм максатын югалта. Без көн саен эшкә баруга, андагы тормышка шулкадәр җайлашканбыз ки, шимбә-якшәмбеләрдә нишләргә дә белмәскә мөмкинбез. Мондый хәл булмасын өчен, Франклның логотерапия алымына нигезләнеп, һәрбер эшчәнлекнең мәгънәсен табарга кирәк.

Виктор Франкл — нацистлар идарәсе чорында концентрация лагерендә әсир булган кеше. Концлагерьдә дә ул психолог хезмәтен дәвам итә, ә сугыштан соң үзенең әсирлеге турында китап яза. Ул логотерапиягә, экзистенциаль психоанализ алымына, нигез сала. Аның фикеренчә, яшәү мәгънәсе яки, гомумән, нәрсәнеңдер мәгънәсе булмау стрессның төп чыганагы.