Гыйлем
646 subscribers
621 photos
9 videos
10 files
323 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
Көз азагы һәм кыш – иң күңелсез вакытларның берсе. Билгеле бер психик тайпылышлары булган кешеләр әлеге периодларда бигрәк тә җәфаланалар, хәтта сәламәт кешеләр дә бу чорны авырлык белән кичерәләр. Ни өчен ел фасыллары алышыну кеше организмына тәэсир итә соң? Сезонлы аффектив тайпылышны гади күңел төшенкелегеннән ничек аерырга, һәм аннан нинди дәва бар?

«Гыйлем»дә укы: http://giylem.tatar/?p=2419
Әдилә Вилданова тәрҗемәсе
Психологлар 11-12 яшьлек малайларны бер лагерьгә җыйганнар да, тәҗрибә уздырганнар. Кинолар төшерерлек эксперимент булган бу: монда үзеңне мотивацияләү һәм рухыңны ныгыту да, команда белән эшләү элементлары да, чын дуслык тарихы да бар.

Бу хакта укы: http://giylem.tatar/?p=2428
Габдулла Тукай - серләр дөньясы. Үзенең шигырьләрен дә төрле исемнәр астында чыгарырга яраткан. Бүгенге көндә аның 68дән артык тәхәллүсе билгеле.
Болытлар барлыкка килүнең 4 сәбәбе турында укыгыз:
http://giylem.tatar/?p=2436

Алия Ваншина тәрҗемәсе
6 ноябрь сәг. 15:00 Бауман урамында Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган "МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!" акция-концерты узачак.

Традиция нигезендә "МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!" акциясе 26 апрель көнне – бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнендә уза. Бу юлы аны үткәрү зур вакыйга – Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы белән бәйле.

25 ел элек, 1992 елның 6 ноябрь көнендә, Татарстан Конституциясе кабул ителде. Гасыр чиреге ул – үзе бер дәвер. Шул вакыт аралыгында татарстанлыларның яңа буыны барлыкка килде. Бүген Татарстан Конституциясе – республика дәүләтчелегенең мөһим өлеше, аның иминлегенең, халыкара ризалыгының һәм тотрыклылык нигезе. Вакыт күрсәткәнчә, Татарстан моделе Россиядә иң уңышлысы булды. Бу – Татарстанның күпмилләтле халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешкән казаныш.

🗓Очрашу урыны: Бауман урамы, (сәгать яны), 6 ноябрь, 15:00

***

📍Видеоанонс - https://vk.com/video-1431363_456239074
YouTube: https://www.youtube.com/watch?v=X3CPsNdnqmo

Кемнәр оештыру эшләрендә катнашырга тели – гаризаны тутырыгыз! https://goo.gl/forms/CYRSKr8SvxNALtPg1

#минтатарчасөйләшәм
#ТатарстанКонституциясенә25ел
#6нчыноябрь_чыкурамга
#татфорум #tatforum
Бразилия футболчысы Роберто Карлос 1997 елда 35 метрга туп тибә, аның тубы кырыйга оча, уенчыларны уза, әмма читкә китми, ә сулга борылып, капкага керә. Бу ничек шулай булган соң? Бу видеода сез футбол тарихында иң гүзәл голның сере – физика кануны белән танышырсыз.
10 ноябрьдә ЮНЕСКО Үсеш һәм тәрәкъкыять өчен хезмәт иткән Фән көнен билгеләп үтә. Кыскача әйткәндә, бу - Бөтендөнья Фән көне. Гыйлем проектының «Хәлбуки» лекториенда исә бу көнне Татар фәне турында сөйләшәчәкбез.

«Татар телле» фәннең тарихы, бүгенге халәте һәм үсеш юллары, фәнне популярлаштыруда кече медиапроектларның роле хакында «Гыйлем» сайтының баш мөхәррире Айдар Шәйхин сөйләячәк.

Вакыты: 18:00, 10 ноябрь.
Урыны: Татарстан ур., 2, 104 аудитория (КФУның Филология институты)

#гыйлем #хәлбуки #татарфәне #казанфәне
Культуролог Виталий Куренной буыннар теориясе, «кайтаваз-бумерлар» һәм буыннарның «әверелеш» фазалары турында аңлата.

Айсина Салахова тәрҗемәсе
http://giylem.tatar/?p=2454
Йолдыз Миңнуллина: "Минемчә, фәннәр, мәсәлән, физика, математика татар телендә укытылмаса, кешенең баш миен эшләтә торган әйберләр шул телдә бармаса, кеше татар телендә уйларга өйрәнмәячәк. Миңа калса, иң бөек сәнгать ул – физика сәнгате. Иң матур һәм камил шигырь ул – физик формула. Чөнки кыска гына шигырьгә бөтен нәрсә сыйган һәм бөтен чынбарлыкны аңлата да. Шигърият тә кыска һәм матур фикерләр тудыра торган, шулай ук, сәнгать фәнгә этәргеч бирә торган әйбер. Чөнки кайчакта башта фантастик әсәрләр языла, аннары физик ачышлар ясала. Шуңа күрә алар икесе дә булырга тиеш. Башка өлкәдә тел үсмичә торып, сәнгатьтә генә ул үсмиячәк. Ә сәнгатьнең исә фәннән башка үсеше юк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/09/151942/
Күпчелек кешеләр кан сүзен ишетү белән кызыл төсне күз алдына китерәләр. “Кызыл кан” сүзтезмәсе гадәти, ачык әйбер кебек.

Шуңа да карамастан, кызыл төс канның бердәнбер төсе түгел. Кан зәңгәр дә, яшел дә, шәмәхә дә, хәтта төссез дә була ала – һәм болар барысы да төрле организмнарның кан составына керүче специфик химик матдәләр аркасында.

Сайтта карарга: http://giylem.tatar/?p=2449