Гыйлем
646 subscribers
621 photos
9 videos
10 files
323 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
Кәрим Тинчуринга 130 ел.
Белемеңне арттыр.

Укырга: http://giylem.tatar/?p=2361
Татар телендә фән булдыручы проект яңа сезонын башлый.
Ул нинди булачак?

3 ел татар теленә һәм фәненә хезмәт иткән командага кушылып буламы?

Җавап җомга, 22 сентябрьдә табылыр.

Татарстан ур., 2, 239 аудитория

#гыйлем
Әгәр сезгә безнең эшчәнлек ошый икән, һәм сезнең үзегезнең дә башкалар белән уртаклашырга теләгән гыйлемегез бар икән, димәк, сез проектыбызга автор буларак кушыла аласыз.

Ярдәм күрсәтү ысуллары: http://giylem.tatar/?page_id=130

#блог@gylem #гыйлем
Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге ияләре билгеле!

Циркадиан ритмнары белән идарә итә торган молекуляр механизмнарны ачкан өчен Джеффри С. Һолл, Майкл Росбаш һәм Майкл В. Янг 2017 елда Нобель бүләген алачак.
Массасы — 83,6 килограмм, озынлыгы — 58 см. Планетабызның беренче ясалма иярчене шундый кечкенә генә булган. Төретам полигоныннан (хәзер Байконур космодромы) очыртылган данлыклы «Спутник-1» космик эрага нигез салды.

... Ул төнне күктә кабынган бу нәни нокта кешелекне үлемсез итте. Җир гомер буе безнең йортыбыз була алмас иде, чөнки иртәме-соңмы ул йә салкыннан, йә эсседән һәлак булыр иде. Кешенең тәкъдиренә үк үлемсезлек насыйп булырга тиеш дип язылган . Бу төнне кабынган нокта минем өчен кешелек үлемсезлегенең беренче чаткысы иде — Рэй Брэдбери

#гыйлем #астрономия@gylem #тарих@gylem #спутник1 #sputnik1 #галәм@gylem
Бу сезонда беренче очрашу!

13 октябрь, ҖОМГА, 18:00

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (ИФМК КФУ)
Татарстан ур., 2 йорт

#гыйлем #хәлбуки #химия #тынычлык #NobelPrize #нобель2017
Көз азагы һәм кыш – иң күңелсез вакытларның берсе. Билгеле бер психик тайпылышлары булган кешеләр әлеге периодларда бигрәк тә җәфаланалар, хәтта сәламәт кешеләр дә бу чорны авырлык белән кичерәләр. Ни өчен ел фасыллары алышыну кеше организмына тәэсир итә соң? Сезонлы аффектив тайпылышны гади күңел төшенкелегеннән ничек аерырга, һәм аннан нинди дәва бар?

«Гыйлем»дә укы: http://giylem.tatar/?p=2419
Әдилә Вилданова тәрҗемәсе
Психологлар 11-12 яшьлек малайларны бер лагерьгә җыйганнар да, тәҗрибә уздырганнар. Кинолар төшерерлек эксперимент булган бу: монда үзеңне мотивацияләү һәм рухыңны ныгыту да, команда белән эшләү элементлары да, чын дуслык тарихы да бар.

Бу хакта укы: http://giylem.tatar/?p=2428
Габдулла Тукай - серләр дөньясы. Үзенең шигырьләрен дә төрле исемнәр астында чыгарырга яраткан. Бүгенге көндә аның 68дән артык тәхәллүсе билгеле.