Гыйлем
647 subscribers
621 photos
9 videos
10 files
323 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
«Һарри Поттер һәм Фәлсәфәче ташы»ның тексты, ниһаять, әзер. 1997 елда нәшер ителгән бу романның татарчага тулы тәрҗемәсе 20 елдан соң электрон китап сыйфатында дөнья күрде.

Рәхим итеп укыгыз, дуслар!
1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы Татарстанның суверенлыгы турында декларация кабул итте.

Хәзерге Татарстан Җөмһүриятенең туган көне бүген. Җөмһүриятебез нык һәм бай булсын, үз халкын якласын һәм халкының яклавыннан мәхрүм калмасын.

#гыйлем #татарстан
Каюм Насыйри турында «Милли байрак» журналының 1937 ел өчен 87 нче санында хатирә-мәкалә чыккан. Татар җәмәгатьчелеге энциклопедист галимнең эшчәнлегенә нинди бәя биргән?

Укырга: http://giylem.tatar/?p=2353
#гыйльмимирас #насыйримирасы #тарих #миллибайрак
Пигмалион эффекты — ул психологиядә күзәтелә торган күренеш. Әгәр дә кеше нинди дә булса бер фикергә, әйтик, фараз яки күрәзәгә ныклап ышанса, ул төрле гамәлләре белән бу күрәзәнең чынга ашуын якынайта.
Кәрим Тинчуринга 130 ел.
Белемеңне арттыр.

Укырга: http://giylem.tatar/?p=2361
Татар телендә фән булдыручы проект яңа сезонын башлый.
Ул нинди булачак?

3 ел татар теленә һәм фәненә хезмәт иткән командага кушылып буламы?

Җавап җомга, 22 сентябрьдә табылыр.

Татарстан ур., 2, 239 аудитория

#гыйлем
Әгәр сезгә безнең эшчәнлек ошый икән, һәм сезнең үзегезнең дә башкалар белән уртаклашырга теләгән гыйлемегез бар икән, димәк, сез проектыбызга автор буларак кушыла аласыз.

Ярдәм күрсәтү ысуллары: http://giylem.tatar/?page_id=130

#блог@gylem #гыйлем
Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге ияләре билгеле!

Циркадиан ритмнары белән идарә итә торган молекуляр механизмнарны ачкан өчен Джеффри С. Һолл, Майкл Росбаш һәм Майкл В. Янг 2017 елда Нобель бүләген алачак.