Гыйлем
647 subscribers
621 photos
9 videos
10 files
323 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
20 апрельдә «Хәлбуки»нең киләсе лекторие уза. Килми калмагыз!

Тема: XX гасыр башы татар көнкүреше

Лектор: Илдар Шәфыйков, КФУ Татарстан тарихы, археология һәм этнография кафедрасы ассистенты.

Кайчан: 20.04.2017, пәнҗешәмбе, 18:00
Кайда: Татарстан ур., 2, 230 аудитория (КФУ)

Теркәлү: https://giylem.timepad.ru/event/477364/

Килми калмагыз! Урыннар чикләнгән
18 майда «Хәлбуки»нең соңгы лекторие уза!

Тема: Татар-төрек тәрҗемәсе: кайда абынып була?

Лекциядә татар һәм төрек телләрендә бер үк төрле яңгыраган сүзләрнең бөтенләй башкача тәрҗемә ителүе очраклары турында сүз барачак.

Лектор: Фатих Котлы, төрек тәрҗемәчесе, филолог, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы

Кайчан: 18.05.2017, пәнҗешәмбе, 18:00
Кайда: Татарстан ур., 2, 230 аудитория (КФУ)
Татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләр белән таныштыруны дәвам итеп, сезгә борынгы грек фәлсәфәчесе Платонның (Әфләтүн) "Дәүләт" (Политея) диалогыннан өзек китерәбез. Бу өзектә Платон идеализмының нигезен тәшкил иткән мәгарә символы турында бәян ителә.

https://www.azatliq.org/a/28504534.html
ПЭТ (полиэтилентерефталат) – пластик савытлар, элпәләр һәм башка төрле эшләнмәләр җитештерүдә киң кулланыла торган матдә. Хәзерге вакытта күләме елдан-ел артучы ПЭТ чүбе табигый экосистемаларның тотрыклыгына нык тәэсир итә. Кешеләрдән ярдәм көтеп тормыйча, табигать бу төр чүп белән микрорганизмнар ярдәмендә үзе көрәшә башлады. Күптән түгел галимнәр бу «спецназчылар» белән танышу бәхетенә иреште. Әлеге бактерияләр ПЭТны таркатып кына калмый, аны яхшы гына үзләштерә дә ала икән.

«Гыйлем»дә укырга: http://giylem.tatar/?p=2309
Ләйлә Миңнуллина тәрҗемәсе
Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуны теләрләр иде.

(Хәдис-шәриф. Имам Табарани, Бәйһәкый)
1 айлык каникул тәмамланды һәм менә «Гыйлем» командасы янә актив режимга кайтты!

Бездән яңадан-яңа язмалар һәм кызыклы материаллар көтегез!
Барыгызны да 19 август көнне Печән базарында (Черек күл) көтеп калабыз! Килми калмагыз, кызык булачак

#гыйлем #хэлбуки #лекторий #печэнбазары
«Һарри Поттер һәм Фәлсәфәче ташы»ның тексты, ниһаять, әзер. 1997 елда нәшер ителгән бу романның татарчага тулы тәрҗемәсе 20 елдан соң электрон китап сыйфатында дөнья күрде.

Рәхим итеп укыгыз, дуслар!
1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы Татарстанның суверенлыгы турында декларация кабул итте.

Хәзерге Татарстан Җөмһүриятенең туган көне бүген. Җөмһүриятебез нык һәм бай булсын, үз халкын якласын һәм халкының яклавыннан мәхрүм калмасын.

#гыйлем #татарстан