Гыйлем
647 subscribers
621 photos
9 videos
10 files
323 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
1,5 мең Америка әбисе катнашкан тикшеренүнең нәтиҗәләре билгеле булды: көненә 10 сәгатьтән артык утырган, аз хәрәкәт иткән кешеләрдә күзәнәкләренең биологик яше актив яшәү алып барган кешеләрнекеннән 8 елга күбрәк икән. Димәк, аз хәрәкәт иткән кешеләр 8 елга картрак булып чыга.

Хәрәкәттә - бәрәкәт дип, юкка гына әйтмәгән татар халкы!

#гыйлем #татарча #сэламэтлек #физиологияТатарча
1. Санкт-Петербург — Аурупада иң эре шәһәрләрнең берсе. Ул XIX гасырдан алып Европаның иң зур дүрт шәһәре арасында тора.

2. Шәһәргә 1703 елда Петр I нигез сала.

3. Санкт-Петербургның беренче атамасы – Питербурх. Соңрак ул Санкт-Петербургка үзгәртелә. Шулай ук беренче вакытларда аны Петрополь, Петрополись дип атап йөрткәннәр. 1914-1924 елларда шәһәр Петроград дип атала. Большевиклар хакимияткә килгәннән соң, аны Ленинградка үзгәртәләр. Советлар Союзы таркалганнан соң, 1991 елда әлеге шәһәр янәдән Санкт-Петербург дип йөртелә башлый.

4. Күпләр Санкт-Петербург шәһәре аңа нигез салган Петр I хөрмәтенә шулай аталган дип ялгыша. Бу алай түгел. Шәһәр беренче рус императорының күктәге яклаучысы – апостол Петр исемен йөртә.

5. АКШта Петербург дип аталган 15 шәһәр бар. Шуларның иң зурысы – Сент-Петерсберг (Флорида штаты).

6. Санкт-Петербург Россиянең мәдәни башкаласы исемен йөртә. Шәһәрнең бөтен территориясендә 2000 гә якын китапханә бар. Шулай ук монда концерт, фестивальләр өчен якынча 100 мәйданчык, 220 музей һәм 45 галерея урнашкан. Ел саен Санкт-Петербургта 50 халыкара ярыш, бәйге һәм күргәзмә үткәрелә.

7. Санкт-Петербургтагы скульптураларда фәрештә сыннары бик еш очрый. Шәһәрдә аларның саны 3000 нән артып китә.

8. Санкт-Петербург шәһәре Россиянең мәдәни башкаласы гына түгел, ул шулай ук илнең төп икътисади, индустриаль һәм туристик үзәкләренең берсе дә булып тора.

10. Санкт-Петербург – Аурупаның иң эре шәһәрләре арасында иң яше.

11. Санкт-Петербургтагы Петропавел соборы Россиядә иң биек собор булып тора. Аның биеклеге – 122,5 м.

12. Санкт-Петербург астында дөньядагы иң тирән метрополитен уза. Аның тирәнлеге 80 м га җитә.

13. Санкт-Петербургта трамвай юлларының гомуми озынлыгы – 600 чакрым. Ул Гиннессның рекордлар китабына кертелгән.

14. Санкт-Петербург шәһәренең иң җылы урыны булып Нева проспекты санала, чөнки монда җәен шәһәрнең башка җирләренә караганда 2-3°С ка, ә кышын 10-12 °С ка җылырак була. Нева проспекты Санкт-Петербугның иң күп кеше була торган магистрале булып санала. Көн саен аннан 2 млн чамасы кеше үтә.

15. Санкт-Петербургны “Төньяк Венеция” дип атыйлар, чөнки шәһәр территориясенең 10% ы су белән капланган. Шәһәрдә 800 дән артык күпер һәм 100 гә якын утрау бар. Шулай ук шәһәр аша 64 елга һәм 50 канал үтә.

Зөһрә Фасхиева (https://vk.com/id82766012) әзерләде.

#гыйлем #татарча #географияТатарча #юлчыга
Рәсемдәге зур кош — иң беренче фороракларның берсе; рәсемдәге башка җан ияләре — гоационның борынгы туганы; борынгы кавиоморф кимерүче; полиптерус һәм протоптер.

Рәсемдә эоцен чорындагы Көньяк Америка фаунасы сурәтләнгән. Әйе, кайчандыр Җиребездә мондый җан ияләре дә булган.

Эмилио Роланди рәсеме
Мисыр халкы тормышны күз ачып йомганчы үтә торган күренеш дип санаган. Һәм икенче дөньяга күченүгә алдан ук әзерләнә торган булганнар. Беренче төрбәләр Абидос, Нагада, киләчәктә Мемфис дип аталган җирлекләрдә барлыкка киләгәннәр. Әмма биредә берничә сорау туа. Белгәнебезчә, төрбәләр җитештереп, үзен билгеле бер дини йолалар буенча теге дөньяга озату мөмкинчелегенә бик аз кеше ия булган. Ә бу йолаларны үти алмыйча үлгән кешене алда нәрсә көткән соң?

Укырга һәм тыңларга: http://giylem.tatar/?p=1245
Плеядалар тупланышындагы Меропа томанлыгы (NGC 1435)

Һаббл фотосы
Малахит | химик формуласы Cu2(CO3)(OH)2

#гыйлем #татарча #минераллар
"Оялчан" мимоза - биеклеге 30 смдан 150 смга җиткән күпъеллык үсемлек. Көньяк Американың тропик районнарында очраган бу үсемлекне анда чүп үләненә саныйлар, әмма башка илләрдә аны бизәү өчен кулланалар.

Бу оялчан мимозаның аеру билгесе - берәр нәрсә аңа кагылып китсә, ул яфракларын җыя. Бу күренешнең серен галимнәр күптәннән ачканнар икән инде. Мимозаның сабак башларында сулы мембраналар урнашкан, ә яфракның сенсор өлешләре басымга тәэсир итә. Бу үсемлеккә кагылган очракта, су кагылган өлешкә бара һәм шуның авырлыгында яфраклар җыела.

#гыйлем #татарча #табигать
28 яшьлек фотограф Крейг Барроуз UVIVF техника ярдәмендә үсемлекләрне һәм чәчәкләрне фотога төшерә. Югары киеренкелектәге ультро-шәмәхә яктылык ярдәмендә бу техника үсемлекләрдә булган флуоресцент нурланышны отып ала икән.

#гыйлем #татарча #физикаТатарча