Байкал күле турында шактый күп язган идек инде. Әмма кышкы Байкал бөтенләй башка икән ул...
Күлдә боз каткан вакытта (9 гыйнвардан алып 4 майга кадәр), Ангара елгасы башында урнашкан 15-20 км мәйданнан кала, Байкал тулысынча боз белән каплана. Кыш ахырына боз калынлыгы - 1 метрга, ә су култыкларында 1,5 - 2 метрга кадәр җитә. Бик каты суыкларда, "стан ярыклары" бозны берничә өлешкә бүлә. Мондый ярыкларның озынлыгы 10-30 км, ә киңлеге 2-3 м була. Бозның мондый бүленешләре һәр елны күзәтелә, гадәттә күлнең бер үк урыннарында. Бу ярыклар булганга күрә, күлдәге балыклар кислород җитмәгәнлектән үлми. Шуңа да өстәп, Байкалдагы боз үтә күренмәле, шунлыктан су астына кояш нурлары үтеп керә һәм кислород бүлеп чыгара торган суүсемнәргә үрчер өчен шартлар туа.
Байкал турында 10 факт: http://giylem.tatar/?p=517
#гыйлем #татарча #географияТатарча

Кырмыскаларның кешеләрнеке кебек күрү органнары юк. Шуңа күрә дә алар ис сизү тойгысына һәм капшап сиземләүгә таянып яшиләр. Әмма кайбер чакта бу тойгылар аларны һәлакәткә илтергә дә мөмкин.
Үзләренә ризык әзерләгәндә, кырмыскалар билгеле бер ис килеп тора торган матдә бүлеп чыгаралар. Ул феромон дип атала. Шул феромоннар ярдәмендә башка кырмыскалар алдагы кырмыска артыннан иярә. Әгәр дә кырмыска ризык исен югалта икән, ул ялгыш үзенең исенә тап булырга һәм үзе үк калдырган юл буенча китергә мөмкин. Гормонны тоемлап, бу кырмыска янына башка кырмыскалар да кушыла һәм шулай ук үзләреннән соң феромоннар калдыра. Нәтиҗәдә, кырмыскалар бер туктамый үз эзләреннән түгәрәк буенча йөриләр һәм ачлыктан үләләр.
Мондый күренешнең иң зурысын 1921 елда америкалы сәяхәтче Уильям Биб күзәткән. Ул күргән кырмыска түгәрәгенең нең диаметры 365 метрга җиткән, ә кырмыскалар шул түгәрәк буйлап 2-3 көн чамасы йөргәннәр икән.
#гыйлем #татарча #табигать #кырмыскалар

Бу фотоны кайчандыр «Вояджер-1» зонды ясаган иде. Ук белән төртеп күрсәтелгән нокта — безнең планетабыз.
«Бу безнең йортыбыз. Бу — без. Барлык яраткан кешеләрегез, барлык белгән кешеләрегез, кайчан да булса ишеткән барлык кешеләрегез, кайчан да булса тереклек иткән барлык кешеләр шушында үз гомерләрен кичергәннәр һәм кичерәләр. Безнең күпләгән ләззәт һәм газап чыганаклары, меңләгән диннәр, идеология һәм икътисади доктриналар, кеше дигән биологик төр тарихында булган һәрбер аучы һәм җыючы, һәрбер батыр һәм куркак, һәрбер цивилизация төзүчесе һәм җимерүчесе, һәрбер патша һәм эшче, һәрбер гашыйк, һәрбер әни һәм һәрбер ата, һәрбер сәләтле бала, сәяхәтче һәм уйлап табучы, һәрбер әхлак укытучысы, һәрбер ялганчы сәясәтче, һәрбер «суперйолдыз», һәрбер бөек лидер, һәр әүлия һәм гөнаһкяр бәндә шушында — кояш нурына эләгеп калган чүп кисәгендә яшәгән һәм яши».
© Карл Саган

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең кызыклы тормыш юлы һәм сәяси карьерасы турында хәбәрдармы сез? Әйдәгез, сынап карыйк!
«Гыйлемдә» тестны уз: http://giylem.tatar/?p=2044

1,5 мең Америка әбисе катнашкан тикшеренүнең нәтиҗәләре билгеле булды: көненә 10 сәгатьтән артык утырган, аз хәрәкәт иткән кешеләрдә күзәнәкләренең биологик яше актив яшәү алып барган кешеләрнекеннән 8 елга күбрәк икән. Димәк, аз хәрәкәт иткән кешеләр 8 елга картрак булып чыга.
Хәрәкәттә - бәрәкәт дип, юкка гына әйтмәгән татар халкы!
#гыйлем #татарча #сэламэтлек #физиологияТатарча