Гыйлем
632 subscribers
620 photos
9 videos
10 files
321 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
Кеше күзләре өчен төнге дөнья — соры һәм кара төсләрнең рәвешсез тупланмасы гына кебек. Ә менә күп кенә төнге хайваннар исә төнге дөньяны күп детальләр, формалар, төсләр белән бай итеп күрә ала. Хуш, алай булгач, аларның күзләре кешенекеннән ничек аерыла соң? Бу анимацияләнгән дәрестә хайваннарның караңгыда күрү серләре ачыла.

#teded #tedtatar
Астрономия болгар-татарларга ник кирәк булган? Ислам дине әлеге борынгы фәннең үсешенә нинди этәргеч биргән? Бабаларыбыз астрономик гыйлемне ничек туплаган, саклаган һәм тапшырган? Әлеге сорауларга атаклы татар язучы—фантасты Адлер ага Тимергалинның язмасында җавап таба аласыз.

Укырга: http://giylem.tatar/?p=2006
Киль томанлыгының бу сурәте — 48 кадрдан торган мозаика.
Ул йолдызлар ясалу процессын яхшырак күз алдына китерергә булыша.

Һаббл телескобы төшергән фотосурәт
Уңышлы көннәр телибез сезгә!

#гыйлем #татарча #сорагыйлем
Бегония (Begonia pavonina), миңле гөл яки бака гөл дип тә йөртәләр) - юан тамырчалы яки бүлбеле күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы, тамырлары белән ябышып үсә торган куак яки лиана төрләре дә очрый.

Бристоль университеты галимнәре күпчелек күләгәдә үсүче бегония үсемлегенең яфраклары зәңгәр булуын, аларның яктылык җитмәү шартларында фотосинтез өчен яраклашулары белән аңлаттылар. Галимнәр әйтүенчә, иридопласт (хлоропластларның үзенчәлекле бер төре) уникаль структурага ия икән. Бу структура вакыт-вакыт яктылык сыну коэффициентларын үзгәртә ала. Бу фотосинтезның эшчәнлеген 5-10% күтәрә. Шулай итеп, яфракларның зәңгәр төсе - иридопластланың фотосинтетик функциясенең нәтиҗәсе.

#гыйлем #биологияТатарча #усемлеклэр #фотосинтез
1818 елның 16 гыйнварында татар мәгърифәтчесе, дин галиме, фәлсәфәче һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани туган.

Аның турында 5 кыска факт:

1. Фотолар һәм рәсемнәрдән күренгәнчә, Мәрҗани таза бәдәнле кеше булган. Яшь чагында ул Сабантуйларда көрәшкән, еш кына батыр калган.

2. 10 елдан артык вакытын Мәрҗани Бохара һәм Сәмәркандта белем алуга багышлый.

3. Мәрҗани — татар халкының этногенезы турында уйлана башлаган беренче тарихчы.

4. Мәрҗани 30дан артык хезмәт яза, аларда тарих, дин, этнография, дин фәлсәфәсе һәм башка фәннәрнең актуаль мәсьәләләре карала.

5. 1877 елда Мәрҗани Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең бөтенрусия корылтаенда татар телендә чыгыш ясый.
Үзара аралашканда без аваз гына түгел, визуаль сигналлар да – баш я башка әгъзалар хәрәкәте, гәүдә торышы, караш юнәлеше – кулланабыз. Болар барысы «тән теле» дип тә йөртелә.

Укырга: http://giylem.tatar/?p=2016
NGC 1672 спираль галактикасы.

Һаббл фотосы
Кешелек тарихында иң зур эз калдырган, неандерталецларны юкка чыгарган Италиянең суперянартавы уяна.

Неапольдан төньяк-көнбатышка таба урнашкан Кампи-Флегрей янартавының иң зур атып чыгаруы 200 000 ел элек күзәтелгән. Галимнәр фикеренчә, нәкъ тә менә бу вакыйга янартау кышы дип аталган күренешкә китерә. Атмосфераның көл белән пычрануы нәтиҗәсендә, климат 5-10°C салкыная. Ә соңгы тапкыр янартау активлыгын 500 ел элек күзәткәннәр.

Бүгенге көндә, галимнәр янартауның киләсе атып чыгаруының кайчан булуын төгәл генә фаразлый алмыйлар. Әмма магма җир өстенә күтәрелә башлаганы инде күзәтелә, шулай ук янартау эчендәге газлар басымы үсүе дә галимнәрне уйланырга мәҗбүр итә.

#гыйлем #янартау #табигать #географияТатарча
Родохрозит (шулай ук "инклар гөлчәчәге" дип тә йөртәләр) табигый минералының төсмерләре бихисап: сыек алсу төстән башлап куе ал төскә кадәр.

13 гасырда Латин Америкасында инклар тарафыннан табылган.
Борынгы вакытлардан алып, бу минералның сихерле көченә ышанганнар. Ул хуҗасына тормыш авырлыкларыннан арынырга ярдәм итә икән.

Формуласы - MnCO3

#гыйлем #минераллар
❤1