Китәр юлың ап-ак карлар каплар,
Әллә яңгыр юа эзеңне?
Мин соңгы кат истә калдырырмын
Көлүеңне... Юк, юк, күзләреңне.
Еллар үтәр, онытылыр күптән,
Вакыт дәвалары күңел ярасы.
Мәңгелеккә хәтер саклармын мин
Карашыңны... Юк, юк, күзләреңне.
Припев :
Синең күзләр, нигә алар
Йөрәгемне яндырды?
Бар гомергә җитәр сагыш
Мәңгелеккә яра калдырды.
Йолдыз атылырда китеп югалыр,
Өзеп моңлы бәхет көйләрен.
Соңгы бүләк итеп саклар җаным
Назлы хисне... Юк, юк, күзләреңне.
Хыялымда синең белән генә,
Узар инде гомерем көзләре.
Соңгы чиккә кадәр озатырлар
Татлы сүзең... Юк, юк,күзләрең.
Әллә яңгыр юа эзеңне?
Мин соңгы кат истә калдырырмын
Көлүеңне... Юк, юк, күзләреңне.
Еллар үтәр, онытылыр күптән,
Вакыт дәвалары күңел ярасы.
Мәңгелеккә хәтер саклармын мин
Карашыңны... Юк, юк, күзләреңне.
Припев :
Синең күзләр, нигә алар
Йөрәгемне яндырды?
Бар гомергә җитәр сагыш
Мәңгелеккә яра калдырды.
Йолдыз атылырда китеп югалыр,
Өзеп моңлы бәхет көйләрен.
Соңгы бүләк итеп саклар җаным
Назлы хисне... Юк, юк, күзләреңне.
Хыялымда синең белән генә,
Узар инде гомерем көзләре.
Соңгы чиккә кадәр озатырлар
Татлы сүзең... Юк, юк,күзләрең.