Elmira__vaisovna
19.8K subscribers
893 photos
5.08K videos
2 files
343 links
Татарча аш-су/көндәлек тормыш

Менеджер по рекламе @elvira_admin
Download Telegram
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бер тик тормыйсыз сез,җай гына эгләр идегез әле,ял бирегез үзегезгә дип язучы дусларыма.Бәя арта бит җаным көннән көн.
Гел бер урында торса икән,юк бит.шуңа гына ашыгу.
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Тавык ите кыздырабыз!!
900 гр грудка
2 баш(төш түгел) сарымсак
180-200 мл җылымса су
Он
2 йомырка
Тозын борычын чамалап салыгыз!
Табага май салабыз,ул кызгач кына тавыкны салабыз.Башта аскы ягын кыздырабыз,борабыз ,аннан капкач ябып 15 минуп пешердем.
Тавык ите юка булсын!!
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Кичкә кыстыбый пешереп алдым бүген.
Рецепт бар лентада,кабатлап үтәм
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Кыстыбый
------------
250 мл җылы сөт
1 шт йомырка
4 аш кашыгы сметана 15%
4 аш кашыгы үсемлек мае
Тоз
Он
-----------
Эчлек:
Бәрәңге
Тоз
Борыч
Кайнаган сөт
Акмай+суган кыздырам

☝️📌тәмлелекнең сере:камыр юка,йомшак булсын!
Акмай салырга онытмагыз!
Май ботканы бозмый диләр бит!
Тәмле булсын,дусларым!!ш
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Хәерле иртәләр!!
Матур ял көннәре теләп калам,дусларым!
Бүген иртән очрашу белән башланып китте!
Наилә апай Арчага кадәр килгәч күрми үтмим дип,очраштык!
Күңелле булды!
Аннан Сәйдәне укуга җыйдым.
Динисламның эше рәхәт бүген.10 тулганчы тәгәрәп йоклады.
Әле уянып боткасын ашады да,уенчыкларын алып бүлмәсенә китте.
Ял иртәсе безнең шулай башланды!!
Барчагызга шәп яллар теләп калам
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бер көн су сипмәсәң сулып төшәләр җаныкайлар.Балалар сыман багасың да,әнә урамга чыгарып утырткач өшеп тә китәләр.
Күпме хезмәтләре әрәм булган язылучыларымның.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Җайлы салат!
Кыяр
Помидор
Сыр
Колбаса
Кириешки яки чипсы
Майонез
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Киңәш үземнең 1 сезонлык опыт белән!!
Удобрение үзем яраткан калдырам,аскы якка👇👇
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Плов пешерү сере диеп үзем белгәнчә киңәш калдырам
Савытка май салам,аннан шакмаклап ит.Кызып куырыла башлау белән күп кенә суган турап салам.3-4 шт зур.
Аннан ул кыза башлый,кишер салабыз.кишер шушы исәп белән 1:1.
Мәсәлән:1 кг кишер 1 кг дөге.400 гр дөге миндә бүген
Кишер кыза башлау белән кайнаган су салып,кысып газны,ит йомшарганчы пешерәбез.
Аннан дөге салу этабы.дөгене 8-9 тапкыр салкынча су белән юабыз,су чип чиста булганчы.
Аннан шулпага ит өстенә салам.су дөгедән 0.5 см өстә була.Артык та ким дә ярамый.
Дөгене тигезлибез,өстенә зира салам(аны салганда уч төбендә шәп итеп угалап җибәрәбез,хуш исе шәп чыгачак.
Тоташ сарымсакның башын кисеп җибәреп шулпага батырып капкачны ябам.кысып кына пешерәм 25 минут,аннан сүндерәм,30 минут якынча тотам савытта.аннан капкачны ачып болгатам.
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Матур яллар теләп калам!!
Кибет нокталары(в наличии тотарга тырышабыз,бетеп тә китә кайчак,заявка бирүгә илтеп торабыз )атнага 2 яки 3 килеп торабыз .
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Кемнең көрәге бар ,бар да эштә.😅
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген беседкабыз кайтты!!
Әлхәмдүлилләһ!!
Җыеп китәләр,кич күрсәтермен!!Аллаһ теләсә
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Түтәлгә көчкә 16 тачка балчык иләп тутырдык!
Көн үтте шуның белән.
Беседка бүген җыелып бетмәде,7 көнне килеп җыеп китәчәкләр.
Аннан төшереп,күрсәтеп,мәгьлүмат бирермен инде,сорый башладыгыз.
Күрсәтми генә сөйләсәм матур түгел бит.
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Матур көннәр теләп,көнне башлыйк!!
Энеләрем Үзбәкстанда йөриләр,яхшы гына очып барып җиттеләр май башында!!
Без кызыгып күзәтәбез аларны!
Дәү әнидән күп сәламнәр!!
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Арчада яңгыр ява шулай итеп!!
Ярый кичә эшләп кердек,хәзер тыныч күңел😍