Azatlıq Radiosı
2.08K subscribers
3.79K photos
505 videos
5 files
8.77K links
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Хәбәрләр җибәрү өчен: @azatliqradio
Download Telegram
Maxar Technologies ширкәте Мариупольнең иярченнән төшерелгән яңа сурәтләрен чыгарды.

Бер ай элек ул төзек һәм тыныч шәһәр иде.
Azatlıq Radiosı
Башкортстанның Миякә районы Кыргыз-Миякә авылы егете Айрат Фатыйхов Украинадагы сугышта 16 мартта һәлак булган. Бу хакта "Октябрь" район газеты хәбәр итә. Аңа 32 яшь булган, контракт нигезендә хезмәт иткән.
22 мартта Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында Украинадагы сугышта һәлак булган Айнур Фатыйхов белән хушлашканнар. Хушлашу мәрәсимендә Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев катнашкан.

Фатыйховка 32 яшь иде, аның 8 яшьлек баласы калган.
🔸Пекин Кытай бизнесменнарын Русия базарындагы "бушлыкны тутырырга" чакырды

Кытайның Русиядәге илчесе Чжан Ханьхуэй Кытай бизнесы вәкилләре белән очрашуда Русиядә "эре ширкәтләр җитди авырлыклар, хәтта түләүләр һәм тауар китерү чылбыры белән өзеклекләр кичергәндә кече һәм урта бизнесның мөһим роль уйный ала торган вакыты", дигән Чжан Ханьхуэй.

Ә Русия бизнесменнары нишли?
"Татарстанда бу сугышны яклыйлар дип ишеттек. Иманнары бармы?"

Запорожьеда күп еллар "Алтын Ай" татар үзәген җитәкләгән, татарларны берләштергән, Дөнья татар конгрессының берничә корылтаенда катнашкан Рәхимә Әхмәрова Азатлыкка Запорожье һәм аның тирәсендәге хәлләр, Русия гаскәрләренең берничә шәһәргә басып кергәне, Мелитополь шәһәрендә кораллы чеченнар торганы, ләкин җирле халык аларга буйсынырга җыенмаганы турында сөйләде.

"Татар конгрессыннан 2014 елдан бирле шалтыратучы да, Украинадагы татарларның хәлен белүче дә булмады. Без Татарстанда бу сугышны яклыйлар дип ишеттек. Иманнары булса, кешелеклелек, милләтчелек, намуслары булса, моны эшләр иделәрме?" диде ул.
Украинада Русия башлаган сугышта Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән Сергей Балабанов һәлак булган. Бу хакта шәһәр хакимияте хәбәр итте. Егеткә 22 яшь иде.

Азатлык Украинада һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләренең исемлеген туплап бара.
Думаның "Бердәм Русия" депутатларына фракция башлыгы рөхсәтеннән башка Русиядән китү тыелган. Әгәр депутат Русиядән чыгарга тели икән, ул барасы илен, баруның максатын һәм сәфәренең күпме дәвам итәчәген хәбәр итәргә тиеш. Бу хакта "Холод" басмасы язды.
❗️Русия һәм Украина ике тапкыр әсирләр белән алмашкан дип хәбәр итте Русия тышкы эшләр министрлыгы.
Русия думасы Украинадагы сугышта катнашучы Русия хәрбиләрен ветераннар дип тану турында канун кабул итте.

Ветеран статусы айлык түләүләр, салым түләгәндә ташламалар, электричкада бушлай йөрү, чират тормый гына медицина хезмәте алу һәм шифаханәләргә йөрү, торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүдә ташламалар һәм социаль яклауның башка чараларыннан куллану хокукы бирә.
🔸Сугышның 28нче көненә Украинада 121 бала һәлак булган. 167 бала төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган.
Бу хакта Украина баш прокуратурасы белдерде.
Уфада “Пятерочка” кибете шикәргә пенсионерлар ташламасын бетергән, дип яза Mkset.
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган. Бу хакта ул Уфада Русиянең Кырымны басып алуының сигез еллыгын бәйрәм иткәндә әйткән.


"Кем безгә кылыч белән килсә, кылычтан үләчәк". Безгә хәтта хөрмәтсез генә караган һәркем аңларга тиеш, аларны безнең тарафтан җәзалар көтә. Чөнки без андый мөнәсәбәткә беркайчан да риза булмаячакбыз, кешелеккә һәм кешеләргә карата булган гаделсезлеккә юл куймаячакбыз. Бүген без, бөтен дөньяда гаделлек урнаштыручы ил, держава», дигән ул.

Видео: Айнур Биргалинның Вконтакте битеннән.
23 март төштән соңгы хәбәрләр кыскача:

🔸24 мартта Мәскәү биржасы индексына караучы 33 акция буенча сәүдә башлана.

🔸Польша илдән Русиянең 45 дипломатын чыгара.

🔸Кәгазь дефициты сәбәпле Финляндиядә якын арада газет басу тукталырга мөмкин. Кәгазьнең 20 проценты Русиядән китерелгән диелә.

🔸1 апрельдән Русия ватандашларына Көньяк Кореяга визасыз керә ала. Моның өчен сәяхәтче махсус системда теркәлергә тиеш.

🔸Европа комиссиясе Европа берлегенең Украинадагы сугыш һәм санкцияләрдән зыян күргән авыл хуҗалыкларына 500 млн еро күләмендә ярдәм тәкъдим итә.

Азатлык сугыш турында җанлы блог та алып бара.
Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер егет һәлак булган. Бөрҗән районыннан 20 яшьлек Байегет Бикбулатовның үлемен Пруфы басмасына район хакимиятендә раслаганнар.

“Соңгы тапкыр окоплар казыйм дип әти-әнисенә шалтыратты, ә аннары элемтәгә чыгудан туктады, дип сөйләгән басмага абыйсы.

Аның мәгълүматларына күрә, бу атнада районның башка хәрбиләрен җирләячәкләр, ә Байбулатны - бер атнадан соң.

Азатлык Украинада һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләренең исемлеген туплап бара.
❗️Путин Европага (һәм башка дустанә булмаган илләргә) газны Русия рубльләренә сату мөмкинлеген карарга чакырды. Әлеге хәбәрдән соң Европада газның бер куб.метры 10 процентка артты.
Украинадагы Русия башлаган сугышта Татарстаннан Сергей Кузнецов һәлак булган. Ул 1983 елда Биләрдә туган. Мәскәүгә күчеп киткәннән соң килешү нигезендә гаскәрдә хезмәт иткән. Былтыр Казанга күчерелгән. Хәрби фельдшер булган. Хатыны, ике баласы калган.

Азатлык Украинада һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләренең исемлеген туплап бара.
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Русия хәрбиләре Украинаның көнчыгышында Азак (Азов) диңгезе буендагы мөһим порт шәһәре Мариупольне бомбалауны дәвам итә. Ярты миллионлык шәһәрнең ярты халкы качып китте, калган яртысы базларда качып утыра. Шәһәрдә электр да, су да юк, азык-төлек тә бетеп килә. Шәһәрдә мәетләрне урамда җирлиләр.

@azatliqradiosi
Bloomberg агентлыгы Анатолий Чубайсның Русиядән китүен хәбәр итте


Анатолий Чубайс
Русия президентының тотрыклы үсеш мәсьәләләре махсус вәкиле вазифасын бушаткан һәм илдән чыгып киткән. Бу хакта ике аноним чыганагына сылтама белән Bloomberg агентлыгы хәбәр итте. Басма язуынча, түрә Русиянең Украинага сугыш башлавына ризасызлыгын белдергән.
Чубайсның махсус вәкил вазифасыннан китүе турында, аноним чыганакка сылтама белән ТАСС дәүләт агентлыгы да хәбәр итә. Әгәр отставка турындагы мәгълүмат расланса, Чубайс – Украинада сугыш башланганнан соң эшеннән киткән Русиянең иң югары дәрәҗәле түрәсе булачак. Forbes журналы Чубайс белән телефоннан элемтәгә чыга алган, әмма чит илгә китүе турында сорау бирелгәннән соң, түрә телефонын ташлаган.
Русия транспорт министры Виталий Савельев әйтүенчә, Русиянең лизингка алынган очкычларының 78е инде кулга алынган. Бу тармакка салынган санкцияләрдән соң хуҗаларына кире кайтарылырга тиешле булган башка очкычлар эчке рейсларда гына кулланылачак. Русиядәге барлык 980 очкычның 777е лизингка алынган.
🔹Беларус хөкүмәте Бресттагы Украина баш консуллыгының ябылуы турында игълан итте һәм Минскидагы консуллыкта эшләүче кайбер украин дипломатларын илдән китәргә чакырды.

Моңа кадәр, 19 мартта, Киевтагы Беларус илчелегенең барлык хезмәткәрләре Украинадан чыгарылды.
Казанда активист Алинә Латыйпованы сугышка каршы шигарләр кычкырган өчен куәт оешмалары вәкилләре тоткарлаган. Бу хакта танышына сылтама белән "ОВД-Инфо"ның Телеграм каналы хәбәр итә.

"Латыйпованың үзе белән бернинди шигарләр язылган кәгазьләр булмаган. Хәзер активистны Казандагы 16-нчы полиция бүлегенә илтәләр", дип яза телеграм канал.https://t.me/ovdinfolive/6687