Azatlıq Radiosı
2.46K subscribers
8.26K photos
829 videos
8 files
14.2K links
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!
Download Telegram
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы республика сәламәтлек саклау системы коронавирусның “омикрон” штаммын каршыларга әзер дип белдерде.
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Тинчурин театрында "Ядәч! Исемдә" спектакленең премьерасы узды. Ул Үзгәртеп кору чорында Казанда яшәүче татар гаиләсе турында кыйсса автобиографик, документаль әсәр дә. Спектакль Казанда туып-үскән, әлеге вакытта Маҗарстанда яшәүче татар режиссеры Сәрдәр Таһировскийның балачагын тасвирлый.
https://www.azatliq.org/a/31592161.html
❗️Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрына тагын дүрт кешене кертте

Исемлеккә "Idel.Реалии"ның 4 хәзерге һәм элекке хәбәрчесе: Регина Хисамова, Регина Гималова, Андрей Григорьев һәм Алинә Григорьева кертелде. Регина Гималова "Idel.Реалии" белән инде ярты еллап хезмәттәшлек итми.

https://www.azatliq.org/a/31592903.html
Уфада Дөнья татар конгрессының барлык идарә әгъзалары бергә җыелып килеп Башкортстан татарлары белән очрашты. Беренче мәртәбә мондый форматта узган бу җыенда мактау сүзләре мул яңгырады, бүләкләр таратылды. Республика татарларының проблемнары белән кызыксынучы күренмәде.
Русия Фәннәр академиясенең Телләр өйрәнү институты уздыра торган дискуссион клубның чираттагы утырышы "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты"на багышланды. Анда татар галимнәре башкорт галимнәре әйткәннәрне кире кагып, "татар телен башкорт теле диалекты" дип атау өчен дәлилләрегез юк дип белдерде.
⚡️Башкортстан активисты Руслан Габбасов Русиядән китүен белдерде. Ул Литвада сәяси сыену сораган. "Китүемә "Кырмыскалы эше" йогынты ясады, җинаять эше материалларында "Башкорт" оешмасының (Русиядә экстремист оешма дип танылды) исеме дә телгә алынган", ди Габбасов.
2021 елны укучыларыбыз белән бергә йомгаклыйбыз. Сезнең өчен 2021 ел шәхесе – кем ул? Тавыш бирегез, исемлеккә керми калган, сез ел шәхесе итеп күрергә теләгән башка кешеләрнең исемнәрен тәкъдим итегез. https://www.azatliq.org/a/31593991.html
Final Results
8%
Фирдүс Тямаев, җырчы
14%
Дамир Исхаков, тарихчы
3%
Тимур Мохтаров, социолог
4%
Камилә Вәлиева, спортчы
5%
Фәрит Зәкиев, ТИҮ рәисе
1%
Илгиз Зәйниев, драматург, режиссер
2%
Гүзәл Сәгыйтова, Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
3%
Михаил Любимов, журналист
28%
Таһир Вахитов, активист
32%
Ольга Мисик, активист
Azatlıq Radiosı pinned «2021 елны укучыларыбыз белән бергә йомгаклыйбыз. Сезнең өчен 2021 ел шәхесе – кем ул? Тавыш бирегез, исемлеккә керми калган, сез ел шәхесе итеп күрергә теләгән башка кешеләрнең исемнәрен тәкъдим итегез. https://www.azatliq.org/a/31593991.html»
Azatlıq Radiosı pinned «2021 елны укучыларыбыз белән бергә йомгаклыйбыз. Сезнең өчен 2021 ел шәхесе – кем ул? Тавыш бирегез, исемлеккә керми калган, сез ел шәхесе итеп күрергә теләгән башка кешеләрнең исемнәрен тәкъдим итегез. https://www.azatliq.org/a/31593991.html»
‼️Бүген Казанның Вахитов мәхкәмәсендә Татар иҗтимагый үзәгенең Хәтер көне буенча мәхкәмәсе узды. Прокуратура митингта Татарстан парламентына яңгыраган мөрәҗәгать халыкара нәфрәт тудыра дип санады.

Хөкемдар Кәримов Татар иҗтимагый үзәген гаепле дип таныды һәм 250 мең сум штраф салды. (20.3.1 Русия КОАП нигезендә)

ТИҮ адвокаты Руслан Игнатьев бу карар белән риза түгел, аны шикаять итәчәкбез дип белдерде.

Мәхкәмә ике сәгатьтән артык дәвам итте.

Прокуратура ничек ТИҮне гаепләгәнен һәм ТИҮ үзен ничек яклаганы, шәһитләр аңлатмасын соңырак безнең тулы репортаждан укый алачаксыз.
Филология фәннәре докторы, профессор, театр белгече һәм тәнкыйтьчесе Азат Әхмәдуллин вафат. Галимгә 89 яшь иде. Аны чәршәмбе Казанда җирлиләр.
Русияләрнең дүрттән өче (76%) җәмәгать транспортында йөрүгә электрон рөхсәт системы кертүгә каршы. Моңа уңай караучылар – 21%. Бу хакта сораштыру мәгълүматларына таяныап "Левада" үзәге (Русиядә "ят агент" дип танылды) хәбәр итә.
Журналист Олег Кашин Казан мәктәпләрендә 55 процент укучының туган тел буларак татар телен сайлавына, бигрәк тә мәгариф түрәләренең кайбер урыс балаларының да татар телен сайлавын хуплавына нәфрәтләнеп, "мочить татар" дигән өндәмә белән иде. Татарстанның атказанган архитекторы, "Кол Шәриф" мәчете проекты авторы, Тукай бүләге иясе Айвар Саттаровның Олег Кашинга җавап рәвешендә язылган комментарын тәкъдим итәбез.
❗️Башкортстан хакимияте җырчы Фирдүс Тямаевка Уфада концертлар үткәрергә рөхсәт итмәгән. Аның Уфадагы концертлары 13-18 декабрьдә узарга тиеш иде.

Хәзер Тямаев Уфа татарлары өчен Казанда аерым концерт оештырырга җыена.