"Алар хәтта Татарстан Русия икәнне дә белми. Син гел икенче сорт. "Русиягә килгәнсез, исемегезне алмаштырыгыз, авыр", дип гел әйттеләр. "Мин бит Русия ватандашы, беркайдан да килмәдем", дим."
Иршат Хәби – Нью-Йоркта Татарстан һәм татарларны яклап даими пикетларга чыгучы активист. Ул Русиядә бизнес белән шөгыльләнгән, ләкин күп тапкыр милләте аркасында дискриминациягә дучар булган.
Азатлык активист белән аның Америкага күченүе, Русиядә татарларга мөнәсәбәт, Татарстан бәйсезлеген ул ничек күзаллавы турында сөйләште.
👉 Әңгәмәне монда укыгыз.
👉 VPN булмаса, сезнең өчен бу сылтама.
👇 Язманы Телеграмда да укый аласыз.

Азатлык Радиосы
Иршат Хәби: "Безгә беркем дә бәйсезлекне китереп бирмәячәк"
Нью-Йоркта яшәүче татар активисты белән әңгәмә
Казан социологы Искәндәр Ясәвиев кире эш урынына кайтарылуны таләп итеп Югары икътисад мәктәбен мәхкәмәгә биргән
Ясәвиев Югары икътисад мәктәбенең (НИУ ВШЭ) Петербур филиалында яшьләр тикшеренүләре үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре иде. Шулай да 10 октябрьдә уку йорты электрон почта аша аның белән хезмәт килешүен өзүен хәбәр итте.
"Бу боерык хезмәт кануннарын бозып чыгарылган һәм минем хезмәт хокукларымны тупас боза дип фаразлыйм", дигән Ясәвиев мәхкәмәгә гаризасында.

Azatlıq Radiosı
Казанда, Татарстанның Югары мәхкәмәсендә әлеге минутларда Илназ Гәләвиевның эше нигезендә мәхкәмә утырышы башланды. Аңа бүген аның нәрсәдә гаепләнүе турында укый башлаячаклар. Җинаять эшендә 310 том җыелган. Мәхкәмә башланыр алданнан журналистларга Гәләвиевка…
❗️Казанның 175 мәктәбендә 9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиев мәхкәмәдә гаебен тулысынча таныды
9 ноябрь көнне мәхкәмә башланды. Галәвиев ике адвокаттан баш тартты.
Галәвиев Русиянең Җинаять Кодексының 4 маддәсе нигезендә гаепләнә. Ул 2021 елның 11 маенда Казанның 175 мәктәбендә атыш оештырды. Җиде бала һәм ике укытучы һәлак булды. 24 кеше зыян күрде.

Җир шарында яшәүчеләрнең саны сигез миллиардтан артып киткән, бу хакта БМОның матбугат хезмәте хәбәр итә.
12 ел эчендә Җир шарында яшәүчеләр бер миллиардка арткан, 2030 елга кешеләр саны 8,5 миллиардка, 2080 елга исә иң югары ноктасына – 10,4 миллиардка җитәчәк дип фаразлана.
Соңгы 200 елда Җирдәге халыкның саны сигез тапкырга арткан.
Тулырак монда укый аласыз.

Көзге чакырылышта гаскәргә алынганнарны хәрби хезмәт үтү урыннарына җибәрә башлаганнар
2022 елның көзендә мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган русияләрне аннексияләнгән төбәкләргә җибәрмәячәкләр, алар хәрби хәрәкәтләрдә дә катнашмаячак дип ышандыралар.
Сугышны өйрәнү институты (ISW) белгечләре Русия саклану министрлыгы"срочник"ларны Украинага җибәрмәячәкләр дип, русияләрне алдамакчы була, дип саный. Мондый белдерүләр халыкны тынычландыру өчен һәм гаскәрдә хезмәт итүдән күпләп качмасыннар өчен генә ясала, дип саный белгечләр.

Путин Русия милли үзенчәлегенең асылын тасвирлап куйды.
Аның фикеренчә, әлеге асыл "буыннар дәвамчанлыгы", "традицияләргә тугрылык" һәм "югары рухи-әхлакый ориентирлар"дан гыйбарәт.
Шулай ук, Путин Русиянең суверенлыгын какшатырга тырышучылар бар, ди.
Русия суверен дәүләт булган Украина территориясенә 24 февральдә үзе бәреп керде, түгелме соң? Ә хәзер шушы сугышны башлаган Путин кемдер Русиянең суверенлыгын "какшатырга" тели дип сөйли...
@azatliqradiosi

Башкортстанга Украинадан тагын өч мәет кайтты.
Путин режимы башлаган сугышта Стәрлетамактан Альберт Шәвәлиев, Евгений Коломиец һәм Александр Орлов һәлак булган.
Өчесен дә иртәгә җирләргә җыеналар.
Исегезгә төшерәбез: Башкортстан әлеге сугышта һәлак булганнар саны белән Русия республикалары һәм өлкәләре арасында иң алдынгы урыннарны били. Ә БР башлый Радий Хәбиров шушы сугышны һәрдаим хуплап килә.
#Башкортстан

Украинадагы сугышка җибәрелгән Русия тоткынын кувалда белән үтерүләре төшерелгән видео тикшерелә.
13 ноябрьдә “Вагнер” белән бәйле Telegram-каналлар видео чыгарды: анда Русиянең элекке тоткыны, төрмәдән Украинага сугышырга җибәрелгән, әмма соңрак үз теләге белән украин гаскәрләренә әсир төшкән һәм Украина ягында сугышырга теләк белдергән ирне башына кувалда белән сугып үтерәләр.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз. Сайт ачылмаса — 👉 монда басыгыз.

Кемгә нәрсә, ә татарга "хәйрия концертлары" булсын.
Татарстанның Мамадыш районында эшләүче "Кайтаваз" агитбригадасы район авыллары буйлап йөри һәм — хәйрия тамашалары оештырып — сугышка киткән ир туганнарының "күңелен күрә".
Кайбер авыллардан мобилизациягә 4-5әр ир-ат эләккән икән. Ул хакта агитбригаданың җитәкчесе Марат Локманов ТР басмаларының берсенә сөйләде.
"Концертыбыз "Шахта көе" белән башланып китә, анда бит "Китә дустым Донбасска" дигән сүзләр бар. Халыкка карасаң, барысы да төшенкелеккә бирелгән кебек тоелып китә. Без җырлаганда, моңсуланып, елап утыручылар да бар. Аннары бераздан күтәрелеп китәләр, ахырга таба уянып киткән сыман булалар", ди ул.
Билет бәясен 150 сумга куйганнар. Җыелган акчаны мобилизациягә эләккән ирләрнең туганнарына концертта ук тапшыралар икән.
Башта мобилизацияләнгәннәргә акча, трусик, оекбаш, җылы кием җыйдылар. Хәзер менә аларның туганнарына акча җыялар. Путин әйткәнчә, "традицияләргә тугрылык" шушы буламы инде?
Сүз уңаеннан, фотоларын комментарларда карый аласыз. Афишасына игътибар итегез. ☝🏾 Анда "махсус операция" Русиядә бара дип язылган түгелме? 🧐
#Татарстан

⚡️Ә ул арада украин мәгълүмат чаралары Киевта бомбалар шартлый дип яза. Фотолар чыккач, шушы постка комментарларга чыгарып барырбыз.
@azatliqradiosi
@azatliqradiosi
Миңнеханов Путин куйган тагын бер бурычны үтәргә чакырды. Бу юлы сүз мәгариф турында.
Исегезгә төшерәбез: моңарчы Путин Русия үзенең "технологик суверенлыгы"н сакларга тиеш дип белдергән иде. Миңнеханов фикеренчә, Татарстан "уртак эшкә үз өлешен кертә ала".
"Татарстанның фәнни-технологик потенциалы зур. Республикада мәктәпләрдән башлап тикшеренү һәм инженер компетенцияләр системы яңадан торгызылап килә", диде ТР президенты бүген мәгариф һәм фән шурасы утырышында.
Татар теленең бу "иске" яңа шартларда урыны нинди булачак? Бу мәсьәлә телгә алынмады, күрәмсең.
Моннан 5 ел элек — 2017 елның 29 ноябрендә — Татарстан мәктәпләрендә татар телен һәркемгә укыту системы бетерелде.

Казан халкы мобилизациядән качып эчә башлаган ирләрдән зарлана.
Хәйдәр Бигичев урамындагы 4нче йорт подъездында хәрби киемнән киенгән алты ир йоклый икән — инде биш көн рәттән. Ул хакта шушы йортта яшәүчеләрнең сүзләренә таянып Astra хәбәр итә.
"Бүген шуларның икесе ишекләргә кагып йөрде. Якындагы "Магнит" кибете янында теләнеп тә йөриләр, идәндә эчеп тә утыралар", ди алар.
Astra язуынча, бу ирләр мобилизациягә эләккән — моны йортта яшәүчеләр чакырткан участковый да раслаган. Шулай ук, участковый "берничек тә ярдәм итә алмыйм, беркем дә бу ирләрне розыскка бирмәгән" дип аңлата икән.
Безнең укучылар арасында Бигичев урамында яшәүчеләр бармы? Языгыз әле.

Казанда Әлфия Авзаловага багышланган нәфис фильм төшерәчәкләр.
“Моң патшабикәсе” исемле фильмның сценарие әлегә әзер түгел. Баш рольдә җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова уйнарга мөмкин.
"Актриса белемем бар, Марсель Сәлимҗанов сыйныфында укыдым, театр училищесы дипломым да бар. Әни белән Татар дәүләт филармониясендә 10 еллап бергә эшләдем, концертларын алып бардым, әмма заманында хуҗабикә булуны сайладым. Әнинең өлкәнрәк вакытын гәүдәләндерә алыр идем, ә яшь чагын кызым уйный алыр иде — ул яшь Әлфиягә бик охшаган", ди җырчының кызы.

Херсоннан чигенгәндә, русияләр тикшерү изоляторы капкаларын ачкан — йөзләгән тоткын иректә.
Ул хакта Украина ягы белдерә.
Русияләр барлыгы 457 тоткынны чыгарган; алар арасында үтерү һәм көчләү кебек җинаятьләр кылучылар да бар, диелә.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз. Сайт ачылмаса — 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Ул хакта Украина ягы белдерә.
Русияләр барлыгы 457 тоткынны чыгарган; алар арасында үтерү һәм көчләү кебек җинаятьләр кылучылар да бар, диелә.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз. Сайт ачылмаса — 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🛫🇮🇳Шушы минутларда Казан халыкара һава аланында Гоа рейсына теркәлү тәмамлана.
Очкыч 19:25тә китәргә тиеш. Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле Татарстан белән Һиндстан арасында рейслар туктатылган иде. Хәзер менә яңадан оча башлыйлар.
Сүз уңаеннан, күрше Уфадан Һиндстанга гына түгел, Тайландка да очарга мөмкин. Ә менә Татарстан башкаласыннан Тайландка рейслар юк.
Һиндстанда булганыгыз бармы? Бу ил ошыймы?

Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы татарча язмый башлаган.
Министрлык сәхифәсенең татарча версиясендә яңалыклар 3 ноябрьдән бирле яңартылмый.
"Яшьләргә татар теле нәрсәгә инде?" дип уйлыйлар микән? Министр бу хакта белә микән?