Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма Гомәр Мәрдәнов исемендәге театраль фестивальгә нәтиҗә ясады. Җиңүче булган мәктәп коллективларын бүләкләде.
Чара барышында мәктәпләр иң элек фестиваль кысаларында уйналган спектакльдән өзекләр күрсәттеләр.
Җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә:
1 урын - Комыргуҗа урта мәктәбе.
2 урын - Бәрәскә һәм Олы Әтнә урта мәктәпләре.
3 урында Иске Өҗем һәм Бәрәзә төп мәктәпләре.
Исегезгә төшерәбез, Гомәр Мәрдәнов исемендәге театраль фестиваль ике елга бер мәртәбә үткәрелә.

❤1
Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе "Россия Эше. Мөмкинлекләр вакыты»
Әтнә районы кадрлар үзәгендә оешма-предприятиеләре вәкилләре катнашында Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узды. Чараның максаты - район халкын эшкә урнашуга ярдәм итү, вакансияләр, дәүләт хезмәтләре һәм кадрлар үзәге ярдәме турында мәгълүмат алу мөмкинлекләрен киңәйтү. Чарада эш бирүчеләр, эшсезләр, эшләрен алыштырырга ниятләгән гражданнар, 14-18 яшьлек балигъ булмаган балалар һәм аларның ата-аналары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, урта һөнәри белем бирү студентлары, шулай ук эш эзләүче гражданнар катнашты. Шулай ук район үзәк хастаханәсе, "Таң" күмәк хуҗалыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча бүлеге, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы вәкилләре дә катнашты .Ярминкәдә катнашучыларга медицина хезмәткәре, машина йөртүчеләр, полиция хезмәткәрләре, ветеринария табиблары, ясалма орлыкландыру операторлары, эретеп ябыштыручы, тракторчылар хезмәте тәкъдим ителде. Бөтенроссия ярминкәсендә 21 граждан булды, алар вакансияләр турында тиешле мәгълүмат алдылар, хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре бүлеге белгечләре консультацияләре алдылар, Ярминкә нәтиҗәләре буенча 4 катнашучыга алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар бирелде.

Районыбыз автоинспекциясеннән алган хәбәрләргә караганда, узган атна мәгълүматлары юл-транспорт һәлакәтләре артуны күрсәтә.
Бу күренеш, кызганычка каршы, соңгы елларда еш күзәтелә һәм һәрберебезгә уйланырга сәбәп бирә. Әлбәттә, зур фаҗигаләрне күз алдында тота күрмәгез. Шулай да 9-15 апрель аралыгында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлүне аз дип булмый. Яз галәмәтедер бу, башка елларны да шулайрак була иде.
Тиеш булмаган урында алдагы транспортны узарга чыгу очракларын да шушы категориягә өстәргә булыр иде, мөгаен. Үз-үзеңә артык ышанумы бу, әллә, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белеп бетермәүме икән – узган атнада шундый 2 машина йөртүче тоткарланган.
Янә куркынычсызлык каешын телгә алырга туры килә. Дөрес алдагы атналар белән чагыштырсак, куркынычсызлык каешы такмыйча йөрүчеләр берничә тапкырга кимегән үзе. Әмма автоинспекторларга 5 йөртүченең куркынычсызлык каешын такмаган хәлдә эләгүе безнең район өчен кечкенә сан түгел.
Юл йөрү кагыйдәләрен куркыныч бозу саналмаса да, барлык автодокументлар белән бергә иминият белешмәсен алмау да законны үтәмәү дип кабул ителә. Шундый 2 райондаш административ җавапка тартылган.

Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бәрәскә мәктәбе укучысы Ильяс Сәгъдиев.
Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан “Ленин” базасында районның күмәк хуҗалык инженерлары белән техника куркынычсызлыгы буенча махсус җыелыш узды.
Җыелышны район “Гостехнадзор” инспекциясе җитәкчесе Рафил Сабиров һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Камил Әхмәтгалиев уздырды.
Монда, беренче чиратта, техниканың бер урыннан икенчесенә күчүе бары көндез генә башкарылырга, моннан тыш, тагылма агрегатларда утлар һәм яктылык кайтарткычлар булырга тиешлек ассызыкланды.
Шунысы куандыра, техника куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылышлы күрсәтмәләр игътибар белән тыңланды. Хәтта үз фикерен белдерүчеләр дә булды. Әлбәттә, аерым игътибар, техниканы бер басудан икенчесенә күчерүгә каралган чикләүләр буенча иде. Моның бары тик көндез генә, якты вакытта башкарылырга тиешлеге билгеләнде. Бу чара, караңгыда начар күрү яки кисәк кенә һава торышының начараюы сәбәпле туарга мөмкин хәлләрдән саклану өчен кирәк. Механизаторлар белән планнан тыш инструктажлар үткәрү кирәклеге дә билгеләнде.
Шулай ук, эш барышының иминлеген арттыру максатыннан, тагылма агрегатларда утлар һәм яктылык кайтарткычлар булу да мәҗбүри. Бу, бигрәк тә кич белән һәм төнлә эшләр башкарганда яки күрү начар булганда мөһим. Шулай булганда башка техника һәм транспорт чаралары өчен эшләүче техника ерактан ук күренеп торачак. Моннан тыш, язгы эшләргә җәлеп ителгән техниканың даими эшләп торуы да бик кирәк шарт. Шуңа күрә җаваплы белгечләр моны һәрдаим күз уңында тотарга тиешләр.

Безнекеләр стартта! Әтнә районы командасы «Аҗаган 2.0»ның региональ этабында көч сынашты
.
Безнең районны Күлле-Киме төп мәктәбе, Олы Әтнә һәм Күңгәр урта мәктәпләре отрядлары лаеклы рәвештә тәкъдим итте. Безнең отрядлар җитди әзерлек уздылар һәм һәр буынның патриотлык хисен һәм командалык рухы саклануын дәлилләргә стартка чыктылар!
Быел район намусы өчен өч отряд көч сынашты:
🔹 Кече төркем – «Рывок» отряды (Күлле-Киме төп мәктәбе);
🔹 Урта төркем "Патриот" отряды (Олы Әтнә урта мәктәбе);
🔹 Өлкән төркем– ВПК «Колос» отряды (Күңгәр урта мәктәбе).
«Аҗаган 2.0» – Алдынгылар Хәрәкәте тарафыннан уздырылып килүче традицион уен. Бу – батырлык, тактик фикерләү, үзара ярдәм һәм җаваплылык мәктәбе. Балалар ориентирлашу, сафта тору әзерлеге, медицина ярдәме күрсәтү һәм командада эшләү күнекмәләрен күрсәттеләр. Һәр этап характерны чыныктырды һәм коллективларны туплады.
Бу хакта Әтнә муниципаль районы Алдынгылар Хәрәкәте кураторы Айсылу Гыйззәтова хәбәр итте.
Казан шәһәрендә, Югары танк училищесы базасында, Бөтенроссия хәрби-патриотик уены «Аҗаган 2.0»ның региональ этабы узды
.
Безнең районны Күлле-Киме төп мәктәбе, Олы Әтнә һәм Күңгәр урта мәктәпләре отрядлары лаеклы рәвештә тәкъдим итте. Безнең отрядлар җитди әзерлек уздылар һәм һәр буынның патриотлык хисен һәм командалык рухы саклануын дәлилләргә стартка чыктылар!
Быел район намусы өчен өч отряд көч сынашты:
🔹 Кече төркем – «Рывок» отряды (Күлле-Киме төп мәктәбе);
🔹 Урта төркем "Патриот" отряды (Олы Әтнә урта мәктәбе);
🔹 Өлкән төркем– ВПК «Колос» отряды (Күңгәр урта мәктәбе).
«Аҗаган 2.0» – Алдынгылар Хәрәкәте тарафыннан уздырылып килүче традицион уен. Бу – батырлык, тактик фикерләү, үзара ярдәм һәм җаваплылык мәктәбе. Балалар ориентирлашу, сафта тору әзерлеге, медицина ярдәме күрсәтү һәм командада эшләү күнекмәләрен күрсәттеләр. Һәр этап характерны чыныктырды һәм коллективларны туплады.
Бу хакта Әтнә муниципаль районы Алдынгылар Хәрәкәте кураторы Айсылу Гыйззәтова хәбәр итте.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Күңел чыңы" иҗат берләшмәсе, Ләйсән Гадеева үзе иҗат иткән шигырен укый#Тукайга140ел