Татарстанда иң кирәкле һәм иң күп түләнә торган һөнәрләр билгеле
Бүгенге көндә Татарстанда уртача хезмәт хакы 33,9 мең сум тәшкил иткән 60 мең эш урыны тәкъдим ителгән.
Тулырак: http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/52075

Әлмәт районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады 🔔
Моңсу да, дулкынландыргыч та, шул ук вакытта шатлыклы да бәйрәм. Бүген шәһәребез һәм районыбызның 960 унберенче сыйныфны һәм 2000 тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
Бәйрәм чарасы Түбән Мактаманың 1 нче урта мәктәбендә дә үтте. Укучыларны котларга хөрмәтле кунаклар Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы Рамил Бәдретдинов, Түбән Камадагы иҗтимагый совет рәисе Хәмзә Баһманов һәм «Нефтяник» хоккей клубы башкарма директоры Рөстәм Гатин да килгән иде.
Бистә башлыгы Рамил Әкрәмович үсмерләрне гомерләрендәге истәлекле вакыйга белән котлап, киләчәк тормышларында уңышлар теләде.
«Кайчандыр 8 класс тәмамлаган мәктәбем бусагасын атлап керүемә мин бик шат һәм горурмын», - дип укучыларга мөрәҗәгать итте Хәмзә Әзәлович. 2019 елда Хәмзә Баһманов Түбән Мактаманың 1 нче урта мәктәбенең иң яхшы чыгарылыш укучылары өчен махсус акчалата премия булдыра. Бүген дә ике актив бала бүләкләнде.

Әлмәттә холера белән зарарланган кеше турында мәгълүматны кире кактылар
Популяр мессенджердагы чатларда Әлмәттә 3 нче поликлиниканың эшкәртүгә ябылуы турында хәбәрләр пәйда булды-ашыгыч ярдәм учреждениесенә холера белән авыручы ир-атны алып килүләрен хәбәр иттеләр. Ул Украинадан килде, дип яздылар.
Район башлыгының матбугат хезмәте әлеге хәбәрне кире какты. 3 нче номерлы поликлиникада Роспотребнадзор холера ачыкланган вакытта гамәлләр тәртибе буенча өйрәнүләр үткәрде. Бу – күнегү чаралары булган, ә авырган кеше ролен Роспотребнадзорның территориаль бүлеге хезмәткәре башкарган.

Әлмәттә иң оста һөнәр иясен ачыклыйлар
26 майда «Римера-Алнас» базасында машина төзелеше комплексы предприятиеләренең һәм оешмаларының яшь белгечләре арасында икенче бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы старт ала. Ул өч көн барачак, дип хәбәр итте Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.
Конкурста Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Ижевск, Глазов, Йошкар-Ола һәм Түбән Новгород өлкәсенең 11 сәнәгать предприятиесеннән 40тан артык яшь профессионал катнаша.
Ярышлар 7 номинация буенча узачак: «иң яхшы токарь», «электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча иң яхшы электромонтер», «программа белән идарә итү станокларының иң яхшы операторы», «иң яхшы инженер-технолог», «иң яхшы мастер», «яшьләр белән эшләү буенча иң яхшы белгеч», «иң яхшы эретеп ябыштыручы».
Ярышлар Татарстанның киләчәге көллияте («Римера-Алнас» заводы), КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы һәм яшьләр үзәге мәйданнарында узачак.

Электр җайланмалары янында куркынычсызлык кагыйдәләрен саклагыз!
Тулырак: http://almet-rt.ru/news/tatar-inform/52042

Әлмәт районында бөркетләрнең нәсел дәвамчысы туган 🦅
Әлмәт районында урнашкан һәм бөтен дөнья аларны YouTube буенча карый ала торган ак койрыклы бөркетләрнең кечкенә бөркетләре туган.
Кояш бөркетләренең Алтын һәм Алтынайның 25 май көнне беренче балалары дөньяга килде.
Калган икесен дә шушы көннәрдә көтәләр.
Проект «Татнефть» компаниясе ярдәме белән эре сирәк кошларның популяциясен саклау һәм өйрәнү максатыннан тормышка ашырыла.

ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хәбибрахманов Әлмәттә гражданнарны кабул итәчәк
27 майда ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хәбибрахманов 27 нче номерлы Девон бермандатлы сайлау округы буенча гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү 17:45-19:15 сәгатьтә узачак.
Депутатка Әлмәт шәһәре Маяковский урамы, 3 нче йорт, 3 нче ТОС адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Әлмәттә «Алга в счастье» велопарады уңаеннан юллар ябыла ⛔️
29 майда Әлмәттә традицион «Алга в счастье» велопарады узачак. Бу уңайдан 8.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр юллар ябылачак, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.
Ленин урамы – Төзүчеләр проспектыннан Радищев урамына кадәр; Белоглазов урамы – М.Җәлил урамы киселешеннән Радищев урамы киселешенә кадәр ябылачак. Шулай ук Гагарин урамындагы ишегалларыннан чыгу урыннары да ябылачак.

Әлмәттә «Альфа-Банк»ның яңа офисы ачылды 🏦
25 майда Әлмәттә Ленин урамында урнашкан «Альфа-Банк»ның яңа "акыллы офисы"н ачу тантанасы булды.
Гадәти типовой банк офисларыннан аермалы буларак, анда цифрлы һәм физик каналлар ярашкан. Монда өелеп торган кәгазьләр, күп принтерлар да юк. Сәбәбе гади һәм актуаль – табигать турында кайгырту.
Тулырак: http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/52089

Әлмәттә һөнәри осталык конкурсына старт бирелде
«Римера-Алнас» базасында машина төзелеше комплексы предприятиеләренең һәм оешмаларының яшь белгечләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» II бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы башланды.
Һөнәри осталык конкурсы 28 майга кадәр дәвам итәчәк. Шул ук көнне бәйгенең тантаналы ябылышы һәм йомгак ясау да булачак.

Бүген Уфаның мөселман зиратында танылган дин галиме Ризаэддин Фәхреддиннең һәм улларының яңартылган кабер ташларын ачу мәрәсиме булды
Бу чарада мөфтиләр Тәлгать Таҗетдин һәм Камил Сәмигуллин да катнашты, шулай ук биредә Татарстаннан язучылар Ркаил Зәйдулла, Фәүзия Бәйрәмова һәм Газинур Морат та булды. Кабер ташларын яңарту чыгымнарын " Татнефть" үз өстенә алган. Мәрәсимдә Әлмәттән берләшмәнең рәис урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм Кичүчат авылыннан Ризаэддин Фәхреддин исемендәге музей директоры Диләра Гыймранова да катнашты. Чарага Риза хәзрәтнең нәсел дәвамчылары да килгән иде.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан бүлеге оештырган дини мәрәсимне " Ихлас" мәчетенең беренче имамы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов алып барды. Коръән укып башланган чара дога кылу беләнтәмамланды.
Әрвахларның рухы шат булсын!

27 май көнне Әлмәттә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр. Иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгыр, төштән соң яшенле яңгыр. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә.
Төнлә минималь һава температурасы +3 ..+8˚. Көндез максималь һава температурасы +14..+19˚